Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Ноябрь 2014 года / Страница 4

“Ил башлыгын өчпочмаклар белән сыйладым”

“Ил башлыгын өчпочмаклар белән сыйладым” Президентларга аш әзерләгән оста пешекче Флүзә Идиятуллина шулай ди.
Уфа районы “Алексеевка” совхозының даны Башкортстанга гына түгел, чит төбәкләргә дә киң таралган. Республикага килгән югары җитәкчеләрне биредәге теплицалар комбинаты белән таныштырмыйча калмыйлар, хуҗалыкның тәҗрибәсен өйрәнергә чит ил белгечләре дә килә. Комбинат ашханәсендә озак еллар пешекче булып эшләгән Флүзә Идиятуллина — әнә шундый затлы кунакларны, ил җитәкчеләрен милли ризыкларыбыз белән сыйлаучыларның берсе. Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинга, ил башлыгы Владимир Путинга оста пешекчеләр нинди ризыклар әзерләгән? Бу җаваплы эшне ни өчен Флүзә Саниәхмәт кызына ышанып тапшырганнар? Шатлыклы мизгелләргә чын күңелдән сөенә белүче, авыр кайгыларны сабыр кичерүче, катлаулы тормыш юлы үткән апа белән якыннан танышканда шул сорауларны да бирдек.

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Дөнья бу...

Бергә булсак, уңарбыз!

Бергә булсак, уңарбыз! Республика буенча яңа Баш федераль инспектор тәгаенләнде.
Кичә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Хөкүмәт әгъзаларын Башкортстан Республикасы буенча яңа Баш федераль инспектор белән рәсми рәвештә таныштырды. Чарада Президент Рөстәм Хәмитов катнашты.
Тәүдә Михаил Викторович, пенсия яшенә җитү сәбәпле, вазыйфасыннан бушатылган элекке федераль инспектор Петр Капишниковка округ оештырылганнан башлап баш­карган мөһим эшләре, югары һөнәри осталыгы өчен рәхмәт белдерде. Әлеге вазыйфага тәгаенләнгән Андрей Чечеватов 1965 елда Мәскәүдә туган. 1987 елда Ульяновск югары команда училищесын, аннары Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 2002 елда Кораллы Көчләр Генеральный штабы Хәрби академиясен тәмамлаган. Егерме елдан артык Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән.

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Сәясәт

“Ышанычны акларга тырышып эшлибез”

“Ышанычны акларга тырышып эшлибез” Караидел районы хезмәт бәйрәмен лаеклы күрсәткечләр белән каршылый.
Республикабызның төньяк-көнчыгыш районнары өчен игенчелек элек-электән табигать шартларына нык бәйле булды. Кем әйтмешли, яз — соңлап, көз иртә килгәнлектән, бөртеклеләрнең өлгерү чоры бик кыска. Шунлыктан, элекке кебек мәҗбүриләү ысуллары, алымнары йомшаргач, һәр район үзенең шартларында отышлырак булган тармакларны үстерергә тырыша.
Караидел районында, мәсәлән, төбәкнең социаль-икътисади үсешендә соңгы елларда өч төп юнәлеш тотыла: урман хәзерләү һәм эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан без бүген шушы юнәлешкә тукталдык һәм район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Нәфис Гәрәевка мөрәҗәгать иттек.

12.11.2014 (№ 217 (24581)): Җәмгыять

Ядкарьләрдә – милләт, тарих чагылышы!

Ядкарьләрдә –  милләт, тарих   чагылышы! Онытылган традиция Башкортстанның кайсы авылында тергезелә?
Мәгълүм булуынча, бүген күпчелек музейлар дәүләт милке санала. Башкортстан районнарында урнашкан төбәкне өйрәнү музейларының күпчелеге дә дәүләтнеке. Тарихыбызны, мәдәниятебезне үз эченә алган экспонатларны саклап калу өчен көч салучы фанатлар, эшкуарлар сирәк. Янәсе, бу эш керем китерми, тотылган акчалар үзен акламый. Мондый фикерне тарихи фактлар инкарь итә. 1917 елга кадәр Русиядә сәүдәгәрләр, меценатлар арасында музей оештыру киң таралган булган. Тарихтан күренүенчә, революциядән соң аларның милке дәүләтнекенә әверелгән. Русиядә шәхси музейлар XX гасырның туксанынчы елларында янә оештырыла башлады. Ә Көнбатыш Европада, дөньяда бу күркәм традиция сугышлар, революцияләр чорында да өзелмәде. Нәтиҗәдә, алар бу юнәлештә алга китте. Үзенчәлекле шәхси музейларның берничәсенә тукталып үтик.

12.11.2014 (№ 217 (24581)): Дөнья бу...

Халык медицинасына кайтабыз, ахры...

Халык медицинасына  кайтабыз, ахры... Ни өчен гасырлар буе кулланылган алымнар бүген дә актуаль булып кала?
Соңгы вакытта илдә һәм республикада медицина тармагына җитди игътибар бирелә. Федераль бюджетның дефицитлы булуына карамастан, медицинага бүленгән чыгымнар кимеми, арта гына. Мәсәлән, агымдагы елда бу өлкәгә ил бюджетыннан 13 миллиард 451 миллион сум бүленгән булса, киләсе елга ул 39 миллиард 168 миллион сумга җитәчәк дип көтелә. Ә 2016 елда янә 9,1 миллиард сумга артачак, дип фаразлана. Җитәкчелекнең бу өлкәгә зур игътибар бирүе дөрес тә, чөнки сәламәтлекне берни дә алыштыра алмый. Илнең куәте — имин халкына, киләчәге сәламәт балаларга бәйле. Бу җәһәттән дәваханәләр төзүне, аларның заманча җиһазландырылуын, медицина хезмәткәрләренең социаль хәле яхшыруны һәм башкаларны әйтеп үтәргә мөмкин. Әмма авырулар дәвалау сыйфатыннан канәгатьме соң? Алар бүгенге медицина белән ризамы?

08.11.2014 (№ 214-215 (24579)): Социаль өлкә

Европа буйлап — велосипедта

Европа буйлап — велосипедта Студент чагымда, стипендия акчасын җыеп, шәп велосипед сатып алдым. Аннан соң китте инде: иртәле-кичле “тимер ат”ымнан төшмәдем дә!.. Институтка да, эшкә дә, кунакка да аның белән генә йөрдем. Авылда җиләккә дә велосипед белән йөрергә иде, тик шәһәрдән аны ничек итеп алып кайтырга? Озак уйлап тормадым: иртән институтка барып, сессиядәге соңгы имтиханны уңышлы итеп тапшырдым да, велосипедка утырып, авылга кайтып киттем. Педальләрне әйләндерәм... 20, 30, 50 чакрым үттем... Кушнаренкода туктап, су алдым, тамак туйдырдым һәм юлымны дәвам иттем. Уфадан иртәнге 11дә чыгып киткән булсам, авылга төнге бердә генә кайтып җиттем. 180 чакрым үткәнемә күпләр гаҗәпләнде, ышанмаучылар да булды. Үз-үземә дә озак вакыт хәйран калып йөрдем әле, ә менә Гөлназ Мәсәлимованың Европага юл тотасын ишеткәч: “Нәрсә инде ул мин үткән Уфа — Илеш арасы?!” — дип уйлап куйдым.
08.11.2014 (№ 214-215 (24579)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»