Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Май 2015 года / Страница 3

Күзләр – күңел көзгесе

Күзләр – күңел көзгесе “Чыршыкай” балалар бакчасында күрү сәләте зәгыйфь сабыйларны сәламәтләндерү юнәлешендә зур эш алып барыла.

Үзебезне уратып алган дөньяви мәгълүматның 80 процентын күзләр аша кабул итәбез. Күрү сәләте яхшы булган кешенең һөнәри, иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә потенциаль көче күбрәк була. Ә инде сабыйның күзләре тумыштан ук зәгыйфьрәк икән, әти-әнисе ни эшләргә тиеш? Әлбәттә, сәламәтлектәге әлеге кимчелек ачыклану белән, кичекмәстән дәвалый башлау зарур. Уңай нәтиҗәгә ирешергә теләүче әти-әни табиб киңәшләрен төгәл үтәргә тиеш, мөмкинлек булса, сабыйны, яше җиткәч, махсус балалар бакчасына урнаштыру чарасын күрү дә кирәк.
Күрү сәләтендә кимчелеге булган нәниләр өчен республикабызда дистәдән артык балалар бакчасы исәпләнә. Шуларның берсе Дүртөйле шәһәрендә урнашкан. Бүген без аның мөдире, 33 ел педагогик стажы булган, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, “Русия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек Рәмзия

19.05.2015 (№ 96 (24700)): Рухият

Сары төскә – ак юл!

Сары төскә – ак юл! Таксиларның тышкы бизәлешенә үзгәрешләр кертү пассажирларны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырта алырмы?

Мәскәүдә, күп кенә чит илләрдә такси машиналары, башлыча, сары төстә. Моның үзенчәлеге сары төсле “корыч ат”ны башка җиңел машиналар арасыннан шәйләп алу уңайлы булуына кайтып кала. Чит илдә, ят шәһәрдә такси табу өчен тел белү таләп ителми. Төс аерсаң – шул җиткән. 2014 ел башында Башкортстанда да моңа бәйле закон кабул ителде. Аңа ярашлы, сары төстәге такси машиналары гына теркәлү үтеп, пассажирлар ташуда файдаланыла ала. Әлегә кадәр теркәлгән машиналар биш елдан соң мондый шартны үтәргә тиеш. Чөнки һәр машинага рөхсәт биш елга бирелә. Ел ярым чамасы вакыт үтте. Закон нәтиҗәле булдымы? Төс “революциясе” халыкны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырта алдымы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитеты утырышында сүз шул хакта барды.

19.05.2015 (№ 96 (24700)): Җәмгыять

Фатир хуҗалары сүзенә колак салмыйлар...

Фатир хуҗалары сүзенә  колак салмыйлар... “Уфаны чәчәккә күмделәр, ә без ясаган түтәлләргә вакташ атып киттеләр”, – дип ризасызлык белдерә ДОКта яшәүчеләр.

Редакциягә юлланган мөрәҗәгать буенча Уфаның Черниковка бистәсенә юл тоттык. Моның өчен башкаланы буеннан буена үтәргә кирәк. Көннәр җылытуга шәһәрнең җанлануы сизелә: һәр тарафта эш кайный. Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына аны матурлыйлар: чистарталар, юалар, юлларны төзекләндерәләр... Зур-зур төзелешләр тәмамлану алдында, бер ел эчендә берничә урында үзенчәлекле проектлы яңа кунакханәләр калкып чыккан, көзге-пыяладан балкып утыралар. Без үтеп киткән Сипайлово бистәсе дә чисталыгы, архитектура һәйкәле булырлык яңа биналары белән сокландырды. Георгий Жуковның тугыз катлы йорт биеклегендә төшерелгән рәсеме Җиңү бәйрәме рухын саклый. Бу — маршалның Русиядәге иң зур рәсеме икән. Ватанның лаеклы улына шундый үзенчәлекле һәйкәл.

16.05.2015 (№ 94-95 (24699)): Көнүзәк

Көлдә дә гөл үстерер халкыбыз бар!

Көлдә дә гөл үстерер халкыбыз бар!
Мишкә районы республиканың төньягында, бормаланып аккан Бөре елгасы буенда урнашкан. Еракларга сузылып киткән чыршы-карагай урманнарының капкасы, дисәң дә хата булмас. Элек-электән биредә мари, татар, урыс, башкорт халыклары татулыкта көн күрә – иген игә, мал үрчетә, йортлар сала, нәсел арттыра. Эре җитештерү предприятиеләре булмаганга, тирә-як мохит саф килеш саклана, шуңа биредәге балны Бөрҗән балыннан калышмый диләр. Халык, нигездә, басучылык исәбенә көн күрә. Табигать шартлары бик үк уңай булмаса да, ярыйсы гына уңышлар да бар.
“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектында Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бүген мишкәлеләр чыгыш ясый. Без гәзит укучыны район белән якыннанрак таныштырырга булдык. Моның өчен сүзне күптән түгел хакимият башлыгы итеп тәгаенләнгән Рөстәм МУСИНга бирәбез.

16.05.2015 (№ 94-95 (24699)): Авыл хуҗалыгы

“Туфрагына алтын чәчсәләр дә, җитми икән туган илләргә”

“Туфрагына алтын чәчсәләр дә, җитми икән туган илләргә” Беларусьта гомер кичерүче якташыбыз, татар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гөлсинә Аброськина милләт өчен җан атып яши.

Беларусь җирендә төрле юллар белән Идел буеннан һәм Кырымнан килгән татарлар алты гасыр дәвамында яши. Алар монда туган, белоруслар белән беррәттән шушы җирне дошманнардан саклаган. Чыңгызхан һәм Алтын Урда варисларының күпләренең исеме мөселманча, диннәре — Ислам. Беларусь татарларының 22 проценты татар телен туган теле дип саный, 6,1 проценты бу телдә иркен сөйләшә. Бик азлары гына өйләрендә татарча аралаша. Болары — шушы илгә күптән түгел күчеп килгән татарлар. Беларусь Хөкүмәтенең Диннәр һәм милләтләр эшләре буенча комитеты белгечләре билгеләвенчә, илдә 5 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән, аларга дәүләт органнары ярдәм күрсәтә.
Бүген Башкортстан кызы, егерме елдан артык Беларусьта яшәүче Гөлсинә Аброськина (Шәрипова) белән әңгәмә корабыз. Без аның белән былтыр Казанда татар хатын-кызлары форумында таныштык. Ул вакытта бик сөйкемле, мөлаем,

16.05.2015 (№ 94-95 (24699)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»