Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Март 2008 года

Ватанга мәхәббәт тарихны өйрәнүдән башлана

Соңгы елларда Башкортстан тарихы, аны өйрәнү һәм данлы якташларыбыз турында байтак китаплар, монографияләр, белешмәләр дөнья күрде. Алар арасында күренекле журналист, туган якны өйрәнүче Юрий Узиковның хезмәтләре дә үз укучыларын тапты. Юрий Андреевич үзенең гомерен Башкортстан тарихын, күренекле шәхесләренең тормыш һәм эшчәнлеген өйрәнүгә багышлаган, утыздан артык китап, бик күп мәкаләләр язган кеше.
Әңгәмәне башлар алдыннан, “Кызыл таң”ның актив авторларының берсе буларак, гәзит коллективын 90 еллык юбилее белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез. “Кызыл таң”ның әле генә нәшер ителгән энциклопедиясен зур дулкынлану белән кулыма алдым. Анда ничә буын журналистлар, хезмәткәрләр турында шулкадәр күп, тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелгән. Бу китапны чыгаруга зур хезмәт салынган.

27.03.2008 (№ ): Җәмгыять

Эштәге көндәшлек һәм нәтиҗәлелек


Илдә ун ел элек башланган коммуналь хуҗалык реформасы бүген дә дәвам итә. Ул халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Салават шәһәрендә, мәсәлән, соңгы ике-өч елда күп фатирлы йортларга идарә итүнең берничә төре гамәлгә ашырыла.
Элек шәһәрнең “Бердәм заказчы дирекциясе”нә караган 15 идарәнең (ЖЭУ) бер өлеше хәзер торак милекчеләре ширкәтенә әверелде, фатир хуҗаларының икенче төркеме торак фондына идарә итү юлын сайлады. Тәгаенрәк итеп әйткәндә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә көндәшлек мөнәсәбәтләре хасыйл булды. Бу яңалыкларның өстенлеген фатир хуҗалары да, предприятие җитәкчеләре дә яхшы белә. Коммуналь реформадагы бу уңай үзгәрешләр Салаватның 8нче торак фондына идарә итү җәмгыяте мисалында аеруча күренә. Биредә барлыгы күп фатирлы 50 торак йорт бар. Алар, башлыча, моннан 30-40 ел элек төзелгән. Биналардагы инженер-техник, коммуналь җиһазлар да искергән. Җылылык челтәрен, су, газ, канализация линияләрен даими рәвештә төзек

26.03.2008 (№ ): Җәмгыять

Ленин ордены кавалеры Әршәт Ихсанов: “Өмет белән бактык дөньяга”


Тәү карашка, кеше гомере тарих өчен бик тә кыска кебек. Ә инде яшәү чорында баштан кичкән хәл-вакыйгаларны, кылган эш-гамәлләрне бизмәнгә салсаң, еллар аларны ничек сыйдырды икән, дип гаҗәпләнәсең. Янә шул: кеше язмышлары ил тарихына үрелеп бара. Республикада гына түгел, илдә билгеле шәхес, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы,”Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Әршәт Ихсановның тормышы моңа ачык мисал. Ул Стәрлетамак “Каучук” һәм “Каустик” заводлары төзелешендә катнаша. Байтак еллар дәвамында “Каустик” заводының директоры була, фидакарь хезмәте белән республика сәнәгатен үстерүгә лаеклы өлеш кертә.
Инде вакыт үткәч, шаулы хезмәт елларын ничек бәяли соң ветеран? Нинди истәлекләр күңелендә ядкарь булып саклана? Бүгенге әңгәмәдә сүз шул хакта.

20.03.2008 (№ ): Җәмгыять

Безгә кала тузаны...


Бу тормышта без, язмышыбызга өлеш булып төшкән тулпарларның, яисә алашаларның ял-койрыгына ябышып, байтак юл үтәбез. Шушы юлда, әлеге аргамакларның ияренә сикереп менеп утыра алмаган хәлдә дә, иңнәребезгә, ичмасам, тояклардан порхылган тузан утыра. Юл тузаннарыннан танау кытыклавы да, аңлый алган кеше өчен — бәхет. Кәнсәләрдә кәгазь кыштырдатып, җир күрми, ил белми гомер кичерүе, ай-һай, аянычтыр. Юллар белән елларның, үз мәле җиткәч, җырлар булып күңелдә чыңлый башлавы, бәлки, бәхеттер. Вакыт кеше бәясен, тормыш чамасын белергә өйрәтә. Кичә төссез, гади генә күренгән хәл-фигыльләр бүген бүтән мәгънә ала, хәтта көтелмәгән ягы белән ачыла.
Җәмгыятьнең тыныч тормышта яшәве, әлбәттә, әйбәт. Гомумән, безнең халык иң элек дөнья-җирнең иминлегенә табына. Хозурлык хакына ул хәтта муллык, байлыктан да баш тартырга әзер. Әмма шушы тыныч табигать ваемсызлыкка барып ялганмыймы? Күңелләребезне юшкын басмыймы? Гамьсезлек икенче табигатебез булып бармыймы?

06.03.2008 (№ ): Җәмгыять

Иң зур бәхет — бала бәхете!


Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов күп балалы аналарга “Ана даны” медале тапшырды.
— Ана кешеләр дәүләтнең иң югары игътибарына лаек, чөнки бала тәрбияләү — бик авыр һәм җаваплы эш. Моның өчен көч, игътибарлылык кына җитми, матди чыгымнар да таләп ителә. Башкортстанда аналарны һәм балаларны яклауга һәрдаим югары игътибар бирелә, сабыйларны тәрбияләү буенча пособие күләме шактый арттырылды. Бездә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә өстәмә түләүләр каралган. Тугыз балалы гаиләләргә исә бушлай “ГАЗель” микроавтобусы тапшырыла. Русия күләмендә булдырылган “ана капиталы” да бу уңайдан зур әһәмияткә ия. Билгеле булуынча, икенче һәм арытабангы бала табучы гаиләләргә 250 мең сум күләмендә акча бирелә. Бу сумма, инфляция дәрәҗәсеннән чыгып, ел саен индексацияләнәчәк, — диде Мортаза Рәхимов.

01.03.2008 (№ ): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»