Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Январь 2015 года / Страница 4

Илешлеләр сәламәт тормышны сайлый. Ә сез?

Илешлеләр сәламәт тормышны сайлый. Ә сез? Районда яше дә, карты да спорт белән бик теләп шөгыльләнә.

Һәркем үзенә ошаган спорт төре белән шөгыльләнсен өчен биредә уңай шартлар тудырылган. Мәсәлән, Югары Яркәйдә генә дә өч урында шугалак, берьюлы ике балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Район халкы бигрәк ­тә бассейнлы һәм тренажер заллы 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә күпләп йөри.

— Соңгы елларда бас­сейнга йөрүчеләр саны күзгә күренеп артты. Бөтен нәрсә саннарда һәм чагыш­тыруларда ачык күренә бит. Узган елгы Яңа ел каникуллары чорында бассейнга 193 тапкыр йөзәргә килгән булсалар, быелның шушы ук чорында бу сан 629га җитте. Күрсәткечләрнең өч тапкырга артуы Илеш халкының сәламәт тормыш алып баруы турында сөйли. Бассейны­бызның бер генә минут та буш торганы юк. Бу безнең өчен аеруча шатлыклы күренеш, — ди шушы мәктәп директоры Азат Мифтахов.

15.01.2015 (№ 6 (24620)): Спорт

Яңа елда авылга яңа сулыш кирәк

Яңа елда авылга яңа сулыш кирәк Аграр тармактагы дәүләт рограммаларында югары бурычлар куела. Акча җитәрме?

2015 елга аяк бастык. Узган ел илебез өчен җиңел булмады. Көнбатыш дәүләтләр Русиянең икътисади-сәяси куәте, хәрби әзерлеге буенча “кылларын” тарткалап карады. Әмма ни сәбәпледер, Көнбатыш һаман да бүгенге Русиянең узган гасырның туксанынчы елларындагы “упкыннан” күптән чыгуын танырга ашыкмый. Ә бәлки теләмидер дә? Билгеле, кайсы илнең дә куәте, көче хәрби коралга гына бәйле түгел. Үз халкын үзендә җитештергән азык-төлек белән тәэмин итүченең генә тылы ышанычлы була. Ихтимал, Көнбатыш илләре Русиягә каршы санкция кулланганда шуны күз уңында тотып эш иткәннәрдер. Кайчандыр Британия премьер-министры Уинстон Черчилль: “Үз халкының тамагын туйдыруга сәләтсез һәм азык-төлек импортына бәйле ил җитди хәрби дошман була алмый”, дип әйткән. Илебез сугышка әзерләнми. Әмма нәкъ 2014 елда Русиягә карата кулланылган санкцияләр аграр тармак үсешенә яңа сулыш бирде дә. Аграрийлар узган елда ашлыкның тулай җыемын

15.01.2015 (№ 6 (24620)): Икътисад

И, тальяным, моңнарыңа сусаган күңелләр...

И, тальяным, моңнарыңа сусаган күңелләр... Тамашачы сөюен яулаган Рәфил Ханов.Районыбызда күптөрле мәдәни чаралар үтә. Клуб хезмәткәрләре эшчәнлекне заманча оештырырга тырыша, яңалыкка омтыла. Аерым алганда, район Мәдәният сараенда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесе камиллек үрнәге, күңелләргә үтеп керерлек кичә булды. Алып баручы, сценарий авторы Луиза Ишморатова милләтебезнең иң кыйммәтле ядкәрләреннән берсе булган гармуннар турында сөйләп, чараны ачты. Күп конкурслар лауреаты, күпкырлы талант иясе Рәис Кадраев гармун күрекләрен сузды, үзенә генә хас осталык белән залны моңга күмде. Жюри, башлыча, тәҗрибәле белгечләрдән, музыкантлардан тора. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев, балалар сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Вәлиуллина, преподаватель Рәйсә Латыйпова иң-иңнәрне билгеләячәк. Жюри рәисе итеп якташыбыз, танылган җырчы, виртуоз тальянчы Илнур Газизов сайланды. Ул туган ягында еш кунак, райондашлары белән һәрчак бәйләнештә тора.
14.01.2015 (№ 5 (24619)): Мәдәният һәм сәнгать

Искегә тисәң, исең китәр

Искегә тисәң, исең китәр Ил төбәкләренә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү өчен матди ярдәмне арттыру күздә тотыла.

Торак-коммуналь хуҗалыкта барган реформа кысаларында күпкатлы йортлар төзекләндерелә. Беренче карашка, мөкатдәс эшне халык хупларга тиеш кебек. Гамәлдә аның кагәзьдәгечә шома гына бармавы ачыкланды. Максатка тизрәк ирешергә бик күп киртәләр комачаулый. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Башкортстанда күпкатлы йортлар торак фондын гомум мәйданы 54 миллион квадрат метр булган 20 мең йорт тәшкил итә. Шуның 47 процентына капиталь ремонт таләп ителә. Алар арасында искергән торак та бар. Аңлашыла, аларны ремонтлау акчаны юкка сарыф итүгә тиң. Искергән йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчереп кенә мәсьәләне тамырдан хәл итәргә мөмкин. Билгеле, бик зур чыгымнар таләп итүче бу эшне төбәкләргә үз көче белән генә башкару авыр. 2015 елда ил төбәкләре бу юнәлештә дәүләт ярдәмен тоячакмы?

14.01.2015 (№ 5 (24619)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»