Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Сентябрь 2008 года

Заманның “транзит балалары”


“Уфа — Абдуллино” электричкасында күпме вакыт адашып йөргәнен бу үсмер кыз үзе дә белми. Алай гына да түгел, исем-фамилиясен, ата-анасын, туган җирен дә исенә төшерә алмый ул. Шулай да милиционерлар башкаладагы приютка китергәч, андагы җылы мөнәсәбәтне тоепмы, кыз үзен “Маша” дип таныштыра. Аңа бу исемне картәнисе хөрмәтенә кушуларын, кайчандыр әти-әнисе, күп туганнары булган гаиләдә яшәве турында да хәтеренә төшерә ул. Ә берничә көн үтүгә “миңа Кристина дип эндәшегез, ул исем миңа ныграк ошый” дип шаккатыра. Карап торуга 14-15 яшьләр тирәсендәге җирән чәчле бу үсмер кыз әлегә кадәр кайларда йөргәнен дә, әти-әнисен, туган җирен, үзенең ничә яшьтә булуын да төгәл генә әйтә алмагач, приют хезмәткәрләре чираттагы баланы үз канатлары астына алып, аның язмышы турында кайгырта башлый. Суд һәм медицина экспертизасы кызның 15 яшьтә булуын, яшьтәшләреннән акыл һәм психик үсеше ягыннан күпкә калышуын билгели.

27.09.2008 (№ ): Җәмгыять

Мәскәүдә дә булдык без, Парижны да күрдек без...


Кенәз Кудашев отряды составындагы башкорт атлылары Кремльне шартлатудан саклап кала

Узган елның көзендә Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышланган тантаналы кичәдәге чыгышында Русиянең ул чактагы Президенты Владимир Путин болай дип белдергән иде: “Илебез бердәмлеге күп сынауларны, шул исәптән, авыр сугыш еллары сынауларын да үтә. Һәм башкорт халкы Русия чикләрен саклауда һәрвакыт намуслы һәм батыр хезмәт итә. Моның иң ачык мисалларының берсе — башкорт полкларының 1812 елгы Ватан сугышында катнашулары. Әйтергә кирәк, ул чакта Башкортстан үзенең атка атланырлык барлык ир-егетләренә корал тоттыра. Нәкъ кенәз Кудашев отряды составындагы башкорт атлылары Кремльне шартлатудан саклап кала.”
“Кызыл таң”ның бүгенге санында Русия тарихында хәлиткеч роль уйнаган әлеге тарихи вакыйга, башкорт гаскәрләренең Кремльне саклауда күрсәткән батырлыгы турында галим, БДУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Рамил Рәхимовның язмасын тәкъдим итәбез.

25.09.2008 (№ ): Җәмгыять

Уттан алып суга сала мәхәббәт дигәннәре


Сине бит гаиләң көтә иде, иптәш өлкән лейтенант!

Бу хакта быел җәй Миякә районы авылларының берсенә Шәҗәрә бәйрәменә кайткан, бүгенге көндә Казахстанда яшәүче 51 яшьлек Миңнегөл ханым сөйләгән иде.
...1938 елның көзендә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Марат Сафинны Макар (хәзерге Ишембай) районы Петровское поселогына, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предприятиесенә баш инженер итеп җибәрәләр. Яшь белгеч биредә Шәмсекамал исемле кызга гашыйк була. Яшьләр Таһир белән Зөһрәдәй яратышып өйләнешә. Ел тулуга уллары Ринат туа. Аңа ике яшь тулып та җитмәстән Бөек Ватан сугышы башлана. Маратны фронтка алалар. Югары белемле кешегә шунда ук өлкән лейтенант дәрәҗәсе биреп, рота командиры итеп тәгаенлиләр. Үзе фронтта йөрсә дә, Марат күңеле белән иң якын кешеләре – Шәмсекамал белән улы Ринат янында була. Бу хакта аның сугыш кырыннан көн аралаш язган хатлары сөйли.
1942 елның кышында каты бәрелешләрнең берсендә немец снаряды ярчыгы Сафинның күкрәген каты җәрәхәтли.

20.09.2008 (№ ): Җәмгыять

“Без Башкортстан сәгате белән яшәдек”


— Хөрмәтле Мирфатыйх ага, Сез Башкортстан турында беренче тапкыр кайчан белә башладыгыз? Туган җирегез — Татарстанның Ютазы районы да безнең республика чигендә урнашкан.
— Башкортстанны белү безнең Ютазы районы кешеләренә хәтта Татарстанны белүгә караганда да иртәрәк кергәндер. Чөнки Татарстан ике сәгатькә соңрак яши. Безнең якта авыл хуҗалыгы эшләре Башкортстан вакыты белән бара. Иртән ике сәгать алда радио тыңлау да Башкортстаннан башлана. Тәүдә Уфаны тыңлыйлар, аннары — Казанны. Ике сәгать алда булу колхоз эшенә иртәрәк чыгара, ә Казан вакыты җиткәнче эшләп арыган буласың инде. Бу — беренчедән. Икенчедән, Башкортстан чиге Ютазыга бик якын. Без яшь вакытта Октябрьский шәһәре төзелде, һәм безнең бик күп кешеләр анда эшләде. Безгә дә барып йөрергә туры килде анда. Хәтта шунда чик аша чыгып, печән чаптык. Менә шуннан Башкортстанны мин бик иртә беләм. Ул вакытта әле Казан миңа ниндидер ерак җир, сихри бер дөнья сыман тоела иде.

18.09.2008 (№ ): Җәмгыять

Туган көнең белән, Нефтекама!



Республиканың иң яшь һәм иң гүзәл шәһәрләренең берсе Нефтекама 45 яшьлек юбилеен билгеләде. Бәйрәмгә багышланган чараларда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Раил Сарбаев, күпсанлы кунаклар катнашты.
Кайчандыр эшчеләр бистәсе булып төзелә башлаган Нефтекама бүген республиканың төньяк-көнбатыш зонасының сәнәгать, мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әйләнде. Төрле өлкәдәге күпкырлы уңышлары, җитештергән товарлары белән шәһәр үзен республикада гына түгел, Русиядә һәм чит илдә танытырга өлгерде. Илдәге һәр икенче автобус Нефтекамада чыгарыла, Русиядә ясалма күннең яртысын диярлек Нефтекама “Искож” ачык акционерлар җәмгыяте җитештерә. Нефть җиһазлары заводы, “Нефтекама машина төзү” заводы, “Бораулау эшләре идарәсе” җәмгыяте, күн-галантерея фабрикасы һәм башка оешма-предприятиеләр җитештергән товарлар республика һәм Русия конкурсларында “иң яхшы товар” исемнәре яулый, медальләр белән бүләкләнә.

09.09.2008 (№ ): Җәмгыять

Чакмагышка тагын барам әле...


Төгәл 25 елдан соң да күңел шушы төбәккә тартыла

Вакыт хәтерне тоныкландыра һәм, ахыр килеп, тәмам җуя дип раслаулары гел генә дөрескә чыкмый икән. Хәер, тормыш юллары сине кай тарафларга гына илтсә дә, нинди сулар кичтерсә дә, йөрәгеңдә синең белән бергә бакый иленә китәчәк исемнәр, сагынып йөреп-йөреп тә янә кайтып баш ияр җирләр була. Алар синең кан-кардәш туганнарың, я төп нигезең булуы да мотлак түгел. Иң мөһиме — шул җирдә тамырланып гомер иткән, хезмәт күрсәткән, сиңа дуслык дигән изге тойгыны татыткан кешеләр. Кайбер якларга сәфәр кыласың да, анда тагын барырга да омтылып тормыйсың, кем беләндер күрешеп-сөйләшеп, йомыш йомышлыйсың да шул мәлдә үк онытасың. Күңел түрендә мәңгелеккә урын алу өчен күргән-танышкан-белгән кешеләрне ихлас хөрмәт итәргә, яратырга кирәктер ул.

09.09.2008 (№ ): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»