Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Апрель 2015 года / Страница 5

Тимердән гөлләр үрә, бакырдан аркан ишә!

Тимердән гөлләр үрә, бакырдан аркан ишә! Иглин районының Ленинское авылында яшәүче Сергей Фрик бетеп баручы кәсепкә җан өргән.

Бүген пластик, калай, бетон дөньясында яшибез. Авылларда капкалар да, йортлар да профнастил белән тышлана. Тәрәзәләр — пластиктан. Шәһәрләрдә “игезәк” кирпеч йортлар калкып чыга. Глобальләшкән тормышта сәнгатькә бөтенләй урын юк сыман. Микеланджело, Бернини, Растрелли сыман архитекторлар бүгенге хәлне күрсә, валлаһи, һушыннан егылыр иде. Әл дә әле, бертөслелекне кабул итмичә, дөньяга иҗади караучылар бар. Шуларның берсенең эшенә Иглин авылы китапханәсендә тап булдым. Ишектән керү белән кара рыцарь каршы алды. Макет тарихи кинолардан безнең тормышка үтеп кергән серле геройны хәтерләтте. Вакытны озакка сузмыйча, сәнгать әсәренең авторы белән бәйләнешкә кердем.

11.04.2015 (№ 71-72 (24676)): Дөнья бу...

БәЙлелектән арыну юлында

БәЙлелектән арыну юлында Илдә импорт продукциясе күләмен киметүгә Башкортстан аграрийлары лаеклы өлеш кертә.

Дөнья базарында төп туклану продуктларына ихтыяҗ белән бергә, хаклар да елдан-ел күтәрелә. Шундый шартларда аграр җитештерү мөмкинлекләре зур булган Русия, кызганычка каршы, һаман да глобаль сәүдә челтәрендә үз урынын ныгытып кала алмады. Илебездә соңгы елларда азык-төлек бәйлелеген киметү юнәлешендә дәүләт әһәмиятендәге проектлар, программалар кабул ителүе киеренкелекне бераз киметте. Шул ук вакытта, Русия импортлаган продукция күләмендә ит һәм сөт, шулай ук, яшелчә-җимеш зур урын алып тора.
Әлеге язмада илдә терлекчелек тармагын үстерү проблемалары, җитештерүне арттыруда Башкортстанның мөмкинлекләре турында сүз алып барабыз. Республикада тармакны үстерүдә кайсы юнәлешләргә инвестицияләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк? Башкортстанның аграр тармагы заман таләпләрен ни дәрәҗәдә тоя? Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе, “Кызыл таң” гәзитенең аграр мәсьәләләр буенча эксперты, профессор

09.04.2015 (№ 70 (24674)): Икътисад

Иң күп сөт тапшыручы – хакимият башлыгы үзе!

Иң күп сөт тапшыручы – хакимият башлыгы үзе! Ахман авылы биләмәсенә җитәкчелек итүче Зөлфия Гарифуллина күп кенә башлангычларда якташларына үрнәк күрсәтә.

Ахман авылы хакимияте — шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча районда һәрвакыт беренче урында бара. Моның сере нидә соң?

— Безнең биләмәгә караган Ахман һәм Иске Балыклы авылларындагы 390 хуҗалыкта 1036 кеше гомер итә. Шунысын да әйтергә кирәк, 390 йортның 66сында бары тик җәйге чорда гына яшиләр. 324 хуҗалыкның 203ендә бүген мал тоталар. Мисалга, Гөлсинә һәм Риф Галимовлар — 18, Флүрә һәм На­зыйф Шәрифуллинар, Гиная һәм Анатолий Савельевлар, Алефтина һәм Азат Шәрәфет­диновлар, Розалия һәм Илфак Шәйдуллиннар, Халидә һәм Фәйрүз Шәрәфетдиновлар — 8әр баш мал асрыйлар. Мал тотучыларның күпләре сөтнең үзләреннән артканын сата. Сөт җыю эше Рәис Галләмов белән Әбәдия Сәгыйдуллинага йөклә­телгән. Рәис Риф улы — көненә 8-10, Әбәдия Бәдретдин кызы 6-7 центнер сөт җыя. Сөт район үзәгендәге “Партнер” һәм “Ремол” җәмгыятьләренә тапшы­рыла. Аның литрына 15 сумнан

08.04.2015 (№ 69 (24673)): Авыл хуҗалыгы

Җәяүле кагыйдә бозганга водитель гаеплеме?

Җәяүле кагыйдә бозганга водитель гаеплеме? Юлларда тәртип урнаштыру өчен штрафлар күләмен арттыру гына җитми, күрәсең...

Соңгы елларда юлларда җиңел машиналар саны артa. Моны Уфадагы юл тыгыннарыннан, республика аша үтүче федераль трассалардагы киеренке хәрәкәттән дә ачык күрергә мөмкин. Атлаган саен автомәктәпләр ачылу, “корыч ат”ларны кредитка алу мөмкинлеге бирелүнең дә нәтиҗәсе бу. Беренче карашка, мондый күренешкә шатланырга гына кирәк кебек. Халык машина ала икән, димәк, мул тормышта яши. Шул ук вакытта, күңелсез статистика турында да онытырга ярамый. Узган елда Башкортстанда теркәлгән 4912 юл фаҗигасендә 706 кеше һәлак булган һәм 6234е җәрәхәтләр алган. Штрафларны арттыру, күзәтү камералары урнаштыру юл фаҗигаләрен киметә алганмы? Күңелсез очракларны киметү максатында быел тагын нинди чаралар күреләчәк? Узган ел йомгакларына нигезләнеп, шул хакта фикер йөртеп карыйк.

08.04.2015 (№ 69 (24673)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта



Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»