Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Сентябрь 2014 года / Страница 2

Безнекеләр – илгә үрнәк

Безнекеләр – илгә үрнәк Хөкүмәт йортында бер төркем фидакарьләр тәбрикләнде. Югары дәүләт бүләкләрен Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов тапшырды.
— Бүген бу залга еллар дәвамында республика үсешенә зур өлеш керткән һөнәр осталары җыелды. Сезнең хезмәтегез республиканы барлык төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгылар сафына чыгарды. Алар елдан-ел яхшыра. Алда торган бурычларны намус белән үтәп, сез республика халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә булышлык итәсез, — диде Сергей Александрович.
Бу көнне Илеш районы хакимиятенең архив бүлеге җитәкчесе Халә Мир­фатыйхова һәм Уфа икътисад һәм сервис институты профессоры Рәфил Гарифуллин республиканың Почет грамотасына лаек булды. Халә ханым шушы вазыйфада 18 ел хезмәт салган. 32 мең документ сакланган архивның бердәнбер хуҗасы ул. Олысы да, кечесе дә ярдәм сорап аңа килә.

20.09.2014 (№ 181-182 (24546)): Җәмгыять

Могҗиза

Могҗиза Әнфис Ахунов яшен сукканнан соң исән калган.
Быелгы җәй көйсез табигате белән аерылып торды. Бер туктамый диярлек яңгырлар яуды, җил-давыл, яшеннәр дә читләп үтмәде. Ә менә табибларны хәйран калдырганы — яшен сугып та, исән калган кеше булды. Чын могҗиза иде ул!
Әнфис Ахунов 1965 елда Балтач районының Зиләзекүл авылында туган. Гаиләдә 5 бала үсә. Әтиләре — колхозда, әниләре почтада хезмәт сала. Малай башта — Зиләзекүл, аннары ике ел Югары Карыш мәктәбендә белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Кизгәнбаш авылы сылуы Гөлнара белән гаилә корып җибәрәләр. Биш баһадир ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде кечесе 7нче сыйныфта укый.
Әнфис Рәүф улы озак еллар Ильич исемендәге колхозда водитель булып эшли. Аннары өч ел Төньякта хезмәт сала. Соңгы алты елда ул мәктәп автобусында балаларны Югары Карыш авылына укырга йөртә. Яңгырлы көзме, буранлы кышмы, укучылар тукталышта сары төстәге автобусны күзли. Җор сүзле Әнфис абыйлары басу-кырлар аша укучыларны автобуста “җилдертә”

18.09.2014 (№ 180 (24544)): Дөнья бу...

Күперләр яңа уңышларга күпер салачак

Күперләр яңа уңышларга күпер салачак Уфаның инфраструктура үсешендә нинди яңалыклар көтелә?
Сер түгел, Уфага иртән — керү, кичен чыгу авыр. Башкала халкына уңайсызлыклар тудырган мәсьәләне Агыйдел күпере аша реверсив хәрәкәт оештыру да тулысынча хәл итә алмады. Билгеле, халык саны елдан-ел арта баручы шәһәрдә яңа күперләр төзергә, гамәлдәгеләрен киңәйтергә кирәк. Бу юнәлештә эш бара. Мәгълүм булуынча, күптән түгел Уфада эш сәфәре белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм илнең транспорт министры Максим Соколов булдылар. Кунаклар Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән башкалада төзелүче күперләрне карап, Чишмә юл кичүен ачуда катнаштылар. Яңа күперләр, юл тыгыннарын киметүдән тыш, Башкортстан икътисадын үстерү өчен нинди яңа мөмкинлекләр ача?

18.09.2014 (№ 180 (24544)): Көнүзәк

Педаль әйләндерү машина йөртүгә тиң

Педаль әйләндерү машина йөртүгә тиң Уфада “Велосипедчы исеме бирү” акциясе үтте.

10нчы сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда ел башыннан балалар һәм үсмерләр катнашлыгында 288 юл фаҗигасе теркәлгән. Аянычлы хәлләрдә 14 баланың гомере өзелгән һәм 297се җәрәхәтләнгән. Бәлагә таручыларның яртысын диярлек 7-13 яшьлек мәктәп укучылары тәшкил итә. Мөгаен, алар арасында велосипедчылар да аз түгелдер. Яңа уку елы башлану белән юлларда велосипедта йөрүче балалар да күбәйде. Билгеле, хәвефсезлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирү таләп ителә. Шушы уңайдан Русиядә юл хәвефсезлеге айлыгы бара. Балалар бакчалары, мәктәпләр янәшәсендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бүленә. Башкортстанда социаль проект Урыс дәүләт академия драма театры каршысында старт алды. Республиканың унөч район һәм шәһәреннән 588 бала җәлеп ителгән чарада “Велосипедчы исеме бирү” акциясе үтте.

16.09.2014 (№ 179 (24543)): Төрлесеннән

Иске Баешны яңа йортлар бизи

Иске Баешны яңа йортлар бизи Дүртөйле районында торак төзелеше киң колач алган.

Республикада “Йорт комплектлары” программасы кабул ителү авылда торак төзелешен үстерүгә яңа сулыш өрде. Программа кысаларында быел дәүләт ярдәме белән йөзләрчә гаилә торак шартларын яхшыртты да инде. Әлеге чара, шулай ук, агач эшкәртү тармагын да җанландырып җибәрде. Күптән түгел Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов әлеге проблема буенча Дүртөйле районында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашкан иде. Республикада яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренең Дүртөйле тәҗрибәсе нигезендә каралуы очраклы түгел. Узган елда, мәсәлән, районда файдалануга тапшырылган 28675 квадрат метр торак мәйданының 28455,6 квадрат метры шәхси йорт салучылар өлешенә туры килә.
“Россия” токымчылык заводы җәмгыятенә караган Иске Баеш авылында әлеге программа кысаларында быел 11 йорт салынды.

13.09.2014 (№ 177-178 (24542)): Социаль өлкә

“Буратино” ишекләрен ачты

“Буратино” ишекләрен ачты Узган чәршәмбедә Бакалы районы үзәгенең “Көнбатыш” бистәсендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында республиканың мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашты.

— Өч ел элек республика җитәкчелеге 2016 елга кадәр балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсен тулысынча хәл итү бурычы куйган иде. Әйтергә кирәк, шушы уңайдан республикада зур эш алып барылды: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңалары төзелде, булганнары үзгәртеп корылды. Саннар теле белән әйткәндә, Башкортстанда 2014-15 уку елына балалар бакчаларында 10080 яңа урын (шуның 4 меңе яңа төзелешләр исәбенә) булдырылды. Шушы тизлек белән барсак, 2016 елга алдыбызга куелган бурычны тулысынча үти алачакбыз. Бүген Бакалы районы үзәгендә яңа балалар бакчасы ачу шушы юнәлештә анык адымнарның берсе булып тора, — дип белдерде Әлфис Гаязов, тантанага җыелучылар алдында чыгыш ясап.

13.09.2014 (№ 177-178 (24542)): Социаль өлкә









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»