Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Ноябрь 2008 года

Ялкауның җаны, тырышның даны чыга

Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, халыкка көнкүреш һәм сәүдә хезмәте күрсәтү учреждениеләренең эшчәнлеге дә игътибар үзәгендә. Урындагы халыкка уңай яшәү шартлары тудыру, тормыш дәрәҗәсен күтәрү район хакимияте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсенә әверелде. Һәр авыл биләмәсендә социаль семинарлар үткәрү максат итеп куелды һәм ул эш дәвам итә. Семинарга әзерлек барышында авылларда урамнарны тазарту, киртә-кураны буяу кебек “косметик ремонт” белән генә чикләнмиләр. Иң беренче чиратта, авылда яшәүче халыкның көндәлек тормышын уңай якка, заман таләпләренә җавап бирүгә якынайтырлык чараларга зур игътибар бирелә. Урамнар ремонтлана, чишмә-коелар яңартыла. Алар белән беррәттән мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, сәламәтлек саклау учреждениеләре тәртипкә китерелә. Ә иң мөһиме, авылларда яшәүче халык белән аралашу, көндәлек тормыштагы килеп туган сорауларны хәл итү мондый семинарларның әһәмиятен икеләтә арттыра. Беренче семинар Колай авылында үткәрелде. Уңган халык яши анда.
21.11.2008 (№ ): Җәмгыять

Нәселне белү күңел таләбе булырга тиеш

Фойеда мәктәпнең бер гасырлык тарихын чагылдыручы стендлар урын алган. Мәктәптә белем алучы 100 баланың барысы да үз шәҗәрәсен төзегән. Укучыларның иҗади карашына һәм фантазиясенә хәйран калырлык.
Тарих укытучысы һәм музей җитәкчесе Физәлия Баһманованың әйтүенә караганда, Тозлыкушта 1898 елда — башлангыч, 1935 елда — җидееллык,1974 елда урта мәктәп ачыла. Мәктәп буйлап сәяхәт вакытында 1968 елдан ук эшләүче туган якны өйрәнү музееның экспонатларга бай булуы сокландырды. Аңа заманында тарих укытучылары Саҗидә Ширәева, Фәридә Шәйхетдинова җитәкчелек иткән. Музей 9 бүлектән торып, барлыгы 100 экспонат урнашкан. Публицистик материалларга да бай ул. Соңгы елларда музей авылдашлары Разетдин Гыйлемханов бастырып чыгарган “Зур тормыш мәктәбе”, Касыйм Йосыповның күрше Сыерышбаш авылы тарихын чагылдырган “Тамырлар” китаплары һәм Дүртөйледә яшәүче Мәхмүт Мөхәммәтов күпләп тапшырган тарихи экспонатлар белән баетылган.

19.11.2008 (№ ): Җәмгыять

“СРеДа” иң көчлеләрне җыйды

Гомумән, тормышыбызны матуррак, чистарак, мәрхәмәтлерәк итү турында уйлаганыгыз бармы? Кояшлы матур көн һәм даими бирелүче хезмәт хакы, гаиләнең иминлеге һәм яхшы хәбәр, яңалыклар, балаларның шат көлү тавышы һәм илебез уңышлары өчен горурлык безне куандыра, яшәргә дәрт, көч-куәт бирә. Ләкин күп вакыт, югарыда әйткәнемчә, тормышыбызны бозып күрсәтүче фактларга күз йомабыз. Йорт ихаталарында һәм подъездларындагы пычраклык, наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелекнең чәчәк атуы, җәмгыятьнең башка “чирләре”нә күпләребез күнегеп бара. Көн саен без йөзгә-йөз очрашкан мондый “чирләр”гә кешеләрнең күзен ничек ачарга, аларның игътибарын нинди ысуллар белән юнәлтергә соң? Бу юл — тормышыбызга әле күптән түгел генә үтеп кергән социаль реклама. Реклама — сәүдәгә этәргеч бирүче дибез, социаль реклама исә җәмгыятьне яхшылыкка, яктылыкка этәрүче көчләрнең берсе булуына ышаныч бар.
18.11.2008 (№ ): Җәмгыять

Шома балык исәп яратмый

Совет чорындагы ашханәләрне хәтерлисезме? Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә “балык көне” була торган иде. Ихтимал, мондый чара илдәге балыкны кая куярга белмәгәннән түгел, халык сәламәтлек өчен мөһим ризык белән туклансын, дип эшләнгәндер. Ә бүген хәл бөтенләй башкача. Русиялеләр елына уртача 13 килограмм чамасы балык ашый. Чагыштыру өчен: Кытайда бу күрсәткеч — 25, Норвегиядә — 47, ә Япониядә исә 65 килограммга җитә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1991 ел белән чагыштырганда илдә биоресурслар табу һәм куллану дәрәҗәсе ике тапкырга кимегән. Балыкчылар дөнья океаннарына чыкмый да диярлек, яр буйларында тоту күпкә арзангарак төшә. Нәтиҗәдә, Русия сәүдә нокталарындагы балыкның 60 проценты чит илдән кайтарылган. Үзебез дә сатабыз, әмма “чимал” рәвешендә. Ягъни илдә тотылган балыкның 87 проценты туңдырылып, эшкәртелмичә озатыла.
13.11.2008 (№ ): Җәмгыять

Миңа әнкәй бирегез!

Әнә алар ике бертуган: тугыз яшьлек Айвар белән алты яшьлек Фидан бер-берсенә сыенышып, мөлдерәмә тулган күзләрен күтәреп карарга да кыймый тәрбияче бүлмәсенә кереп баралар. Чит-ят җирдә үзләрен алып килгән приют хезмәткәрләре генә таныш. Инде алары да юлга җыенды, малайларны бүлмәләренә алып китәр вакыт җитте. Еламады алар, ләкин карашларындагы сагыш һәрберебезнең йөрәген телгәләп үтте. “Иң авыры шушы, инде өйрәнеп беткән абый-апалары белән хушлашу”, диде учреждение директоры Фәнисә Бәдретдинова. Туганнар ике ел приютта яшәгәннәр, әти-әниләре хокукларыннан мәхрүм ителгәч, язмышлары шундый юнәлеш ала. Әтиләре эчүен ташлап, улларын алып кайтачакмын, дип калган, ди. Хәзер ике сабый көне-төне тәрәзәдән күзләрен алмый аны көтәчәк. Фәнисә Малик кызы малайларны чын күңеленнән кызгана. Әтиләренең килеп йөрүе яхшы, әлбәттә, ди ул, тик икенче ягы бар, бу балаларны патронат тәрбиягә урнаштыруы кыен булачак бит. Ата кешенең эчүен ташлавын малайлар гомерләре буе көтәргә мөмкин, ә болай тату
13.11.2008 (№ ): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»