Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Июнь 2015 года / Страница 2

Акча булганда – фатир кыйммәт, хак төшкәндә – акча җитми...

Акча булганда – фатир кыйммәт,  хак төшкәндә – акча җитми... Уфа — торак мәсьәләсе кискен торган ил мегаполисларының берсе санала. Аңлашыла, баш өстендә кыегы булмаучылар мондый күренешкә шат түгел. Гаилә белән вакытлыча фатирда, тулай торакта яшәү, каенана белән бер “хрущевка”га сыену тормышка оптимизм өстәми. Уфага күчеп килүчеләр, язмышын башкалабыз белән бәйләүчеләрнең артуы күп нәрсә турында сөйли. Димәк, шәһәрдә эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Мондый хәл-шартларда торакка ихтыяҗ арту — табигый, чөнки, мохтаҗлар — күп. Ихтыяҗ чамадан тыш зур булгач, хаклар югарыга үрмәли. Монысы — базар кануны. Бу күренешне күбрәк торак төзеп кенә уңай хәл итәргә мөмкин. Статистика мәгълүматлары өмет уята. Быел гыйнвар-май айларында Уфада 190 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу узган елның шул чордагы күрсәткеченнән 20,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, кризис шартларында халык мондый мөмкинлектән файдалана алмаска да мөмкин.
24.06.2015 (№ 120-121 (24725)): Икътисад

Без — Рейхстагны алган буын балалары

Без  — Рейхстагны алган буын балалары Күпмилләтле илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантана итте. Бу көн миллионнарча кеше өчен иң шатлыклы көннәрнең берсенә әйләнде. Һәр елның 9 маенда шәһәрләрдә һәм авылларда митинглар, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Кызганычка каршы, ел саен ветераннар сафы да сирәгәя. Ә хәзерге яшьләр бу Җиңүнең чын бәясен беләләр микән? Кызганычка каршы, юк. Әтиләребез һәм картәтиләребез 1945 елда фашистик Германияне җиңде, ә аларның балалары һәм оныклары Бөек Җиңүне җилгә очырды.
Илебездә соңгы елларда барган үзгәрешләр, Ельцинның үзгәртеп коруларыннан соң, “Җиңү”, “патриотизм” кебек төшенчәләргә икенче төрле карарга, яшьләр арасында эш алып барырга кирәклеген ачыктан-ачык күрсәтеп тора. Русия Президенты В. В. Путин бу хакта һәр чыгышында ассызыклап үтә. “Җиңү, патриотизм һәм батырлык темалары үткәнебезгә генә кагылмый, алар — Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге”, — ди ул.

24.06.2015 (№ 120-121 (24725)): Җәмгыять

Шәфкать туташын каян табарга?

Шәфкать туташын каян табарга? Русия һәм дөнья сәламәтлек саклау өлкәсе авырлыклар кичергән вакытта, нәрсә ул яхшы медицина учреждениесе, дигән сорауга бүген җавап табу кыен. Әлеге сорауга Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстан медицина колледжының шәфкать туташлары аттестациясе буенча эксперт комиссиясе рәисе Гүзәл Кучукова менә ничек җавап бирде: “Авырулар саны кешелек дөньясын зур сырхауханәгә әйләндерерлек тизлек белән арта. Әгәр дә кешеләр сау-сәламәт булып калырга теләсә, бүгенге көн медицинасы яңа идеяләр, концепцияләргә юл бирергә тиеш. Авыручыга рецепт язып бирүче генә түгел, ә үз эшен яратып башкаручы табиб киләчәк. Кешеләрне дәвалаганда яңа ысуллар кертү белән авыручылар саны кимиячәк, аларның сәламәтлеге ныгый, ә инде кешенең гомер озынлыгы артачак. Билгеле булганча, кешеләр сәламәтлегенең 20 проценты гына медицина хезмәткәрләренә бәйле була, ә калганы — һәр шәхеснең үзеннән һәм үз сәламәтлегенә булган
20.06.2015 (№ 117-118 (24722)): Сәламәтлек саклау

“Мин йөрәккә гашыйк булдым!”

“Мин йөрәккә гашыйк булдым!” Дөресен генә әйткәндә, Гөлнара Салават кызының бу сүзләре бераз аптырата. Әмма ул шулкадәр ихлас итеп сөйли ки, аңа ышанмый булмый.
— Йөрәк — ул иң мөһим орган, мин аны беренче күргәч тә гашыйк булдым. Менә кешенең йөрәген ачып карыйсың, аның турында шундук бөтен нәрсә мәгълүм була.
— Ничек инде, “ачып карыйсың”?
— Ничек булсын, бик гади, әйдә ят, хәзер күрсәтәм.
Ул да булмый, Гөлнара ханым УЗИ аппараты артына күчеп утыра да миңа кушеткага ятарга ишарә ясый.
— Менә бит ничек тырышып эшли! Үзең кебек, йөрәгең дә бәләкәй генә. Күрәсеңме, ул бер дә без сурәткә төшерергә гадәтләнгән “чөгендер” формасында түгел. — Шулай сөйләнә-сөйләнә, ул минем йөрәкне тикшерә, аппаратның тавышын кабыза. — Ишетәсеңме, менә ничек эшли. Тә-ә-әк, гемоглобин күрсәткечең түбән икән, йөрәгеңә авырракка туры килә. Дәвалап бетмәгән пневмония күрәм.
— Болар йөрәккә язылганмыни? — дип аптырыйм.
— Язылган, — дип елмая Гөлнара Салават кызы. Менә бит, кара әле...
һәм минем

20.06.2015 (№ 117-118 (24722)): Сәламәтлек саклау









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»