Яратыйк. Хәстәрлик. Ярдәм итик...
Республикада 86 балалар поликлиникасында һәм бүлекләрендә 1,9 мең педиатр балаларның сәламәтлеге сагында тора.
Җәйге каникул вакытында мәктәп укучыларының сәламәтлеген ныгытуга аеруча зур игътибар бүленә. Һәр елны 250 меңнән артык бала 4 мең җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял итә.
31.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап
“Музей” — латин сүзе. Сәнгать әсәрләре, тарих, фән, көнкүреш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы әйберләре, күренекле кешеләр тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче материаллар тупланган урын. Ул тарихи әйберләрне җыю, саклау һәм халыкка күрсәтү белән шөгыльләнүче учреждение. Чыннан да, музейда кешегә барысы да кызыклы. Аның экспонатларыннан без үткәннәребезне беләбез һәм хәзерге фән һәм техника казанышларына шатланабыз.
“Башинформсвязь” ачык акционерлар җәмгыятенең элемтә музеена килгән һәр кеше шундый нәтиҗә ясый. Ул компаниянең административ бинасында урнашкан һәм 1987 елда ачылган. Аны оештыруда БАССР элемтә идарәсе начальнигы Г. Мөлеков, аның урынбасары, хәзерге вакытта компаниянең генеральный директоры С. Гайсин, предприятиенең җаваплы хезмәткәрләре Н. Леванда, Т. Хәмзин зур тырышлык салганнар. Хәзер биредә ике меңнән артык экспонат, фото, тарихи документлар саклана.
30.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Сәлих Зәйнәгабдинов: Максатым халыкка хезмәт итү булды
Мөбәрәк Мәләвез җиренең мәшһүр шәхесләренең берсе, Социалистик Хезмәт Герое Сәлих ага Зәйнәгабдиновка быел 77 яшь тула. Дөрес, җиде-сигез дистә ел тарих өчен озак дәвер түгел. Ә инде аерым кешенең үз гомерендә башкарган гамәлләрен үлчәүгә салсаң... Әйтик, Сәлих Насретдин улы үткән сикәлтәле тормыш юлының һәр борылышы соклану, горурлык тойгылары уята. Ул калдырган җуелмас эзләр бүгенге яшьләргә үрнәк, изге мирас булып тора.
29.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Мәгариф комиссары Магариф
Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында аерым урын алып тора. Бу сугышта катнашучылар Ватанын фашист коллыгыннан саклап калдылар. Шуңа алар зур ихтирамга лаек. Җиңү — ул барлык халкыбызның батырлыгы, ул кешене әхлакка өйрәтүче кыйммәтле капитал. Яшь буынны тәрбияләүдә аны бик урынлы файдалана белергә һәм бу кыйммәтле капиталны киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз.
29.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Стәрлетамакта бәйрәм гөрләп үтте
Узган шимбәдә Стәрлетамак шәһәре гөр килеп торды. Биредә берьюлы өч бәйрәм — шәһәр көне, сабантуй һәм химиклар көне зурлап билгеләнде. Аларда меңнәрчә кеше катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Стәрлетамаклыларны бәйрәмнәре белән котларга байтак рәсми кунаклар килгән иде. Алар үз чыгышларында шәһәр халкына ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, “Алтын шәһәр” статусы алган Стәрлетамакның киләчәктә дә гөрләп торуын, чәчәк атуын теләде.
28.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Яшьләр премияләре буенча комиссия белдерүе
Фән һәм техника буенча республика дәүләт яшьләр премияләре буенча комиссия 2007 ел өчен яшьләр премияләрен юллауга эшләр кабул итә.
Бу премия республиканың гыйльми потенциалын үстерү һәм аеруча талантлы яшь галимнәрне бүләкләү максатында 2002 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә булдырылган иде.
Фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт яшьләр премияләре Ватаныбыз, дөнья казанышлары дәрәҗәсенә туры килерлек һәм Башкортстан Республикасын социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үстерүгә булышлык итүче гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен, ресурсларны янга калдыручы һәм экологик чиста технологияләрне, прогрессив материаллар, машиналар һәм приборлар эшләгән һәм производствога керткән өчен бирелә.
24.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Ил киләчәге яшь гаилә иминлегенә бәйле
Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур залында “Яшьләр сәясәте. Хәзерге яшь гаиләнең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары” дигән темага ”түгәрәк өстәл” утырышы үтте.
— “Түгәрәк өстәл”нең темасы актуаль һәм заман таләпләре белән аваздаш, — диде сөйләшүне башлап, Дәүләт җыелышы-Корылтайның мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Равил Бикбаев. — Бүген без яңа буынның киләчәге өчен булган мөһим мәсьәләрне карыйбыз. Гомумән, Башкортстанда яшьләр сәясәтенә республика җитәкчелеге тарафыннан җитди игътибар бирелә.
23.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Сабырлык таләп итүче һөнәр
Моннан 15-20 еллар элек мәктәпләрдә гөрләп пионер оешмалары эшли иде. Аның бигрәк тә тимурчылар командасында әби-бабайларга ярдәм итеп йөргән мәлләре хәтердә нык уелып калган. Шулай бервакыт безне, сыйныфташ өч кызны, олыгаеп барган улы белән генә гомер кичерүче Гөлчирә әбигә билгеләделәр. Нишләптер, әбекәйгә ярдәмләшергә барасы көнне безгә сыйныфтагы 4 малай да иярде. Җидәүләшеп барып кердек. Мич алдында мәш килеп йөргән олы яшьтәге апа безне күрүгә: “Кызларны гына көткән идем бит әле. Ир балалар эшләрдәй эшем дә юк...” дип каушап ук калды. Шулай да бер килгәч, кире борып җибәрергә кыймады бугай. Малайлар абзар тирәсенә юл тотты, ә без, кызлар, идән юарга керештек. Эш бетүгә әбекәй йөгергәли-йөгергәли чәй табыны өлгертте. Өстәлгә яңа гына мичтән чыккан бер тәлинкә бәрәңге пәрәмәче килеп кунаклады. Аның тәмлелеге!.. Җиде кул бер генә үрелде, тәлинкә бушап та калды. Гөлчирә әби сөлгегә төреп куелган җылы пәрәмәчләрне чыгарып салып тора, ә без, балалык белән аны-моны уйламый,
23.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Халык ышанычы аклансын иде
Узган атнада Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин Хөкүмәтнең яңа составын игълан итте. Әйтергә кирәк, яңа кабинетта элекке состав, нигездә, сакланса да, аерым структуралар җитди генә үзгәреш кичерде. Атап әйткәндә, Премьер-министр урынбасарлары саны биштән җидегә артты. Алар арасында Хөкүмәтнең элекке Премьер-министры Виктор Зубков һәм моңа кадәр Президент ярдәмчесе вазыйфасын башкарган Игорь Шувалов — Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасарлары. Президент Хакимиятенең элекке җитәкчесе Сергей Собянин да эш урынын Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе, Премьер-министр урынбасары вазыйфасына алыштырды. Аның элекке эше буенча урынбасары Игорь Сечин да хәзер Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары. Хөкүмәтнең элекке составында да вице-премьер булган Александр Жуков һәм Алексей Кудрин янына хәзер элекке беренче вице-премьер Сергей Иванов та кушылды.
20.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Чит илгә – бәхет эзләп
Берәүләр укырга китә, икенчеләре төшемле эш дип, ә бәгъзе берәүләр кияү эзләп туган якны чит илгә алыштырырга ашкына. Соңгы вакытта бу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Шунысы гаҗәп, чит ил ир-егетләренә күз төбәп яшь кызлар гына түгел, гаиләләрен ташлап чыгып китүче гүзәл затларыбызның да арта баруы күзәтелә.15.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Зәйнулла Рәсүлев галимнәр күзлегеннән
Күренекле галим, мәгърифәтче шәех Зәйнулла Рәсүлевның тууына 175 ел тулу уңаеннан “Башинформ” агентлыгында филология фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясе Философия институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, суфыйчылык белгече Илшат Насыйров һәм Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәге гыйльми хезмәткәре, галим Миңнегали Нәдергулов катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Галимнәр Зәйнулла ишанның тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, аның шәхесен өйрәнүгә бәйле булган кайбер мәсьәләләргә тукталды, журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
15.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Уртак язмыш якынайткан
Русиядә быел игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан ни өчен нәкъ шушы, үзләренең алтын тормыш көзенә аяк баскан ике гаилә хакында сөйләргә булдым соң әле? Берсе — район үзәге Раевкада, икенчесе Ташлы авылында гомер кичерүче бу гаиләләрне бер-берсенә бик якын иткән уртаклыклар кулыма каләм алырга, аларның тормышын яшьләргә үрнәк итеп күрсәтергә этәрде.14.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Урманда кызу эш мәле
Тәтешле урман хуҗалыгына караган Тәтешле һәм Кайпан урманчылыклары 37 мең гектар мәйданны били. Язын аларда да кызу эш чоры. Туфрак кипкәнче алдан әзерләнгән мәйданнарга агач утырталар. Быел Тәтешле урманчылыгында бу эш 95 гектарда, Кайпанда 60 гектарда башкарыла. Әрибаш һәм Вязовка питомникларында 1 миллион 500 меңнән артык үсенте әзерләгәннәр. Гектарына 5000 үсенте утыртыла һәм аның ким дигәндә 87 проценты тамырланып китәргә тиеш. Әлеге эштә инде шактый тәҗрибә туплаган Тәтешле районы урманчылары утырткан мәйданнарда бу күрсәткеч 90-92 процент тәшкил итә. Бүген шушы 155 гектар мәйданнарда агач утырту эше төгәлләнде дияргә була.
13.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Халык батыр улларын белергә тиеш!
Башкорт халкының данлы улы Муллаян Дәүләтша улы Халиков турында, кызганычка каршы, бүгенге буын белми диярлек. Аның исеме гасырлар төпкелендә югалып калды, мәктәпләрдә өйрәнелмәде. Ниһаять, бу хата төзәтелде, күренекле дәүләт эшлеклесен аклауга 50 ел узгач, аның якты исеме халыкка әйләнеп кайтты.13.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Җиңү тантанасы атлый ил буйлап
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 63 еллыгы Башкортстан Республикасында киң билгеләп үтелде. Майның беренче көннәрендә үк республика районнарында һәм шәһәрләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышлар, мәдәни чаралар, Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, фронтовиклар һәм тыл эшчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын хөрмәтләү чаралары узды. Башкортстанда “Георгий тасмасы” дигән Бөтенрусия акциясе үтте. Бу чара ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алу хөрмәтенә өченче ел үткәрелә. Җиңү көнен бәйрәм итү көннәрендә республикада 100 меңгә якын тасма таратылды. Сугыш инвалидларына “ВАЗ-2107” автомобильләре тапшырылды. 45 Бөек Ватан сугышы ветераны республика Президенты Мортаза Рәхимов кулыннан Уфа шәһәрендә фатир ачкычы алды.10.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
"Бал бабай" дип йөртәләр
Мәчетле районының Яңа Мөслим авылыннан Бөек Ватан сугышына 319 кеше киткән, 158е кире әйләнеп кайтмаган. Сугышта исән калган 151 ир-атның да бүген дүртесе генә исән — Хәйдәрҗан Ганиев, Хәммәтнур Ганиев, Рәҗәп Гыймалетдинов, Габделхәй Мөбәрәкшин. Соңгы елларда фронтовикларның өчесе шактый гына бирешсә дә, Хәммәтнур абзый әле җиргә нык басып йөри. Җиңел автомобильгә дә идарә итә, умарта тота. Аны авылда өлкәннәр “умарта профессоры”, ә бала-чагалар “бал бабай” дип йөртә.09.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Ташлы герое үлемсезлеккә атлады
Әлшәй районының Ташлы авылында төрле милләт вәкилләре тату гаилә булып яши. Шушы авылда туып-үскән Хәниф Мөхәммәтов Бөек Ватан сугышында катнашып, дошманны җиңүгә зур өлеш керткән каһарманнарның берсе.Ташлы җидееллык мәктәбендә Хәниф яхшы укый, бигрәк тә спорт белән мавыга. Җыр-моң ярата торган була. Сеңлесе, 83 яшьлек Гайниямал апа аның өздереп гармунда уйнавын, чын артистларча биюен сагынып хәтерли. “Таймыр” (соңыннан “Союз”) колхозында алдынгылар рәтендә булган Хәниф. Шулай тыныч тормышта куанып эшләп йөргәндә 1939 ел җитә. Тарихтан билгеле булганча, илебезнең көнбатышында болытлар куера башлаган чор. Ул болытларның күләгәсе бөтен илгә, чиктән ерак урнашкан Ташлыга ук төшә. Хәнифне шул елда Кызыл Армия сафларына алалар. Ул шунда Казанда хәрби пехота училищесына укырга керә. Күп тә үтми, ямьле җәй көнендә Хәниф Нури улы туган авылына ялга кайтып төшә. Кичке уенга чыга, шунда булачак тормыш иптәшен — Салават районының Лагыр авылыннан килгән яшь, чибәр укытучы кыз Гарифәне
09.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Дан сезгә, ветераннар!
Бу көннәрдә без Бөек Ватан сугышы яланнарында һәм тылда язмышның иң кырыс сынауларын кичергән, илбасарларга каршы аяусыз көрәшкән ветераннарны хөрмәтлибез, Җиңүгә зур өлеш керткән Башкортстан улларын һәм кызларын данлыйбыз.09.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Халык һәм хакыйкатькә таянсагыз, ялгышмассыз!
“Мөхтәрәм Президент!Уйлый китсәң, гади һәм кечкенә бер кешенең олы дәүләт җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп утыруында сәерлек тә, чамасыз мин-минлек тә бардыр инде. Хатымның Президент колагына гына түгел, аның йорты тупсасына да якынлаша алмасын белсәм дә, әйтер сүземне, “Улым сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!” дигән халык йоласын тотып, бәлки Президентның урындагы ярдәмчеләре ишетер, дигән өметтә калам. Ә инде уемдагылар, алар күңелен дә какмыйча, гәзит укучыларга барып ишетелсә дә бик хуп. Хәзерге заманда түрәләрнең йөрәгенә караганда гади кешеләрнең йөрәгенә ачкыч тизрәк табыла, күңел капкалары киңрәк ачыла.
08.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Ул һаман да унҗидедә кебек...
Хәбиб Назаров — Миякә районыннан Җиңү парадында катнашкан бердәнбер исән яугир. Ул Качаган авылыннан, бүген аңа 83 яшь. Баксаң, Хәбиб Ибраһим улы фронтка хәрби комиссариатны алдап китә.08.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Дус, сердәш, киңәшче һәм юлдаш
Башкортстан радиосының “Юлдаш” мәгълүмат һәм җыр-моң каналының эфирга чыга башлавына (тәүдә “Радио-2” исеме белән) унөч ел вакыт үткән. Шушы дәвер эчендә алдына куелган яңа максатларны һәм бурычларны тулысы белән аклады ул, радио тыңлаучыларның якын дустына, сердәшенә, киңәшчесенә, юлдагыларның чын-чынлап юлдашына әверелде.
Һөнәри бәйрәме алдыннан татар телендәге тапшыруларны алып баручылар белән очрашып сөйләштек.
07.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Сугыш яралары
Башкортстан радиосының һәр иртәнге концертын тыңларга ярата торган иде Әнвәр Газимуллин. Күңелләрне эретерлек сихри моңнар сиңа тылсымлы көч-куәт өстәгәндәй, туар көнгә дәрт-дәрман уяткандай итә. Уйландыра да, моңландыра да, хисләндерә дә ул.
Менә бүген дә Әнвәр радиоалгычын борып җибәрүгә Әй елгасының биек ярын төяк иткән Миәшәгәр авылындагы өе эчен тутырып, инде онытыла башлаган, ләкин күңелгә якын көй талгын гына агыла башлады.
06.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Закон алдында без тигезме?
Моннан берничә ай элек гәзиттә Иглин районында булган коточкыч хәл турында мәкалә басылды. Анда сүз ирен үтереп, якындагы чокырга карга күмеп куйган хатын һәм шушы ирнең кайгыдан кара көйгән ата-анасы турында барды. Алар улларының җанын кыйган һәм кырык көн буе бөтенесен, шул исәптән милиция хезмәткәрләрен дә алдап йөрткән кешенең берничә ел шартлы рәвештә генә хөкем ителүенә канәгатьсезлек белдерде. Ләкин судьялар, хатынны “көчле дулкынлану хәлендә эшләгән җинаяте” өчен хөкем итеп, шундый җәза билгеләгән. Бу уңайдан редакциягә килгән хатлар да ризасызлык белән тулы иде.03.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Шәҗәрәләрдә — нәсел көче, тормыш гаме
Быел Дүртөйле районы авыл мәдәният йортлары арасындагы үзешчән сәнгать осталары бәйгесе Русиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана. Шул уңайдан күп авылларда Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү дә планлаштырылган. Бу яңалык түгел, әлбәттә, бары тик соңгы елларда яхшы традициягә әйләнгән, буыннар бәйләнешен тоташтыручы, нәсел-ыруны барлаган, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен искә алып, хәзерге һәм киләчәк буынның шушы тарихи чылбырын ныгытучы күренеш.03.05.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Новости русской версии сайта

23.04.2018 :: Общество

Яңа номер

Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Рубрикалар
Материаллар архивы
- Апрель 2018 (441)
Март 2018 (543)
Февраль 2018 (471)
Январь 2018 (380)
Декабрь 2017 (472)
Ноябрь 2017 (392)

«Республика Башкортостан»