Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Декабрь 2014 года / Страница 4

Русиянең иң гүзәл татар кызы – Башкортстаннан

Русиянең иң гүзәл татар кызы – Башкортстаннан Мәскәүдә узган “Татар кызы-2014” Бөтенрусия матурлык конкурсында Туймазы районының Кандра авылы кызы Алинә Гыйззәтуллина җиңеп чыкты.

Кандрадагы 4нче, аннары 2нче мәктәпләрдә белем алган акыллы, сәләтле, сөйкемле, чибәр кызның дәрестә һәр сүзне игътибар белән тыңлап утыруы бүгенгедәй хәтеремдә. Куйган максатына һәрвакыт ирешеп килә тырыш кыз. Башлангыч сыйныфларда ук мәктәптә, авылда үткән чараларда чыгыш ясый башлаган Алинә остазы итеп беренче укытучысы Мөршидә Ихсанованы атый. Мәктәпнең КВН командасы капитаны була. Якташыбыз бүген Казан федераль университетында инженер-эколог һөнәрен үзләштерә, бик актив студент тормышы алып бара, волонтерларның кураторы булып тора.
“Татар кызы-2014” конкурсында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 20 кыз катнашкан.

16.12.2014 (№ 239 (24603)): Яңалыклар

Башлыйбыз да ташлыйбыз...

Башлыйбыз да ташлыйбыз... Аерым программаларның ярты юлда тукталып калуы малтабарлык үсешенә аяк чала.

“Без бөтен республиканы, шул исәптән Русияне дә, ит, сөт, балык, яшелчә-җимеш белән тулысынча тәэмин итә алабыз. Иң мөһиме — федераль структуралар урындагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә йөз белән борылсын, алар белән аңлаешлы һәм үзара ышанычка корылган мөнәсәбәтләр урнаштырсын”. Көнбатыш санкцияләреннән һәм аларга карата Русия тарафыннан кабул ителгән җавап чараларыннан соң республика аграрийларыннан шушы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Русия Президентының агымдагы елның 6 августында безгә карата санкцияләр кулланучы илләрдән азык-төлек товарлары кертүгә чикләүләр турындагы карарыннан соң уңай үзгәрешләр сизеләме? Урындагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр дәүләттән аерым игътибар тоямы, ярдәм аламы? Шушы сораулар белән без Бакалы районы Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Юрий Романовка мөрәҗәгать иттек.

16.12.2014 (№ 239 (24603)): Сәясәт

“Салым каникуллары” нәтиҗә бирерме?

“Салым каникуллары” нәтиҗә бирерме? Башкортстанда эшкуарларга муниципаль дәрәҗәдә кайда күпме ярдәм күрсәтелә?Алда бизнес өлкәсен икеләтә җаваплы чор көтә.

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путин 2025 елга кадәр илдә 25 миллион яңа эш урыны булдыру бурычы куйды. Аңлашыла, бизнес үсешсә, ил җитәкчесе куйган максатка ирешү җиңелрәк булачак. Кызганычка каршы, бу юнәлештә илдә хәл итәсе мәсьәләләр күп. Әйтик, былтыр страховка түләүләре артты. Нәтиҗәдә, аягында нык басып тормаган бизнес вәкилләре сынауны үтә алмады. Бүгенге хәл-шартларда кече һәм урта бизнеска ярдәм кулы сузу аеруча мөһим. Икътисади санкцияләр нәтиҗәсендә кайбер чит илләр белән хезмәттәшлек сүрелде. Хаклар арткан яки кибет киштәләреннән бөтенләй югалган продукцияне үзебездә җитештерүне үстерү — көн таләбе. Бүгенге көндә Башкортстанда эшкуарлар нинди ярдәмгә өмет итә ала? Бизнеска үсешергә нинди киртәләр комачаулый? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру. Кече һәм урта бизнеска

13.12.2014 (№ 237-238 (24602)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»