Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Ноябрь 2014 года / Страница 2

Кайсыдыр җитәкче ишетми икән, Президент бар!

Кайсыдыр җитәкче ишетми икән, Президент бар! “Кешеләр өчен эшләргә!” Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасына керешкәч тә шушы стратегияне республикадагы дәүләт власте эшчәнлегендә төп өстенлек итеп билгеләде. Иң мөһиме шул: бүген республикада власть чын-чыннан халыкка йөз белән борылды дияргә тулы нигез бар. Чиновниклар кабинетларына бикләнеп утырмый, халык арасына күбрәк чыга, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнеп, дәүләт дәрәҗәсендә тиешле чара күрү хәстәре белән яна. Урындагы башкарма власть җитәкчеләре дә хәзер гади авыл кешесе үтеп керәлмәслек “таш дивар” түгел. Һәркайсының ишеге мөрәҗәгать итүчеләргә шәрран ачык. Шулай булмас иде, Президент Рөстәм Хәмитов югары трибунадан гына властьны кешеләр өчен эшләргә чакырып калмады, ә көндәлек эшчәнлегендә шәхсән үзе шундый үрнәк күрсәтә. Һәм, билгеле, власть тотучы башкалардан да шушы үрнәккә иярүне таләп итә.

25.11.2014 (№ 226 (24590)): Көнүзәк

Бәхет агачының тамырлары тирән

Бәхет агачының тамырлары тирән Кырмыскалы районының Бозаяз авылында 1757 елда авылга нигез салучылар истәлегенә мәрмәр таш куелган. Анда Мөслим Каныбәков, Бәкер Бикмәтов, Абдик Каныбәков, Зөлкарнәй Әбдиев, Канзафар Усаев, Фазулла Рәҗәпов, Ишмулла Сөләйманов һәм Ягъфәр Ждановның исемнәре алтын хәрефләр белән уеп язылган. Тарихи мәгълүматларга мөрәҗәгать иткәндә, төбәк һәм ил тарихында якты эз калдырган олуг шәхесләрнең чордашлар гына түгел, кан-кардәшләр булуы да ачыклана. Аларның лаеклы варислары бүген безнең арабызда яши. Районның шәрәфле шәхесе, Русиянең һәм Татарстанның атказанган нефтьчесе Рафаил Нурмөхәммәтов — борынгы ата-бабаларының исемнәрен ташка язып мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе. Шушы елларда гына Рафаил Сәет улының тырышлыгы белән “Минем нәсел-ыру язмышы” дигән яңа китап дөнья күрде. Китап шуның белән дә үзенә җәлеп итә, анда Нурмөхәммәтовлар, Ждановлар, Бикмәтовлар, Булгаковлар, Солтангалиевлар белән бергә башка бик күп затлы нәсел буыннары турында бәян ителә.

22.11.2014 (№ 224-225 (24589)): Дөнья бу...

Кеше күңеленә дә “инвестиция” кирәк

Кеше күңеленә дә “инвестиция” кирәк “Киров” аграр предприятиесе быел республикада “Иң яхшы токымчылык заводы” дигән сертификат алды.

Башкортстанда җитештерү белән шөгыльләнүче аграр предприятиеләр саны меңнән арта. Бу көннәрдә хуҗалыкларда уңышлар барлана. Һөнәри бәйрәм көннәрендә авыл уңганнарының хезмәтенә бәя бирелә. “Кызыл таң” гәзите журналистлары авыл яшәешенә, игенчеләр, терлекчеләр һәм тармакта фидакарьлек күрсәтеп көч салучы башка һөнәр ияләре турында язмаларга һәрвакыт өстенлек бирде.

Күптән түгел шундый матур чара Дүртөйле районының “Киров” токымчылык заводы” җәмгыятендә үтте. Гәзит укучылар игътибар иткән булса, биредә үткәрелгән авыл эшчәннәре бәйрәмендә без берничә ел рәттән катнашабыз. Гел бер үк хуҗалыкны мактыйсыз, әллә башка алдынгылар юкмы, дигән сорау тууы да ихтимал. Ә аның сере бик гади. Бер хуҗалык мисалында без соңгы берничә ел эчендә җитештерү күләменең, хезмәт хакларының һәм халыкның тормышы яхшы якка ничек үзгәргәнен күрсәтергә теләдек. Биредә соңгы ун елдагы казанышлар

22.11.2014 (№ 224-225 (24589)): Авыл хуҗалыгы

Патшалыкның кануннарын бозмаска тантаналы ант итәм!”

Патшалыкның кануннарын бозмаска тантаналы ант итәм!” Нефтекама шәһәрендәге 1нче лицей – шәһәрнең иң абруйлы уку йортларының берсе. Ул инновацион уку программаларын кертүче гомуми белем бирү учреждениеләре арасында үткән Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты. Биредә өлгереш, белем дәрәҗәсе буенча иң югары күрсәткечләр, мәктәпне медальгә тәмамлаучыларның да күбесе шушы уку йортыннан. Бу юктан гына түгел, лицей алтынчы сыйныфтан соң шәһәр мәктәпләре укучыларын биредә укырга имтиханнар нигезендә кабул итә. Тугызынчы сыйныфтан соң алар укуны профильле сыйныфларда дәвам итә, лицейда физика-математика, химия-биология, социаль-икътисади, мәгълүмати технологияләр буенча сыйныфлар туплана.Үз тарихында лицей укучылары Бөтенрусия, республика бәйгеләрендә бик күп җиңүләр яулады, аны тәмамлаучылар илнең иң абруйлы уку йортларына укырга керә.

20.11.2014 (№ 223 (24587)): Мәгариф

Сыерның сөте кайда?

Сыерның сөте кайда? Республикада сөт терлекчелеген үстерү юнәлешендә белгечләр фикеренә тиешле игътибар бирелсен иде.
Быел аграр җитештерүдәге проблемалар планета халкын азык-төлек белән тотрыклы тәэмин итүдә кыенлыкларны тагын да кискенләштерде. Соңгы айлардагы сәяси-икътисади хәлләр исә Русиянең тышкы базар белән бәйләнеш мөм­кинлекләрен берникадәр чикләде. Көнбатышның икътисади санк­цияләре беренче чиратта Русия авыл хуҗа­лыгының җи­тештерүгә сәләтлелегенә сынау булса, икенчедән, аграр тармакны тамырдан үзгәртеп коруга этәргеч бирде. Әлбәттә, ил­нең куәте төбәкләрнең яңа шартларда никадәр тизрәк эшләп китүенә бәйле. Әйтергә кирәк, Башкортстан авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү күләме буенча илнең тәүге өч төбәге исемлегендә. Узган елда республикада ит һәм сөт җитештерү артты, сыер малы, кош-корт саны байтакка үсте.

20.11.2014 (№ 223 (24587)): Авыл хуҗалыгы

Уңган кешенең хуҗалыгы да ныклы

Уңган кешенең хуҗалыгы да ныклы Төмәнәк авылы биләмәсенең Әгертамак бистәсендә яңа урамнар калкып чыкты.
— Хәзер авыл кешесе дә бөтен коммуналь уңайлыклар белән файдаланырга тиеш, — диде юлдашым, биләмә хакимияте башлыгы Әгъзам Фатыйхов. — Әгертамак урамнарындагы юлларны төзекләндерү, кышкы чорда кардан тазарту безгә йөкләтелгән. Тик муниципаль берәмлекнең махсус техникасы юк. Аның каравы, шушы авылда шәхси тракторлары булган йорт хуҗалары арасында безнең ышанычлы ярдәмчеләребез бар. Шуңа да мин сезне авылда матур дөнья көтүче, яшәгән төяген төзекләндерүгә үз өлешен кертүче Рузил Ибәтуллин белән таныштырырга телим. без аны авыл Советының штаттан тыш хезмәткәре дип тә йөртәбез. Кышын юлларны чистартып торган өчен халык аңа бик тә рәхмәтле. Ибәтуллиннар шәхси хуҗалыкларын үстерүдә дә авылдашларына яхшы үрнәк күрсәтә.

20.11.2014 (№ 223 (24587)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»