Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Ноябрь 2014 года

Уңайлы да, кесәгә дә сукмый!

Уңайлы да, кесәгә дә сукмый! Федоровка районының Гончаровка авылында күпфатирлы ун йорт индивидуаль җылыту казанлыгына тоташтырылды.

Гончаровка авылындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көтте. Ни өчен дигәндә, үзәк казанлыктан җылытканда, эшләр тәгаен календарь планга ярашлы башкарылганлыктан, җылы көннәрдә батареялар — кайнар, иртә килгән көздә салкын калган очраклар да бар иде. Хәзер исә барысы да күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең үз кулында. Кирәк икән, фатирына көн-төн ягып, аны “мунча” итеп тота, җиләс һава яратучылар исә чама белән генә җылыта. Аның каравы, җылылык өчен түләү дә һәркемгә шуннан чыгып аерым исәпләнә. Әйткәндәй, әлеге мөһим эшне башкаручылар да, фатир хуҗалары да хәзер җылылык өчен түләү күләменең берникадәр кимиячәген сызык өстенә ала.

29.11.2014 (№ 228-229 (24593)): Көнүзәк

Тәүлегенә – 20 тонна ашлама! (+видео)

Тәүлегенә – 20 тонна ашлама! (+видео) Балтач районының “Уразай” хуҗалыгында республикада иң беренче биогаз җиһазы сафка кертелде.

Мәгълүм булуынча, күптән түгел Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Русиянең энергетика форумы үтте. Темасы — “Яшел энергетика”. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. “Энергияне альтернатив юллар белән җитештерүгә игътибарны арттыру мөһим”, — диде андагы чыгышында Рөстәм Зәки улы. Шунда ук җил, су, кояш энергиясен нәтиҗәле файдалану ысуллары да тәкъдим ителде. Чит илләрнең бу юнәлештәге казанышлары турында да сүз барды. Баксаң, “яшел энергетика” мисалы эзләп Германиягә, Нидерландка барасы юк икән. Башкортстанның Балтач районында биогаз җиһазы эшли башлаган. Чимал урынына тирес файдаланыла. Җиһаз чыгымнарны аклыймы? Безнең кырыс табигать шартларына чыдыймы? Командировка барышында шушы сорауларга да җавап эзләдек.

29.11.2014 (№ 228-229 (24593)): Көнүзәк

Киләчәк сезгә бәйләнгән

Киләчәк сезгә бәйләнгән Бишбүләктә әниләр һәм күпбалалы гаиләләр иминлегенә багышланган зур форум үтте.
Чараның әһәмиятен анда катнашкан рәсми кешеләр һәм кунаклар исемлеге дә бик ачык күрсәтә. Форумда Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе, медицина фәннәре кандидаты Николай Никитин, депутат, медицина фәннәре кандидаты, Салават шәһәренең бала тудыру йорты баш табибы, Башкортстанның атказанган табибы Владислав Беглов, депутат Илдус Гомәров, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Николай Солодовников, медицина фәннәре докторы, академик, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Василий Кулавский һәм башкалар катнашты.

29.11.2014 (№ 228-229 (24593)): Төрлесеннән

Сүз гәүһәрендә моңлы гөлләмә

Сүз гәүһәрендә моңлы гөлләмә Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның тууына 120 ел.

Тормыш диңгезендә дә, тел диңгезендә дә армый-талмый оста йөзгән, халык күңелендә яшәү кодрәте үрнәге калдырып киткән Сәйфи Кудашны мин сүз гәү-һәрләренә үтә җитди караган каләм осталарының берсе дип исәплим. 1913 елда язылган “Бәхет эзләгәндә” дигән тәүге шигырендә үк ул үзен чын мәгънәсендә сүз сәнгате маһиры итеп таныта алган. Җиде генә строфадан торган бу шигырьдә шул чорның халык йөрәгеннән ургылып чыккан моң аһәңе дә, гасырлардан-гасырларга җырларда яңгыратып килгән тормыш-яшәү фәлсәфәсе дә, яхшылык-яманлык, кешелеклелек-кешелексезлек, шәф-катьлелек-шәфкатьсезлек турында уйланулары да бар. Шагыйрь халык иҗат иткән тел бизәкләрен әзер килеш тә, үзгәртеп тә файдалана, әсәр һәм ул чагылдырган чор сулышына җайлаштырып, үзе дә яңаларын уйлап таба. Сәйфи Кудашның “Язгы җил” дигән шигырендә җил кеше сыйфатына керә. Язгы жил шаулый, шатлана, әрни, көлә, сыкрана, шыңшый, елый. Ни өчен? “Көзге җилләр” дигән шигырендә Г.

29.11.2014 (№ 228-229 (24593)): Рухият









Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»