Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Январь 2015 года / Страница 5

Кояш гомере...

Кояш гомере... Миңнезадә әби Шәйдуллина үзенең кул эшләре беләнБер кыз бала җыр
чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк диеп,
Өйрәткән энесенә.
Кояш, кояш, мәңге балкый
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа...

Фәнүнәсе (Башкортстанның халык артисткасы Фәнүнә Сираҗетдинова — В. М.) радиодан шушы җырны башкарган саен үзәге өзелә Миң­незадәнең. Өзел­мәслекмени? Күңеле моң белән тулы кызчыгы ике яшендә хараплар гына була язды ич. Агач сәкегә утырып, уйнап калган иде. Тыштан әйләнеп керүенә сулы мичкәдә тыпырчынып ята. Каян анда барып төшкән диген? Ярый әле, вакытында кереп, үзен тартып чыгара алды. Ихатада озаграк йөрсә, тончыгып үләсе иде бәбекәе. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле булды аңа шул чагында. И-и-и, ул Аллаһы Тәгаләгә булган рәхмәтләрне санап-сөйләп кенә бетерерлекме соң? Фәнүнәсенең җы­рындагыча, кояш гомере бирде ич ул аңа. Озын бер гасырга сузылган гомер. Кемгә тия әле андый бәхет?

10.01.2015 (№ 2-3 (24617)): Тормыш

“Язлар кебек кышларым да...”

“Язлар кебек кышларым да...” Дүрт яшьлек малайның чыршы төбендә җырлап, Кыш бабайдан үзенә ошаган бүләкне сорап алуы балаларча беркатлылык булса, сабыйның “Үз ягыма кайтсам”ны башкаруы – кыюлык һәм сәләт билгесе. Ерак Караидел районының Байкыбаш авылында радио һәм телевизордан бер генә концертны да калдырмый тыңлап, һәр яңа җырны шундук отып алып башкарып үскән малай үзен бәхетле саный, чөнки аның балачагы Илфак Смаков, Рамазан Янбәков, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Шамил Хәмәдинуров һәм башка мәшһүр җырчыларның иҗаты чәчәк аткан чорга туры килә. Бүген инде аның һәр яңа җырын көтеп алучы, бер концертын да калдырмый йөрүче тамашачысы бар, үзен тыңлаучы яшь буын үсеп килә. Сүз популяр җырчы Ришат Галиханов турында. Ел ахырында ул “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
06.01.2015 (№ 1 (24615)): Төрлесеннән

Җилгә һәм кояшка санкцияләр киртә түгел... (+видео)

Җилгә һәм кояшка санкцияләр киртә түгел... (+видео) Башкортстан халкы табигать көчләрен эшкә җигәргә өйрәнә.

Торак-коммуналь хуҗалыкта реформалар җылылык, электр энергиясе, су өчен тарифларның артуына китерде. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән капиталь ремонт өчен дә җыялар. Нәтиҗәдә, шәһәрдә ике бүлмәле фатирда яшәүчеләр ай саен дүрт мең сум тирәсе акча түли. Авылларда яшәүчеләр дә билләрен кысып буарга мәҗбүр. Беренче карашка, мондый күренеш күңелне төшерә. Гаилә бюджетының шактый өлешен коммуналь түләүләр “ашый”. Икенче яктан, сынаулар дөньяга башкача карарга, баштагы соры матдәне ныграк эшләтергә этәргеч бирә. Без энергияне башка юллар белән җитештерү турында уйлана башладык. Күптән түгел Уфада оештырылган “Яшел энергетика” форумында да сүз шул хакта барган иде. Анда чит илләрнең бу юнәлештәге казанышлары турында сөйләделәр. Баксаң, үзебездә дә телгә алырдай нәтиҗәләр бар икән. Башкортстанда да электр энергиясен һәм җылылыкны бушлай җитештерү корылмаларын нәтиҗәле файдаланучылар бар. Шундый объектларның берничәсен үз

06.01.2015 (№ 1 (24615)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»