Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Апрель 2008 года

"Мәктәптә наркотикларга урын юк!"


Салават шәһәрендә ата-аналар шушы исемдәге акция кысаларында балаларын тикшерү өчен наркотестлар алачак

Наркоманияне кисәтү өлкәсендә гаилә, андагы мөнәсәбәтләр, ата-аналар белән балалар арасындагы ышаныч бик әһәмиятле.
Еш кына ата-ана баласының тәртибендә сәер, таныш булмаган сыйфатларны күреп урамны, мәктәпне һәм соңгы чиратта гына үзләрен гаепли башлый. Үзенең баласын ничек кенә яратса да, игътибар үзәгендә тотарга тырышса да, баланың кичерешләрен аңлау еш кына кыен була. Ата-ана өчен үз баласы иң тәртиплесе, иң яхшысы, әлбәттә. Кайбер үсмерләр шуннан файдалана. Шуңа баланың тормышында тәмәке, аракы һәм наркотиклар барлыкка килүен йорттагылар белми дә кала. “Әгәр улыгыз яки кызыгызның наркотиклар куллануы турында белсәгез, нишләр идегез?” дигән сорауга ата-аналарның 60 проценты диярлек анык кына җавап бирә алмый.

24.04.2008 (№ ): Җәмгыять

Ул-кызларын җыйды изге йорт


Бу көнне Краснокама районының Иске Мошты авылында иртәннән үк җанлылык ћәм кешеләрдә бәйрәм кәефе иде, чөнки авылда зур тантана — мәктәпнең 90 еллык зур юбилеена төрле җирләрдән аның элекке укытучылары ћәм укучылары җыелды. Кичәнең төп өлеше авыл клубында дәвам итте. Октябрь революциясенә кадәр авылда ике мәчет ћәм мәдрәсә булган. 1917 елда балаларны нәкъ шушы мәдрәсәләрнең берсендә укыта башлыйлар. Беренче укытучы Искәндәр Исламов була. Гражданнар сугышы чорында ул аклар тарафыннан районның Куян авылы янында атып үтерелә. 1925 елда Иске Моштыга ирле-хатынлы Сафа Исмәгыйлев ћәм Ирина Демьянова килеп укыта башлый. Сафа абый чыгышы буенча Дүртөйле районының Әсән авылыннан — Шәехзадә Бабичны яхшы белгән кеше. Ирле-хатынлы мөгаллимнәр гомер буе шушы мәктәптә укыта. Сафа абый — районда беренчеләрдән булып Ленин ордены белән бүләкләнгән мәктәп директоры. Кичәдә кызы Дилә апа чыгыш ясап, әти-әниләрен зурлап искә алганнары өчен авылдашларына ћәм мәктәп укытучыларына зур рәхмәт

23.04.2008 (№ ): Җәмгыять

Кызлар тавындагы һәйкәл ул

Һәркем үсеп буй җиткергәч, күңеленә ятышлы һөнәр сайлый. Бу аның гаилә тәрбиясенә, сәләтенә, дөньяга мөнәсәбәтенә, җәмгыятьтәге шул чордагы мавыктыргыч хәл-вакыйгаларга яисә төрле михнәтләргә бәйле була. Чкалов, Каманин телләрдән төшмәгәндә нинди генә малай зәңгәр күктәге самолетларга бакмаган, Юрий Гагарин җиһанга очкач, бу караш тагын да ерагаеп, галәмгә, йолдызларга барып җиткән. Икенчеләр җирдән аерылмаган, туган җиренең яшел чирәмендә аунап үскән, кара туфрагын учларына алып ләззәтләнеп иснәгән. Фәйләс исемле бер авыл малае да, сугыш чорында туып, шул елларның ачлы-туклы тормышы үзәгенә үткәнгәдер, күрәсең, үскәч үзен игенче итеп күрергә тели. Гади генә игенче түгел, ә югары белемле, юмартлыгы белән шатландырмаган басуларны фән казанышлары нигезендә тәрбияләп, аларда күкрәп иген үсүен күрергә теләгән белгеч итеп күрәсе килә.
22.04.2008 (№ ): Җәмгыять

Котыпка — Башкортстан флагы белән!


Билгеле булуынча, 11 апрельдә Мәскәүдән Барнео поляр станциясе аша Төньяк полюска яшьләр экспедициясе китте. Ул “Лыжня России-2008” Бөтенрусия киңкүләм чаңгы ярышлары чикләрендә оештырылды. Экспедиция составында безнең якташыбыз Венер Самарбаев та бар.
Котыпчылар әлеге вакытта чаңгыда полюска юл яра. Билгеләнгән урынга алар 21 апрельдә барып җитәргә тиеш. Шушы вакыт эчендә 16-18 яшьлек җиде үсмердән (өч кыз һәм дүрт егет) торган команда тәҗрибәле полярниклар Матвей Шпаро һәм Борис Смолин җитәкчелегендә 100 чакрымлык араны үтәчәк. Әле тәүлегенә 10-12 чакрым чамасы тизлек белән баралар. Бу — боз артык шуышмаган көннәрдә. Язгы чорда бозның шуышуы планга үзгәрешләр кертүчән. Бу, беренчедән, маршруттан тайпылдыра, полюска араны ерагайта, икенчедән, алда боз таулары барлыкка килә. Моңа өстәп, 30 градуслы салкында һәм юнәлешен үзгәртеп торучан җилдә бару, билгеле, кыенлыклар тудыра. Мондый шартларда махсус битлекләр файдаланырга туры килә.

19.04.2008 (№ ): Җәмгыять

Марилар милли форумга җыелды

Бүген Башкортстанда 106 меңгә якын мари күп кенә башка халыклар белән дус һәм тату яши. Без аларның республиканы социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үстерүгә керткән өлешен югары бәялибез. Мари халкының күпгасырлык үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм арттыру өчен бездә бөтен шартлар да бар. 60 милли-мәдәни җәмәгать оешмасы исәбендә “Эрвел Мари” төбәк милли-мәдәни автономиясе дә бар. Республиканың 216 мәктәбендә мари балалары үзләренең туган телен өйрәнә, 185 укытучы мари телен һәм әдәбиятын укыта. Аларның өчесе “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында укытучылар конкурсы лауреатлары булды. Махсус урта һәм югары уку йортларында мари милли мәктәпләре өчен кадрлар әзерләнә. Үзәкләштерелгән 13 китапханә системасы мари халкын хезмәтләндерә. 50дән артык үзешчән сәнгать коллективы оештырылган булса, шуларның 17се “халык” дигән югары исемгә лаек булды.
Башкортстанда фин-угыр халыкларының “Кама буе асылташлары” төбәкара иҗат фестивале, “Мурпеледыш” милли мәдәният һәм сәнгать фестивале,

17.04.2008 (№ ): Җәмгыять

Ул эшне түгел, эш һәрвакыт аны эзләгән


Педагогия институтының беренче ректоры

Моннан 40 ел элек барлык яшьләргә дә урта белем бирү максатында мәктәпләр саны кискен арттырылды. Югары белемле укытучыларга мохтаҗлык яңа педагогия институты оештыруны көн үзәгенә куйды. Бу җаваплы вазыйфа катлаулы тормыш юлы узган һәм бай тәҗрибәле Мәрван Янгировка йөкләтелде.
Мин аның белән күп еллар аралаштым. Район хуҗалыкларыннан кызыл олаулар белән бәрәңге-яшелчә китергәндә шефларыбыз Уфа моторлар төзү заводы директоры Михаил Ферин, Калинин районы җитәкчеләре Саимә Моратшина белән Мәрван Янгиров безне бик җылы каршы ала торган иде. Республика конференцияләрендә һәм башка җыелышларда да еш очраштык. Хәтта Кисловодск шифаханәләрендә бергә ял иттек, шунда ул тормыш юлы турында сөйләде. Теләнче баланың фән һәм җитәкчелек биеклекләренә күтәрелүе миңа могҗиза булып тоелды. Соңыннан Башкортстан Үзәк дәүләт архивы материаллары белән танышканнан соң аның һәр сүзенең дөреслегенә инандым.
Мәрван Янгировның тууына 100 ел

16.04.2008 (№ ): Җәмгыять

Экстремизм үтә алмас

Күптән түгел Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе оешкан җинаятьчелек белән көрәш буенча идарә белән берлектә “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасы вәкилләренең Башкортстандагы эшчәнлегенә чик куйды. Шушы төркемнең республикадагы бүлекчәләренең төп алты оештыручысы кулга алынган. Алар экстремистик эшчәнлек алып баруда гаепләнә. Болар белән беррәттән, Башкортстанда “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” эшчәнлегенә мөнәсәбәте булган дистәдән артык кеше ачыкланган.
Тикшерү барышында оешма вәкилләрендә зур күләмдә агитация-пропаганда материаллары табылган. Алар арасында “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” оешмасының суд тарафыннан экстремистик эчтәлекле дип табылган китаплары, брошюралары, аудио һәм видеоматериаллары бар.

15.04.2008 (№ ): Җәмгыять

Дөньяны кояш кына яктыртмый

Аешына акыл белән генә төшенә алмаслык заманнарда яшибез. Халыклар тарихтагы иң куркыныч афәтне — фашизмны тар-мар иткән чакта дөньялар арытабангы көннәрдә ихлас дуслыкка, эчкерсез хезмәттәшлеккә генә таянып яшәр сыман иде. Тирән чоңгылда бер тапкыр чәчи язган кеше аннан ары суга кичү юлын тапмыйча төшмәс.
Адәм баласы теге яки бу күренешләрнең сәбәбе турында аларның нәтиҗәләрен күргәч кенә уйлана башлый. Илдә тоташ криминал куркынычы, ә дөнья йөзендә террорчылык сугышы алдына баскач, без элегрәк ул кадәре дә дәһшәтле көч булып тоелмаган нәрсәләрнең килеп чыгу юлларын һәм сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз. Алар кайда? Ни сәбәпле бар булган? Криминал белән һәрдаим очраша килсәк тә, террорчылыкның яралу һәм ныгынуын нишләп шәйләми калганбыз? Нигә ул дәүләтара мөнәсәбәтләргә, хәтта халыкара сәясәткә йогынты ясарлык көчкә әверелә алды?

03.04.2008 (№ ): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»