Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Ноябрь 2014 года / Страница 3

Зур юлның башы гына!

Зур юлның башы гына! Дәүләт программасы кысаларында Калтасы районында быел “Восход” һәм “Победа” хуҗалыкларында фермалар төзекләндерелде.
Хәзерге “Победа” урынында кайчандыр гөрләп торган “Красная звезда” хуҗалыгы эшли иде. Икътисади яктан авыр заманалар килгәч, хуҗалык банкротка әйләнде. Анда берничә ел яңа оешкан “Кизили” кооперативы эшләде, әмма ул да бөлде. Хуҗалыкның биналары дүрт елдан артык буш торды. Узган ел бирегә төбәктәге зур инвестор — “Победа” агрохолдингы килде. Аны оештыручы — Рәмзил Низаметдинов. Ул инде Яңавыл, Борай районнарында иң уңышлы эшләп килүче хуҗалыклар белән танылган. Биредә басуларга кабат техника чыкты, йозак эленгән фермаларга җан керде, кешеләр янә эшле булды. Гомумән, Низаметдиновлар — Калтасыда киң билгеле нәсел. Булдыклы һәм эшчән, тырыш булулары белән аерылып тора алар. “Победа” җәмгыятен Низаметдиновларның берсе — Рәзил Равил улы җитәкләде. Без аңардан Качкын-Турай фермасындагы эшләр белән таныштыруын сорадык.

19.11.2014 (№ 222 (24586)): Авыл хуҗалыгы

“Урыс рулеткасы”мы, “гастарбайтер” балтасымы?

“Урыс рулеткасы”мы, “гастарбайтер” балтасымы? Бу мәкаләмне мин Миякә районы юлларында яңарак булган хәлләрдән чыгып язам. Элек-электән яхшы таныш Миякә юлларын мин үзем иң хәвефсезләрдән саныйм. Болай дип нәтиҗә ясавымның ныклы нигезе бар. Беренчедән, соңгы ике дистә елда Башкортстанның атказанган төзүчесе Венер Хамматов җитәкләгән коллектив район эчендәге юлларны үрнәкле тәртиптә тота, алардан елның теләсә кайсы вакытында да чокыр-чакырга эләгүдән, җыелган суга, карга батудан курыкмыйча үтәргә була. Икенчедән, районның эчке эшләр бүлегенә караучы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләренең эшчәнлеге дә тел тидергесез. Һәрхәлдә, мин моны шулай санап килдем, чөнки аларның намуслы хезмәтен даими күреп торам. Кызганычка каршы, яңарак бу җәһәттән күңелгә шик салырлык бер вакыйга булды...
18.11.2014 (№ 221 (24585)): Җәмгыять

Моң өләшеп, балкып яшәде ул!

Моң өләшеп, балкып яшәде ул! 1956 елда рухи балкышта Кандра бистәсендә иҗат ителгән “Әниемә хат” җыры ХХ гасырда газиз аналарга багышланган беренче һәм 25-30 ел дәвамында татар-башкорт эстрадасында камил эшләнгән, халкыбыз яратып башкарган бердәнбер җыр булды, дияргә дә мөмкиндер. Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Мәгафур Хисмәтуллин, Фердинанд Сәләхов, Альберт Әсәдуллин, Ринат Ибраһимов, Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, Гомәр Әбделманов, Флүрә Сөләйманова, Зилә Сөнәгатуллина, Әлфия Афзалова, Фән Вәлиәхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мәгариф Әхмәдиев, Асия Смакова, Нәзифә Кадыйрова, Галия Солтанова... Кыскасы, 50дән артык җырчы бик тә яратып башкарды аны. Гомумән, ул чорда аны җырламаган кеше булдымы икән?! “Әниемә хат” сәхнәләрдән, радио-телевидение аша гына түгел, мәҗлесләрдә дә һәрдаим җырлана иде. Тиздән ул халык җырына әйләнде!
18.11.2014 (№ 221 (24585)): Мәдәният һәм сәнгать

“Вәгъдәгә һәрвакыт тугры калачакбыз”

“Вәгъдәгә һәрвакыт тугры калачакбыз” Республика агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Уңышлар барлана, алга бурычлар куела. Әлбәттә, республика игенчеләре өчен бу елны да җиңел үтте дип булмый. Май аендагы корылыкны июнь башында салкын һава торышы алыштырды. Ә июль һәм августта еш яуган яңгырлар Башкортстанның аерым төбәкләрендә үстерелгәнне җыеп алуны хәтта куркыныч астына куйды. Әмма республика Хөкүмәте ярдәме белән авыл эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә югалтулар булмады. Шуңа да бу көннәрдә республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең олы бәйрәмне күтәренке күңел белән каршылавы очраклы түгел.
Катлаулы һава шартларында бөртеклеләр урагының мал азыгы хәзерләү компаниясе чорына туры килүе авылда зур киеренкелек тудырды. Әмма тармак министрлыгының бу мәшәкатьләрне “кул режимы”нда хәл итүе нәтиҗәле булды. Бу аграр хуҗалыкларга урак эшләрен уңышлы тәмамлап, кышлатуга җитәрлек күләмдә мал азыгы туплап калуга, көзге эшләрне вакытында һәм югалтусыз башкарып чыгарга ярдәм итте. Ашлыкның

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»