Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Апрель 2015 года / Страница 2

Уйнагыз да сайрагыз сез!

Уйнагыз да   сайрагыз сез! Гәзитебез проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм
милли мәдәниятләрне үз эченә ала бара.

Республикада җанга рәхәт бирердәй хозур табигатьле төбәкләр бар. Шуларның гүзәлләрдән дә гүзәле Гафури районындадыр, мөгаен. Аның шифалы чишмә суларын татырга, изге суларында коенырга, ләменнән шифа табарга, ниһаять, мәгърур тауларына менеп, дөньяны байкарга дип килүчеләр бөтен илдән, хәтта чит илләрдән да бихисап. Халык аларны ихлас каршы ала, туганыдай күреп хөрмәт итә, чөнки бу төбәктә яшәүчеләрнең рухи бердәмлеге какшамас нык, шуңа да офыклары якты.
“Кызыл таң” гәзитенә нигез салучыларның берсе Мәҗит Гафуринең туган ягы булганга, безгә бу як бигрәк тә кадерле. Аның “Кошларга” шигырендә язылганча, “Уйнагыз да, сайрагыз сез!”дип, без аларның сәнгать әһелләрен күптән кунакка көткән идек. Узган дүшәмбедә, ниһаять, аларның бердәмлеге, милләтләр гөлләмәсе балкышы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта да ачык

25.04.2015 (№ 81-82 (24686)): Мәдәният һәм сәнгать

Халык театры халыкчанлыгы белән көчле

Халык театры халыкчанлыгы белән көчле Дүртөйле татар театры 1932 елда оеша. Бу вакытта ул “колхоз-совхоз театры” дигән статус йөртә. Ә менә 1968 елда аңа “халык театры” дигән һәм тагын да зуррак җаваплылык өсти торган исем бирелә.Үзешчәннәр сынатмый: сәхнәдә елдан-ел зуррак уңышларга ирешә, хәзер алар куйган әсәрләрне район гына түгел, республикабыз тамашачысы да, ут күршеләребез дә көтеп ала. Былтыр, мәсәлән, Дүртөйле артистлары, мәшһүр классик Уильям Шекспирның үлмәс “Гамлет” трагедиясен сәхнәләштереп, Татарстанда үткән XIV Төбәкара “Идел йорт” халык театрлары фестивалендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Быел исә халык талантлары “Алтын тирмә” Төбәкара халык театрлары фестиваленең финалына үтеп, әлеге вакытта майның 15ендә узачак хәлиткеч ярышка әзерләнә. Бүген безнең кунакханәдә Дүртөйле районы хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе, җырчы, композитор, режиссер Азамат Гыйльманов. Районның халык театры дилбегәсе дә нәкъ менә аның кулында.
23.04.2015 (№ 80 (24684)): Мәдәният һәм сәнгать

Көймәң комга терәлсә, чәшке тун киюдән ни файда?

Көймәң комга терәлсә, чәшке тун киюдән ни файда? Башкортстанда кредит түли алмаучыларга ярдәм күрсәтеләчәк.

Соңгы елларда кредит алу гадәти күренешкә әверелде. Фатирны гына түгел, машинаны, хәтта өс киемен дә кредит акчасына ала башладык. Кайберәүләр өчәр-дүртәр кредит алды. Банклар бер кешенең өч бурыч түли алырына шикләнсә дә, керем алырга омтылып, бу күренешкә күз йомды. Бер без генә түгел, бөтен дөнья шундый хәлдә. Акча туплау авыр. Шул ук вакытта, фатирда бүген яшисе, машинада бүген йөрисе, халык арасында чәшке тун киясе килә. Бурычка керер алдыннан аны кайтару турында уйланучылар сирәк. Моны икътисадтагы соңгы үзгәрешләр ачык күрсәтте. Кризис нәтиҗәсендә керем кими, эш хакы азая. Нәтиҗәдә, кайберәүләр кредитын вакытында түли алмый. Мондый күңелсез хәлгә таручылар Башкортстанда да аз түгел. Аларга нишләргә? Ниндидер ярдәмгә өмет итә алалармы? Республиканың тотрыклы икътисади һәм социаль үсешен тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында сүз шул хакта барды. Кредитларын түли алмаучыларга “Доверие” банкара

22.04.2015 (№ 79 (24683)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»