Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Февраль 2015 года / Страница 5

90 яшьтә – җиңүче!

90 яшьтә – җиңүче! Бишбүләк районында үткән икмәк пешерүчеләр бәйгесендә Рәшидә Тәхәветдиновага җитүче булмаган.

Аның башыннан үткәннәр, чынлап та, шулай диярлек. 1924 елның 28 сентябрендә дөньяга килгән, дәһшәтле Бөек Ватан сугышын 16 яшьлек булып каршылаган кызның ачы язмышын күзаллавы артык кыен түгел.
— Ундүрт яшемнән үзебездә оештырылган “Идеал” колхозында эшли башладым. Сугыш алдыннан Прогресс дигән авылга җибәрделәр, шул якта юл салучыларны ашаттым. Аш-суга сәләтем шунда ачылгандыр инде. Каһәр суккан сугыш чыкмаса, бәлки, шулай пешекче булып, җиңел эшләрдә генә үтәр иде гомеркәем. Кая ди инде ул! Ирләр фронтка китеп бетү белән бөтен эш безгә торды да калды. Мине Бишбүләккә тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Урау юлы — 25, урман-тау аша турыга —18 чакрым. Чаңгы тагып, туры юлдан йөреп, биш ай укыдым. Муллаәхмәт исемле иргә алмашка куйдылар. Ул — төнлә, мин көндез сөрдем басуларны. Кышын урман кисәргә җибәрәләр иде. Без күргән михнәтләрне, ачлык-ялангачлыкны бүген искә алсаң да

07.02.2015 (№ 22-23 (24627)): Дөнья бу...

Аны асып үтерә алмаганнар...

Аны асып үтерә алмаганнар... Дар агачының элмәген муенына дүрт тапкыр салсалар да, ул эшафоттан исән-имин төшеп киткән.

1885 елның 23 феврале, 6 сәгать 58 минут. Англиянең Экзетер төрмәсе рухание, судья һәм өлкән надзиратель үлем җәзасына хөкем ителгән Джон Ли камерасына аны уятырга керәләр. Башта поп үз эшен эшләргә тиеш. Бүген ул җәзаны гамәлгә ашыруда беренче тапкыр катнаша, шуңа да каушап, куркыбрак тора. Берничә көн элек төрмә ихатасында гыйбадәтханәгә каршы гына дар агачы ясап куйдылар. Аннан ишетелгән һәр чүкеч тавышыннан ул көне буе дертләп, сискәнеп торды. Сассекс графлыгында ул кырык ел буе дини хезмәт башкарды, бу елларда гәүдәгә шактый калынаеп китсә дә, аны мәхәллә халкы яратты, бүген исә ул кеше җанын кыюда катнашачак, гомер буе моңа кискен каршы
булган рухы бар булмышы белән ризасызлык белдереп калтырана. Ләкин, нишләмәк кирәк, аның эше шундый: кемдер соңгы сулышын алганда аның янәшәсендә булу. Бүген исә Джон Ли үлгәндә аның янында булу, аның гөнаһлы җаны өчен гыйбадәт кылу...
07.02.2015 (№ 22-23 (24627)): Төрлесеннән

Казанда да алар сынатмас!

Казанда да алар сынатмас! Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды.

Башкалабызда татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтте. Бәйгенең йомгаклау тантанасы К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә узды. Өч көн дәвамында барган киеренке бәйгедә укучылар үзләренең белемнәрен сынап кына калмады, иҗади сәләтен дә күрсәтте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да нәкъ менә сәләтле кызлар һәм малайларның җыр- биюгә маһирлыкларын, сәнгатьле укуга осталыкларын күрсәтүдән башланды. Бәйрәм рухы алган тантанада дулкынланып олимпиада нәтиҗәләрен көткән призерлар һәм җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Укучыларны тәбрикләү тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономияле рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Мәкъсүтов, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты

05.02.2015 (№ 21 (24625)): Мәгариф

Игенченең икеләнергә хакы юк

Игенченең икеләнергә хакы юк Язгы чәчүне оешкан төстә башкарабыз дисәк, власть органнарының да, аграрийларның да җиңнәре сызганулы булырга тиеш.

Язгы кыр эшләре башланырга ике айдан артык вакыт бар. Чәчү кампаниясе белән бәйле проблемаларның быел гадәттәгедән иртәрәк тикшерелүе очраклы түгел. Берничә көн элек Рөстәм Хәмитов рәислегендә узган киңәшмәдә алда торган бурычлар белән беррәттән, аграрийларның проблемалары да уртага салып тикшерелде. Быелгы басу мәшәкатьләренең үзенчәлеге шунда ки, чәчү кампаниясенә кирәкле чыгымнар элекке еллардан байтакка артык көтелә. Кредитлар, минераль ашлама, үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары, запас частьлар һәм яңа техника алу белән бәйле чыгымнар 2014 елдагыдан 30 процентка диярлек югарырак фаразлана. Гомумән, чәчү эшләрен оешкан төстә башкарып чыгу өчен 7 миллиард сум акча таләп ителсә, шуның ике миллиарды гына аграрийларның үзләренеке. Үзәк банкның үзендә процент ставкасы 15 процент тәшкил иткәнлектән, алынасы кредитларның 25-26 процентка җитәчәге көн кебек

05.02.2015 (№ 21 (24625)): Икътисад









Новости русской версии сайта



Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»