Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Сентябрь 2014 года

“Туган республикам өчен көчемне кызганмыйча, тырышып эшләячәкмен...”

“Туган республикам өчен көчемне кызганмыйча, тырышып эшләячәкмен...” 25 сентябрьдә Башкорт­станның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Уфада бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның уникенче пленар утырышы кысаларында Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын үти баш­лауның тантаналы чарасы үтте. Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Конституцион, Арбитраж һәм Югары судлар судьялары, федераль һәм республика башкарма власть органнары, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте баш­лыклары, хезмәт кол­лек­тивлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
27.09.2014 (№ 186-187 (24551)): Сәясәт

Олы Кәркәледә — чемпионат!

Олы Кәркәледә — чемпионат! Миякә районында узган турнир югары дәрәҗәдә оештырылды.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айдар Галимов призына футбол буенча республика турниры быел җиденче тапкыр уздырылды. Миякә районының Олы Кәркәле авылы халкы өчен әлеге чара мөһимлеге буенча сабантуйга тиң дисәм дә ялгышмам. Авыл халкы бу көнне хәзер түземсезлек белән көтеп ала. Алар — иң мөһим җанатарлар: әби-бабайлар, уен мәйданын уратып алып, үз авылы командасы өчен борчылып, ә инде гол кертсәләр, сөенешеп утырды. Мондый ярышны уздыру идеясен җырчыга кайчандыр авыл мәктәбенең физкультура укытучысы Радик Әмиров җиткергән булган. Моны хуплап, мәктәп, авыл, район хакимияте, иганәчеләр — барысы да күмәкләшеп эшкә тотынган. Быел турнирда 8 команда катнашты: Әлшәй, Бишбүләк, Благовар, Ярмәкәй, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак районнары командалары һәм Олы Кәркәле авыл Советы командасы. Һәр команда сигез уенчыдан тора. Барысы да чын ярышлардагыча, һәр команданың хәтта үз формасы

25.09.2014 (№ 185 (24549)): Җәмгыять

Укуда тырышлар, спортта җитезләр

Укуда тырышлар, спортта җитезләр Әлшәй районының Никифар мәктәбенә сәфәребез унберенчеләр белән якыннан танышудан башланды. Ни дисәң дә, чыгарылыш сыйныф укучылары — мәктәпнең аксакаллары урынында: белем туплаган, тәҗрибә уртаклашырга өйрәнгән, иң җаваплы чорга килеп җиткән кызлар һәм малайлар. Биредә унберенчеләр күп түгел — алты кыз һәм бер егет. Җитди сынаулардан курыкмый торган, үз алдына ныклы максат куя белгән заманча яшьләр алар. Нәкъ бу укучылар үзләрендә мәгариф өлкәсендә кертелгән яңалыкларны сынап карады, заманча технологияләр кулланырга өйрәнде, электрон көндәлеккә күчте. Һәм, ниһаять, быелгы уку елында кертелгән урыс теле һәм әдәбиятыннан иншаны да алар беренчеләрдән булып язачак. Сүзебезне декабрьдә чыгарылыш сыйныф укучылары язачак шул имтихан-иншадан башладык. Сорауларны ничек кенә төрлән­дерсәк тә, инша язуга карата тискәре фикер ишетмәдек. Киресенчә, унберенчеләр бу сынауны кирәкле һәм вакытлы үткәрелә дип уйлый. “Андый иншаларны еш язабыз, безнең өчен ул бер дә авырлык китерми”, — дип тә өсти
25.09.2014 (№ 185 (24549)): Төрлесеннән

Салкыннарда өшемәссең, бурычыңны түләсәң

Салкыннарда өшемәссең, бурычыңны түләсәң Җылыту чоры башланырга да күп калмады. Әлегә салкын көннәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр мамык шәлгә төренеп утырырга, фатирларын электр җиһазлары ярдәмендә җылытырга мәҗбүр. Беренче карашка, мәсьәләне хәл итү өчен казанлыкларны эшләтеп җибәрү дә җитә сыман. Асылда, мәсьәлә катлаулырак. Кыш якынлашса да, республиканың торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре бурычларын түләргә ашыкмый. Әйтик, бүгенге көндә түләүләрне кертмәгән өчен 24 казанлыкка электр энергиясе бирү туктатылган. Бурыч туплаган предприятиеләргә, фатир хуҗаларына карата нинди чаралар күреләчәк? Мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә, җылыту чорында күңелсез хәлләр булмасмы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт советы утырышында сүз шул хакта барды.
24.09.2014 (№ 184 (24548)): Җәмгыять

“Двигательне... фатирда сүтеп җыйдым”

“Двигательне... фатирда сүтеп җыйдым” Ретроавтомобильләр белән кызыксынучы Уфа егете Алексей Павленков үзенең “ГАЗ-21”ендә Көнбатыш Европа буйлап сәяхәт итәргә җыена.

Сер түгел, техника белән, башлыча, авыл үсмерләре кызыксына. Алар иске “ИЖ” мотоциклын сүтеп җыя, “Копейка”да казына. Колакка кадәр майга чумудан рәхәтлек табалар. Бертуган Марат абыем шундыйлардан. Ә шәһәр егетләре тәтәй киенеп, күңел ачу үзәкләрендә, кинотеатрларда йөрүгә өстенлек бирә. Кая инде майга батып, двигательдә чокыну. Техника “җене” кагылган Уфа егете Алексей Павленковны очратканчы мин дә шундый фикердә идем. Башкортстан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетының өченче курсында белем ала ул. Яшь булуына карамастан, теләсә нинди җиңел автомобильне сүтеп җыя ала. “ГАЗ-21” автомобилен сатып алып төзекләндерүе аерым игътибарга лаек.

23.09.2014 (№ 183 (24547)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»