Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Октябрь 2014 года

Бәяләрне “авызлыклап” булырмы?

Бәяләрне “авызлыклап” булырмы? Республика сәүдә базарында азык-төлеккә хаклар кискен сикермәсә дә, артуын дәвам итә.
Көнбатыш илләренең икътисади санкцияләре Русиянең азык-төлек базарына болай тиз йогынты ясамас кебек иде. Әлбәттә, сүз туклану продуктлары җитешмәү турында бармый. Санкциядән үзебезнең ил товар җитештерүчеләре дә файдаланып калырга тели ахры. Соңгы айларда сәүдә нокталарында бәяләр күтәрелүе күзәтелә. Бу хәлгә Кремль әлегә бармак янап кисәтү белән генә чикләнгән иде. Ә берничә көн элек Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе Сергей Иванов: “Контрольлек итүче органнар, шул исәптән Монополиягә каршы федераль хезмәт, санкцияләр һәм санкцияләргә каршы чараларга бәйле бәяләр артуга юл куймаска тиеш”, — дип белдерде. Бу таләп илнең эчке базарындагы алыпсатарларга да, бәяләр белән уйнаучы чит ил поставкалаучыларына да кагыла. Журналистларның “Мондый хәлләргә власть көч кулланып чик куячакмы?” дигән соравына да Иванов “Әлбәттә” дип җавап бирде.
Башкортстанның азык-төлек базарында хәл әлегә тотрыклы.

30.10.2014 (№ 209 (24573)): Икътисад

Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде

Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде Башкорт халкының мәшһүр улы, күренекле шагыйрь, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенең элекке рәисе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Тойгынга шушы көннәрдә 68 яшь тулган булыр иде. Шагыйрь Чишмә районының Хаҗәт авылында җирләнгән. Туган көнендә аның каберендә киң җәмәгатьчелек һәм язучылар катнашлыгында һәйкәл ачылды. Чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасарлары Спартак Ильясов, Фәния Габидуллина, урыс секциясенең әдәби консультанты Леонид Соколов, әдипләр Ногман Мусин, Ирек Киньябулатов, Галим Хисамов, Мөхәммәт Закиров, Тимергали Килмөхәммәтов, Дамир Шәрәфетдинов, Әхмәр Үтәбай, мәрхүмнең якташы Җиһат Солтанов һәм якыннары — җәмгысе иллеләп кеше катнашты.
Һәйкәл ачылу Әнвәр хәзрәтнең Йәсин сүрәсен укуыннан башланды.

29.10.2014 (№ 208 (24572)): Тормыш

Уңай бәя бирелде

Уңай бәя бирелде Уфа үзәгендә калкып чыккан “Хилтон” кунакханәсендә эшләр оешкан төстә бара.
Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтәчәк. Чарага әзерлек кысаларында Уфа аэропорты төзекләндерелә. 2013-17 елларда бу максатка 9 миллиард 400 миллион сум акча бүлү планлаштырыла. Шуның 7,5 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Югары уку йортларын төзекләндерүгә 150 миллион сум акча юнәлтелә. Чара кысаларында башкалабызга бик күп дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә. Билгеле, аларны тиешле шартларга җавап бирүче яшәү урыннары белән тәэмин итү зарур. Дүрт кунакханә ел ахырында ишекләрен ачачак. 2015 елның апреленә кадәр янә өч кунакханә эшли башлаячак. Нәтиҗәдә, номерлар фонды 3700гә җитәчәк. Әйткәндәй, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов объектлардагы эшләрне 2015 елның маена тәмамлау бурычы куйды. Кунаклар килүгә объектлар әзер булырмы? Шушы сорауга җавап эзләп, Уфа үзәгендә төзелүче “Hampton by Hilton Ufa” (“Хилтон”) кунакханәсе төзелеше белән таныштык.

29.10.2014 (№ 208 (24572)): Җәмгыять

Һәр дүртенче кеше спортны үз иткән

Һәр дүртенче кеше спортны үз иткән Бу күрсәткечне тагын да яхшырту юллары бармы?
Күптән түгел Чабаксарда “Русия – спорт державасы” V Халыкара спорт форумы оештырылды. Аның кысасында үткән елда ил төбәкләрендә физкультура-спорт эшен иң яхшы оештыру смотр-конкурсына да йомгак ясалды. Жюри игътибарына “Физик культура һәм киңкүләм спорт”, “Балалар һәм үсмерләр спорты”, “Югары күрсәткечләр спорты”, “Адаптив физик культура һәм спорт”, “Матди-техник база” һәм “Физик культураны һәм спортны финанслау” юнәлешләрендәге күрсәткечләр тәкъдим ителгән. Башкортстан, смотр-конкурста җиңеп чыгып, күчмә кубокка лаек булды. Шушы уңайдан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Югары казанышка ирешсәк тә, республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта тармак үсешен артка сөйрәүче мәсьәләләргә тукталды.

28.10.2014 (№ 207 (24571)): Спорт

Яшь гомерләр өзелмәсен!

Яшь гомерләр өзелмәсен! Эчкечелек, тәмәке тарту, наркотиклар куллану – бу яман гадәтләр бүген, һич арттырусыз, заман афәтенә әверелде. Нәкъ менә алар элмәгендә күпме яшь гомерләр өзелә, җинаятьләр кылына – уйлап карасаң, сискәнеп куясың. Җәмгыятебез тамырларын черетүче бу эпидемияләргә киртә куеп булырмы, гомумән, әлеге авырулар дәвалауга бирешәме? Бүген редакциябез кунакханәсендә нарколог, психотерапевт-психиатр, кардиолог, халыкара категорияле гипнозчы Рамил Шәмсиев белән әңгәмәбез шул хакта.
Ул, Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Новосибирск шәһәрләренең танылган медицина үзәкләрендә белемен камилләштергән. Аның хакында “Аргументы и факты”, “Комсомольская правда”, республика басмаларында дөнья күргән бихисап мәкаләләр дә, халык арасында елдан-ел абруе үсүе дә — эшенең уңышлы баруының дәлиле. Рамил — Дүртөйле төбәгендә билгеле шәхес, табиб Эдуард Фатыйх улының улы. Аларның нәселеннән ике дистәгә якын кеше шушы изге һөнәрне сайлаган. Р. Шәмсиевка

28.10.2014 (№ 207 (24571)): Сәламәтлек саклау









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»