Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Февраль 2009 года

Ш. Бабич исемендәге премияне юллауга эшләр кабул ителә

Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премияләре буенча комиссия 2008 ел өчен яшьләр премиясен юллауга әсәрләр һәм эшләр кабул итүе турында белдерә.
Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премияләре Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә яшь архитекторлар, композиторлар, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнарның аеруча талантлы, җәмәгать танылуы алган югары сәнгатьле әсәрләре, җырчылар, цирк һәм эстрада артистларының, театрлар, кинотеатрлар һәм башка тамаша учреждениеләре, республиканың яшьләр бию, музыка һәм эстрада коллективлары хезмәткәрләренең югары һөнәри художество-сәхнәләштерү, сәхнә һәм концерт эшчәнлеге өчен бирелә.

26.02.2009 (№ ): Җәмгыять

Урман — чыбык-чабык өеме түгел

Бәхеткә каршы, без урманнарга бай төбәктә яшибез. Урман — республиканың иң төп байлыкларының берсе. “Яшел калкан”ыбыз фондының гомум мәйданы 6,3 миллион гектарга җитә, ягъни Башкортстан биләмәләренең 44,1 процентын тәшкил итә.
Байлык, билгеле, кергән табыш белән билгеләнә. Бу яклап караганда, узган елда тармак бюджетка йөзләгән миллион сумлык табыш китергән. Әмма бу сан никадәр яңгырашлы булмасын, заман күзлегеннән чыгып исәпләгәндә, бу бүгенге көн таләпләренә туры килми. Болары инде урман мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый дигән сүз. Ә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге урманнарны алганда, алары бөтенләй игътибардан читтә торып калганлыгы мәгълүм. Бу турыда узган киңәшмәләрнең берсендә Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев та әйтеп үткән иде. РФ Урман кодексы һәм җир турында законнар чыгару нормаларының тәңгәл килмәве нәтиҗәсендә урман фонды биләмәләрендәге авыл һәм юл яны, элекке авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге урманнар хуҗасыз торып калган. Министрлык бу хәлдән ничек

25.02.2009 (№ ): Җәмгыять

Утлар-сулар кичте ветеран

— Озын гомер үткәнсез, фронтта да булгансыз, шул хакта искә төшерик әле, — дип мөрәҗәгать иттем.
— Ханко күле янында торган артиллерия дивизиясенә эләктем. Шунда кыска вакытлы курста укып чыккач, 120 миллиметрлы гаубица орудиесе төзәүчесе булып хезмәт иттем. Суворов та бит: “Өйрәнгәндә кыен булса, сугышта җиңел була”, — дигән. Без дә орудиедән атарга тырышып өйрәндек. Орудиене 4 ат җигеп сөйрәтеп йөри идек.
1942 елның гыйнварында эшелонга пушкаларны, атларны, фураж һәм башка азык-төлек, кирәк-яракны төяп, үзебез дә утырып көнбатышка юл тоттык. Ялгыз яшәгән әнкәмә: “Без фронтка киттек. Уфа аша үткәндә очрашыйк әле!” дип телеграмма суктым. Әмма безне Уфа түгел, Казан аша алып киттеләр. Әнкәм үзе янына фатирга керткән укытучы кыз белән Уфага килеп, ике кич кунып көткәннәр, эшелон килмәгәч, елый-елый кайтып киткәннәр.

04.02.2009 (№ ): Җәмгыять

Башкортстан башлаганны Русия дәвам итә

Әле 1992 елның 12 ноябрендә үк “Башкорт ССРында яшьләр сәясәте турында” закон кабул ителде. Әйтергә кирәк, бу вакытта илнең бер генә төбәгендә дә мондый закон юк иде. Шушы ук чорда Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты оештырылды. Моннан чыгып, Башкортстанны Русиядә яшьләр сәясәтенә нигез салучы төбәк дияргә дә мөмкин. 2000 ел исә Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов тарафыннан “Яшьләр елы” дип игълан ителде. Бу чорда шактый уңышларга ирешелде. Атап әйткәндә, Яшьләр комитеты каршында Яшьләрне эш белән тәэмин итү республика үзәге һәм Яшьләр мәгълүмат үзәге оештырылды. Шәһәр һәм районнарда аларның сигез филиалы да эшчәнлек җәелдерде. Яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен хәл итүгә 1999 ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк акча бүленде. Муниципаль район хакимиятләрендә яшьләр белән эшләүче белгечләр булдырылды. Уку йортларының, хуҗалыклар һәм предприятиеләрнең яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре дә эшчәнлеген бермә-бер җанландырды. Комитет оештырган яшьләр лагерьлары эшли
04.02.2009 (№ ): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»