Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Июль 2008 года

Әхмәт СӨЛӘЙМАНОВ: Фән колы булып калам...



Галимнең галимлеген, беренче чиратта, нәрсә билгели: аның югары гыйльми дәрәҗәләреме, әллә фән үсешенә керткән өлешеме? Мантыйк буенча гыйльми дәрәҗә, югары исемнәр фән кешесенә аның тармак үсешендәге хезмәтләреннән чыгып бирелергә тиеш кебек. Әмма һәрвакытта да әлеге тәртип сакланамы? Һәрхәлдә берничә югары исем, югары гыйльми дәрәҗә иясе булып та, фәндә телгә алып сөйләрлек бер генә җитди хезмәте булмаганнар да юк түгел. Фәнни мохиттә, галимнәр арасында гыйльми хезмәтләре, фикер тирәнлеге белән киң танылу алып, абруй казанып та ни сәбәпледер бернинди югары исемнәргә, дәрәҗәләргә ирешә алмаганнар да бар. Баксаң, фәндә үз сүзеңне эзлекле итеп җиткерү, аның үсешенә нәтиҗәле хезмәт итү өчен дәрәҗә дә, хезмәт тә бердәй кирәк икән. Канун шулай. Дәрәҗәсе, югары исеме булмаган галим сүзенә колак салучы сирәк булган кебек, бер түгел дистә исеме булып та кулга алырлык хезмәте юк икән, андый галимнән фәнгә ни файда?

31.07.2008 (№ ): Җәмгыять

Балбабай


Ибраһим авылыннан аталы-уллы Зәйнетдин һәм Мансаф Килмөхәмәтовлар шәхси хуҗалыгында 240 умарта тота

Гафури районы хакимияте башлыгы Әхәт Шаһиев белән очрашып сөйләшкәндә үзеннән-үзе төбәктә умартачылыкның үстерү, табигать бүләге булган юкә балын күбрәк җитештерү хакында сүз чыкты.
— Хәзер бу үзенчәлекле һәм файдалы эш белән, нигездә, шәхси хужалыклар шөгыльләнә. Безнең районда югары сыйфатлы юкә балын тонналап алган алдынгы умартачылар күп. Шулай да мин сезгә Ибраһим авылында булып, Зәйнетдин абый Килмөхәмәтовның тәҗрибәсенә һәм осталыгына күз салырга тәкьдим итәр идем. Аның умартачылыкның продуктлылыгын арттыру, бал кортларының популяциясен саклау һәм үрчетү буенча эшчәнлеге бик тә мактауга лаек, — диде Әхәт Хызыр улы.
Әйе, көмеш сулы Җилем елгасы буенда урнашкан Ибраһим авылы электән Гафуридә умартачылар төяге санала. Зәйнетдин абый да шушы эшнең серләрен бала чагыннан ук үзенең булмышына сеңдергән.

31.07.2008 (№ ): Җәмгыять

Салаватны өйрәнүдә яңа чор

Төгәл биш ел элек — 2003 елның шундый ук эссе июль көннәрендә Башкортстанның 14 журналисты “НефАЗ” автобусына утырып, Уфа-Казан-Чабаксар-Владимир-Бөек Новгород-Тверь-Палдиски маршруты буенча сәфәргә чыккан иде. Алга төп өч максат куелды. Беренчесе — тоткын Салават Юлаев үткән төбәкләрдә һәм мәңгелеккә йокыга талган Балтыйк диңгезе буенда аның турында өстәмә мәгълүматлар туплау, батырның 250 еллыгына кадәр калган бер ел эчендә нинди мәсьәләләргә игътибарны арттырырга кирәклеген ачыклау. Икенчесе — ерак субъектларда яшәүче якташлар, башкорт һәм татар диаспорасы белән элемтә урнаштыру, аларның хәл-әхвәлләрен, ихтыяҗларын белешү. Өченчесе — республикабызның казанышларын пропагандалау, бездә җитештерелгән товарларның Русия һәм халыкара базарларга киң юл яруына булышлык итү.
23.07.2008 (№ ): Җәмгыять

Мөһаҗирләр дә чит түгел

“Безнең илдә мигрантларның негатив образы бар әле. Әмма аларның – әрмән булсынмы ул, таҗикмы, грузинмы, үзбәкме, төрекме – олы цивилизация вәкилләре булуын онытмаска кирәк. Кем белә, бәлки бүген базарда булачак Бируни сату итәдер?” – “Башинформ” агентлыгында “Башкорт эмигрант-галимнәренең фән үсешенә керткән өлеше” дигән темага үткән матбугат конференциясендә бүгенге галимнәр безнең илдә яшәүче мигрантларга карата шундый фикер белдерде. Анда Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең этнологик эзләнүләр үзәге директоры, тарих фәннәре докторы Айсылу Юнысова, БР Президенты Хакимиятенең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире, философия фәннәре кандидаты Әмир Юлдашбаев, БДУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Лариса Черникова катнашты. Бер уңайдан Япониядә яшәп, Япония мөһаҗирләренең эшчәнлеген өйрәнгән галимә Лариса Усманованың шунда ук инглиз телендә нәшер ителгән китабының исем туе да булды.
22.07.2008 (№ ): Җәмгыять

Юлчылар заман технологияләренә юл яра


Юл хәлләрен юлдагылар гына белә, дигән гыйбарә бар халыкта. Моңа, юл хезмәткәрләре дә белә, дип өстәү урынлыдыр, мөгаен. Чөнки аларның көндәлек тынгысыз хезмәте шул чакрымнар белән бәйле. Бөре юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре турында бу сүзләр. Коллективның бүгенге хәстәрлекләре турында идарә начальнигы Фаат Халитовның сөйләвен үтендек.
— Республиканың социаль-икътисади үсешендә юлларның әһәмияте зур. Шуңа да аларның торышына һәм тиешенчә файдаланылуына таләпләр үсә. Тармак эшчәнлегенең елдан-ел камилләшүенә этәргеч бирә бу. Юл төзү-ремонтлау эшләренең сыйфатын күтәрү, заманча материаллар кулланып яңа технологияләр кертү көнүзәк бурыч санала. Һәрхәлдә, безнең идарә бу бурычларны гамәлгә ашырырга сәләтле. Коллективта югары квалификацияле һөнәр осталары эшли, производство-техник база ныклы. Болар яңа технологияләргә юл ачып, җитештерү күләмнәрен үстерергә мөмкинлек бирә.

15.07.2008 (№ ): Җәмгыять

Җәйнең яме китмәсен

Җәйге каникуллар мәктәп укучысына төрле маҗараларга бай ирекле көннәр алып килсә, әти-әниләргә бу чор аерым мәшәкатьләр, ә кайвакыт җитди проблемалар да тудыра. Җәйнең өч аен бала кайда һәм ничек үткәрер икән дигән уй әле укулар тәмамланганчы ук күпләрнең башын авырттыра башлый. Кайбер ата-аналар балалары шәһәр урамнары буйлап трай тибеп йөрмәсен, картәтисе белән картәнисенә ярдәм итсен, эшкә өйрәнсен дип, кызын яки улын авылга кайтарып куя. Авылда көтеп торыр кешең булса әйбәт тә ул! Ләкин бу мөмкинчелектән мәхрүм булганнар да аз түгел арабызда. Андыйлар ничек тә газизләрен табигать кочагында урнашкан ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына җибәрү юлын эзли. Бала көнозынына дүрт стена арасында утырмасын, саф һавада уйнап-көлеп тәненә һәм җанына сихәт алсын өчен юллама хакына да карап тормый ата-аналар. Кызганычка каршы, сәламәтлеген ныгытырга киткән балалар арасында, киресенчә, лагерьдан аны какшатып кайтканнары да җитәрлек бүгенге көндә.
10.07.2008 (№ ): Җәмгыять

Алимент җәзамы, әллә ата яисә ананың бурычымы?


Яңа гаилә туу һәрвакыт күңелле. Дулкынланган кияү белән кәләшне бу адымның никадәр җаваплы булуы турында кат-кат искәртә котлау сүзендә туйга чакырылган туган-тумача. Бераздан туйда балкып утырган егет белән кызның матур тормыш коруын, бала үстерүен күреп сөенәсең. Кызганычка каршы, гаиләләрнең яшәп китә алмаганнары да бар. Башкортстанда аерылышуларның 30 проценты яшь гаиләләргә туры килә. Бергә озак яшәгән парлар да төрле сәбәпләр аркасында аерылыша. Кичә бер-берсенә ныклы терәк булырга вәгъдә биргән кешеләр бүген дошманлаша, бер-берсенә сөеп караган күзләргә нәфрәт тула. Ата белән ана үзара мөнәсәбәтләрен ачыклаганда кайчак бала онытыла яисә ул ир белән хатынның бер-берсеннән үч алу коралына әверелә. Шундый очракта баланы дәүләт яклый. Баласын “онытып” йөрүче атаның яисә ананың “хәтерен яңартучы” оешмаларның берсе — Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан идарәсе. Республикада былтыр алимент түләтү турындагы 58 мең эш үтәлү юлы белән төгәлләнгән, бу 69 процент тәшкил

03.07.2008 (№ ): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»