Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Апрель 2015 года / Страница 6

Жак-Ив Кусто белән хат алышкан мәктәп ул!

Жак-Ив Кусто белән хат алышкан мәктәп ул! Бу белем учагында укучыларга фәннәрне тирәнтен өйрәтүдән тыш, үзенчәлекле тәрбия алымнары да кулланыла.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсе җитди үзгәрешләр кичерә. Бердәм дәүләт имтиханы кертелү, оптимальләштерү җилләре, укытучыларга таләпләр арту... Кайбер мәктәпләр мондый сынауларга авыр яраклашты, катлаулы хәлдә калды. Шул ук вакытта, республикада әлеге яңалыкларның бары тик файдасын гына тоеп, югары нәтиҗәләргә ирешүче белем учаклары да бар. Мондый мәктәпләрнең уңай тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк була ала. Туймазы шәһәренең 1226 бала белем алучы 4нче мәктәбе — шундыйлардан. Яшь, энергиясе ташып торган директор Рөстәм Салихов җитәкләгән мәктәп балалар саны, белем бирү дәрәҗәсе, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм башка бик күп күрсәткечләр буенча районда алдынгы урыннарда бара. Бу якларга юл төшкәч, мәктәпнең җанлы тормышы, уңышлары белән таныштык.

08.04.2015 (№ 69 (24673)): Көнүзәк

Ун ел көтеп, өч көн калгач...

Ун ел көтеп, өч көн калгач... Яшь киленне эзәрлекләгән куркыныч төш чынбарлык тормышта тагы да коточкычрак вакыйгалар белән билгеләнә.

Алар икесе дә Уфада туып, күпкатлы бер өйдәге фатирларда яшәп, бергә уйнап үсәләр. Еллар үтеп, яшьлеккә аяк баскач та балачактагы дуслык өзелми. Шулай да мәхәббәт очкыны Энҗе йөрәгендә балачак дусты Рамилгә түгел, башка егеткә – Иреккә карата кабына. Энҗе белән Ирек бер-берсен бер күрүдән ошатып, бик яратышып йөриләр. Армия хезмәтеннән кайтканын да сабырлыклар белән көтә кыз. Тик ике ел күрешмәгән егет бик үзгәреп кайта. Еш эчә, холкының начар яклары ачыла башлый. Тиз арада ул бөтенләй “яшел елан” колына әйләнә. Алсу хыяллары тормышка ашмаган Энҗе, җәрәхәтле йөрәгендә сөюен җирләп, бу егет белән араларны өзү ягын карый. Эчеп дуамалланып озак йөри алмый Ирек, начар гадәт аның башына җитеп, яшьли гүргә кертә.

07.04.2015 (№ 68 (24672)): Дөнья бу...

Тарихи мирас язмышы кем кулында?

Тарихи мирас язмышы кем кулында? Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башкалабызда истәлекле урыннарның сакланачагына зур ышаныч белдерде.

Ел башына булган мәгълүматларга караганда, Уфа шәһәре мәйданнарында 874 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Ул архитектура, шәһәр төзелеше, тарихи, сәнгать һәм археологик һәйкәлләрне, башкала тормышы белән бәйле истәлекле урыннарны берләштерә. Шуларның 307се Русия Федерациясе халыкларының бердәм мәдәни мирас объектлары дәүләт реестрына кертелгән. Башкалабызда бүген аларның язмышы нинди хәлдә һәм аларны саклап калу өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем җәмәгать эшлеклесе белән очрашуда мәдәни мирас объектларын саклау һәм тарихи кыйммәтләрне тергезү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

04.04.2015 (№ 66-67 (24671)): Җәмгыять

Икеләнергә вакыт калмады

Икеләнергә вакыт калмады Дәүләт программасын үтәмәгән очракта, аграрийлар Хөкүмәт ярдәменә өмет итә алмый.

Берничә атнадан республикада язгы басу эшләре башланачак. Бу кампаниягә әзерлекнең быел гыйнварда ук Хөкүмәт дәрәҗәсендә каралуы эзсез калмады. Техника, нигездә, әзерлек сызыгында. Чәчү орлыгы туплана. Аның 93 проценты кондициягә җиткерелгән. Минераль ашлама белән тәэмин итүдә проблема бар. 23 мартка булган мәгълүматлар буенча, мәсәлән, әлегә ул ихтыяҗның 32 проценты күләмендә генә кайтарылган.
Республика Дәүләт программасы кысаларында быел Башкортстан агросәнә­гать­челәре 3,6 миллион тонна ашлык, 1,5 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,7 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә, 187,5 мең тонна көнбагыш җитештерергә тиеш. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов ел башында башкалада узган аграр фо­румда агросәнәгать тармагын оптимальләштерү, аның нәти­җәлелеген күтәрү һәм халыкны үзебездә җитештерел­гән азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куйды. Әлбәттә, ул, беренче чиратта, язгы кыр эшләренең ни дәрәҗәдә

02.04.2015 (№ 65 (24669)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»