Баланы бишектән өйрәт
Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Тәрбияле бала” китабында шундый юллар язып калдырган: “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”.Гаилә корып, бала тәрбияләүгә бар көчен биргән ата-ана өчен галимнең шундый раславы бертөрле шик яисә сорау тудырмый. Киресенчә, еллар үтү белән алар бу фикернең тапкырлыгына һәм тормышчанлыгына сокланып яшәячәк.
24.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Һәр бала даһи булып туа
“Мин һаман да бер төштән бастырылып уянам, имеш, физикадан имтихан бирәм икән”, дип көлдерә ахирәтем. Хәзер генә көлке инде ул, вакытында чыннан да коточкыч хәл булган, ул имтиханнан куркып чиргә сабышкан. “Аны ничек җитте алай тапшырып, аттестат алганнан соң, мәктәп ишеген ачып кергәнем дә юк”, дип хәтерли. Әйткәндәй, физикадан алынган “өчле” аркасында гомум балл түбән булып, ул югары уку йортына үзе теләгән гуманитар факультетка керә алмаган.23.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Кәртләр төрләнә, уенчылар бер үк
Узган атнада Русия Кораллы Көчләре Генеральный штабыннан тәү ишетүдә сәер тоелган бер хәбәр таралды. Имеш, АКШ Казахстан белән Үзбәкстанда хәрби базаларын булдырырга әзерләнә икән. Базалары белән ярты дөньяны тутырган супердәүләткә, әгәр имеш-мимеш дөрескә чыкса, Русиянең көньяк-көнчыгышында хәрби куәтен арттырудан ни файда?23.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Дүрт янына дүрт сыя
Дөрес килдекме-юкмы, дип икеләнеп кенә капкадан узам. Ишек алдында берсеннән-берсе бәләкәй аяк киемнәре. Ничә пар итек соң монда? Берәү, икәү, сигез, ун... Ул арада ишектән хуҗабикә күренде:19.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Нәрсә җитми: намусмы, акчамы?
Русия Конституциясе көнендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров, аның урынбасарлары Ришат Зәйдуллин белән Евгений Трофимов журналистлар белән очрашты һәм идарәнең унбер айлык күрсәткечләре, бу өлкәдәге соңгы яңалыклар белән таныштырды.17.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Бөек шәхесләрнең варислары тамырларын белеп үсә
Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә шәҗәрә бәйрәме үтте. Чара үзенчәлеге белән тарихка кереп калды дияргә мөмкин, чөнки бирегә ике бөек шәхеснең — Галимҗан Ибраһимов белән Шәехзадә Бабичның варислары килгән иде. Алар үзләренең нәсел агачы турында сөйләде.16.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
“Никифар Анискины”
Шушы көннәрдә кулыма очраклы рәвештә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы нәшер иткән “Криминаль спектр” гәзите килеп эләкте. Күземә таныш исем чалынды. “Әлшәй районы эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы, милиция майоры Илгизәр Шәяхмәтовка штат расписаниесе буенча биләгән вазыйфасыннан бер баскычка югары булган “милиция подполковнигы” званиесе бирелде” дигән юллар мине битараф калдырмады. Монда сүз Никифарда яшәүче һәм унынчы ел рәттән шул зонада участок инспекторы булып эшләүче Илгизәр Хәмит улы хакында бара иде.Сер түгел, халык бездә погонлы кешеләрне бик өнәп бармый. Ә менә Шәяхмәтов турында авылдашларымнан бер начар сүз дә ишетергә туры килмәде. “Бик таләпчән”, “артык гадел” кебек сүзләр ишетелгәләп тора торуын. Әмма алары милиция хезмәткәренә карата әйтелгән очракта бары тик “шәп егет!”кә тиң бит инде.
13.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Намусы саф, күңеле керсез…
Кара репрессия еллары корбаны, Башкортстанның тәүге күренекле язучыларының берсе, 15 китап авторы, ике тапкыр “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите баш мөхәррире булып эшләгән ялкынлы революционер һәм актив җәмәгатьче Имай Насыйри (Имаметдин Низаметдин улы Насыйров) тууга 110 ел тулуны якташлары — Стәрлетамак районы Түбәнге һәм Югары Усылы авыллары халкы, мәктәп укучылары, шулай ук район җитәкчелеге, БР Язучылар Союзы вәкилләре истә калырлык матур бәйрәмгә әверелдерде.12.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Сокланалар, өйрәнәләр, хәтта көнләшәләр дә...
“Проект һәм ресурс үзәкләре буларак дуслык йортларының, милләтләр йортларының, милли-мәдәни үзәкләрнең роле. Методология һәм практика” икенче бөтенрусия семинарында Башкортстан халыклары Дуслык йортын аның директоры Шәрифулла Алсынбаев һәм урынбасары Альмира Юлдыбаева тәкъдим итте. Атап әйткәндә, презентациядә катнашучыларга Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде, Шәрифулла Алсынбаевның фотослайдлар белән баетылган доклады тыңланды. 40 минутка якын дәвам иткән Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты белән таныштыру һәркемдә зур кызыксыну тудырды.12.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Башкортстанга тагын бер алтын медаль кайтты
Бу яңалык җиңү алып кайткан якташларыбыз өчен һәркемдә олы горурлык хисе тудырды. Русия киңлекләрендә сәләтле гаиләләр бихисап. Ә инде шулар арасыннан башкортстанлылар шундый югары бүләккә лаек булуы барыбыз өчен дә зур шатлык һәм сөенечле вакыйга.11.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Тәгълиматлы халык көчле була
Язучы, әдәбият белгече, тәнкыйтьче Роберт Баимов дистәләрчә еллар дәвамында гыйльми эзләнүләре һәм әдәби сүзе белән, тарихи хакыйкатькә таянып төрки халыклар, шул исәптән башкортларның милли-әдәби мирасын, тарихын өйрәнеп, шушының буенча объектив фикер формалаштыру, ул фикерне ныгытуга күп көч салган галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, бик күп әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр авторы. Объектив фикер формалаштыру дигәндә без академик Гайса Хөсәеновның аның хакында “башкорт әдәбияты, тамыры борын-борыннан классик Шәрыкъ әдәбиятына барып тоташкан халык иҗаты өлкәсендәге тирәнтен эзләнүләре” дигән билгеләмәсеннән тыш яңа шартларда, халык тарихы, аның бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында хәстәрлекне дә күз уңында тотабыз. Идеология кыйбласы яисә ниндидер башка калыплар булмаган әлеге чорда Р. Баимов кебек дәрәҗәле галимнәрнең, каләм осталарының сүзе аеруча мөһим.11.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Күмәк эш бердәмлекне ныгыта
Ямьле май аенда кулларына сап-сары йомшак каз бәбкәләрен алып, Фәрбизә Сәрвәретдинованың: “Исән-имин тигез үсегез”, — дип әйтүе әле кичә генә кебек иде, бүген алар үсеп, эре матур казларга әйләнгән. Табигать тә сиздерми генә яшел киемен алтынга алыштырган, көндезләрен җәйге җылылык тоелып китсә дә, төннәрдә кышның салкын тыны тоемлана башлаган чак җиткән инде. Менә шундый көннәрнең берсендә район үзәгендә яшәүче уңган хуҗабикә каз өмәсе үткәрергә булды. Бу изге нияткә Мөхәммәт хаҗи Хәсәнов фатыйха биреп, Коръәннән аятьләр укыды. Күп тә үтми ихата эче шат авазлар белән тулды: хуҗабикәгә ярдәмгә “Спутник” кулланучылар җәмгыятендә бергә эшләгән ахирәтләре дә, күршеләре дә, балалары да килде...11.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Иң игелекле бәйге
4 декабрьдә Башкортстан дәүләт филармониясендә “Яшь гаилә-2008” республика конкурсының Гала-концерты булды. Анда финалга чыккан 8 гаилә арасыннан иң күркәм гаилә билгеләнде.10.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Илеш сандугачлары
— Илеш – талантларга бай төбәк. Ике елга бер аларны барлау районның матур йоласына әйләнде. Чараның максаты — яңа талантлар ачу, аларны арытаба үстерү һәм дөрес юл күрсәтү. Икенче бурычы — халык җырларын пропагандалау. Быелгы бәйгене үткәргәндә дә шушы максатлар күз уңында тотылды, — диде район мәдәният сарае директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Хәбибов.10.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Шолохов геройлары үрнәгендә тәрбияләндек
Башкортстанда республикага гына түгел, ә тоташ илгә билгеле данлыклы шәхесләр күп. Шуларның берсе Благовещен районының “Степановка” совхозының Ильино-Поляна фермасында савучы булып эшләгән, Социалистик Хезмәт Герое Эльвира Гулина. Без аның тормыш юлы, хезмәттә күрсәткән батырлыгы, бүгенге көне турында әңгәмә кордык.04.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Кара генерал”ның якты эзләре
Әлеге матур һәм тәрбияви чараны якташыбыз, Башкортстанның атказанган төзүчесе Таһир Ахунов белән берлектә Әлшәй районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Закуан Әхмәтов оештырды.— Без Даян Мурзин кебек геройларыбыз үрнәгендә тәрбия алып, Ватаныбыз, туган республикабыз белән горурланып үстек. Шуңа күрә тере легендага әйләнгән “кара генерал” белән очрашу, якыннан танышу минем балачактагы хыялым иде, — диде әлеге чараны ачкандагы чыгышында Закуан Зөфәр улы.
04.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Язмыш сынаган, сындыра гына алмаган...
Илеш районында барлыгы 4113 инвалид исәпләнә. Шуларның 2000нән артыгы район инвалидлар җәмгыятендә әгъза булып тора. Барысы да социаль яктан якланган, күбесе тулы канлы тормыш алып бара. Җәмгыять рәисе Фәвис Рәфис улы Гарифуллин да нәкъ шундыйлардан.1991 елның 18 октябрендә булган юл һәлакәте Фәвис Гарифуллинның тормышын икегә: авариягә кадәргегә һәм аннан соңгыга бүлә. Яңа йорт төзү хәстәре белән йөргәндә “КамАЗ” шоферы исерек килеш Фәвиснең мотоциклы өстенә менә. Сул аягы өзелеп, кан эчендә яткан Фәвисне ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр.
03.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
“Цавт танэм”
“...Илдә фаҗигаләр бигрәк күбәйде. Төрлесе. Әле мин шуны уйлыйм: Ходай каһәре бу. Ни өчен? Ялганлык, икейөзлелек, хаинлык, мөртәтлек күбәйде. Ходай шуңа рәнҗи. Сабырлыгы беткәч, җәза җибәрә — җир тетрәүләр, янгыннар, ташкыннар — һәммәсе дә шул аркада”.Мостай Кәримнең көндәлегендә 1995 елның 7 июнендә шулай дип язылган. Шагыйрьнең хисләре аек акылдан өстен чыккан мәл булгандыр инде. 1988 елның 7 декабрендә Әрмәнстанны хәрабәләргә әверелдергән җир тетрәүне дә язмыш каһәре дип бәһаләргә булыр иде, ләкин әрмән туганнарның Ходай алдында ул кадәр нинди гаебе булсын? Бу төбәк, борынгы бу халык меңнәрчә ел буена болай да ис-акыл җитмәслек җәфалар кичергән. Урыс шагыйре Осип Мандельштам Әрмәнстанны “Сызланулардан иңрәүче ташлар дәүләте” дип атаган.
Шушы көннәрдә Әрмәнстанга, димәк, Советлар иленә, тоташ дөньяга килгән олы казага егерме ел тула. Тетрәүдән соң рәхимсез язмыш илләребезне бүлгәләсә дә, халыкларның йөрәген урталай ярып булмый икән. Без әле дә бергә, хәтернең
03.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Уфада “Немец йорты”на нигез салынды
Узган җомгада Уфада “Немец йорты” төзелешенә беренче нигез ташы салу тантанасы үтте.Чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, тышкы икътисади бәйләнешләр, сәүдә һәм эшкуарлык министры Борис Колбин, Германиянең Екатеринбургтагы Генераль консулы, Рената Шимкорайт, “Халыкара сәүдә үзәге — Уфа” вәкилләре катнашты.
02.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Иң кунакчыл аш-су осталары Салаватта
Уфада аш-су әзерләү, кулинария һәм туклану хезмәте күрсәтү буенча “Кунакчыллык индустриясе” дип аталган V төбәкара күргәзмә-конкурс булып үтте. Анда Башкортстан малтабарларыннан тыш, ашханә, кибет, ресторан, кафелар тотучы бизнесменнар — барлыгы 60 коллектив туклану хезмәте күрсәтү буенча көч сынашты.Махсуслаштырылган күргәзмә-конкурста Салават шәһәреннән бердәнбер коллектив җитәкчесе Алевтина Берани булган “Югославия” кафесы аш-су осталары катнашты. Кунакчыллык индустриясе вәкилләре буларак, алар абруйлы жюри һәм клиентлар алдында фирма ашамлыклары әзерләүнең кайбер серләре белән таныштырды, хезмәтләндерү өлкәсендә үз осталыгын күрсәтте. Нәтиҗәдә салаватлылар “Кунакчыллык индустриясе”нең алтын брэндына лаек булды. Аларга “Иң яхшы сыйфатлы ризык өчен” һәм “Туклану өлкәсендә өлгеле хезмәтләндерү сәясәте өчен” дигән номинацияләрдә жиңүче исеме, махсус сертификат, кубок һәм медальләр тапшырылды.
02.12.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Новости русской версии сайта

26.04.2018 :: Общество

26.04.2018 :: Происшествия

26.04.2018 :: Происшествия

26.04.2018 :: Происшествия

Яңа номер

Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Рубрикалар
Материаллар архивы
- Апрель 2018 (538)
Март 2018 (543)
Февраль 2018 (471)
Январь 2018 (380)
Декабрь 2017 (472)
Ноябрь 2017 (392)

«Республика Башкортостан»