Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Июнь 2015 года / Страница 5

Уйна, гармун, уйна! Армый-талмый уйна!

Уйна, гармун, уйна! Армый-талмый уйна! Яңавылда үткән бәйрәм яңа талантларны ачты.

Ә без, гармунчылар юк, гармуннар, моңга сусап, шүрлекләрдә тузан җыеп утыра, дип хафаланабыз. Яңавылда үткән “Моңга бай гармун бәйрәме” республика бәйгесе шушы күңелсез уйларны таратып, гармуннар яши әле, дигән фикерне ныгытты. Кулларында сандугач сайраткан бу кадәр осталарны, өлкәннәр белән гармунда сыздырып мәйдан буйлап атлаган яшьләрне күреп, күңел шатланды. Димәк, көмеш телле гармуннар сайраячак әле, тынмаячак! Әнә бит, Илеш районыннан килгән Тимур Григорьевка әле нибары җиде яшь, ә үзе ничек оста уйный! Ә әтисеннән калышмыйча сәхнәгә кечкенә гармунын тотып чыккан Романга бөтенләй ике генә яшь, әмма үскәч, әтисе Леонид Хаҗипов кебек үк, аның да гармунчы булыры инде басып торуларыннан ук тоемлана.

06.06.2015 (№ 109-110 (24714)): Мәдәният һәм сәнгать

Гастарбайтерлар — авылларыбызны, безнең егетләр... Себерне үзләштерә

Гастарбайтерлар — авылларыбызны, безнең егетләр... Себерне үзләштерә Аграр тармакны белгечләр белән тәэмин итүгә нинди киртәләр комачаулый?

Республиканың агросәнәгать тармагын югары һәм махсус урта белемле кадрлар белән тәэмин итүдәге киеренкелек дәвам итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, аграр предприятие һәм хуҗалыкларга 3400гә якын төрле һөнәр иясе җитешми, 770кә якын җитәкче һәм югары махсус белемле белгеч таләп ителә. Шул ук вакытта, Башкортстандагы аграр юнәлештәге белем бирү учреждениеләрен тәмамлап, диплом алганнан соң аларның күпчелеге авылга кайткан очракта, проблеманы ике елда тулысынча хәл итеп булыр иде.
Бүген авыл хуҗалыгы нинди һөнәр ияләренә мохтаҗлык кичерә? Кадрлар агымын киметү өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Дистәләрчә ел дәвам итүче бу проблеманы хәл итүдә югары һәм махсус һөнәри урта белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге нинди тәкъдимнәр кертә? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетының чираттагы утырышында сүз шул хакта барды.
04.06.2015 (№ 108 (24712)): Авыл хуҗалыгы

Куядыда да беләләр Тәтешле кыярларын!

Куядыда да беләләр Тәтешле кыярларын! Малтабар Эльмир Хәбипов терлекчелек юнәлешендә дә нәтиҗәле шөгыльләнә.

Ялкау — сәбәбен, булдыклы кеше мөмкинлеген таба, дип юкка гына әйтмиләр. Малтабар Эльмир Хәбипов — чын эш кешесе. Моннан берничә ел элек авыл хуҗалыгы буенча белгеч, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсендәге вазыйфасын калдырып, үз эшен ачарга була. Башка юнәлешләрдә үзен берникадәр сынаганнан соң яшелчәчелек тармагын сайлый һәм теплица төзү өчен җир арендалый. Дөрес, беренче елны уңыш ул көткәнчә булмый, Тәтешледәге җирне “яратмый” кыярлар. Әмма бирешергә күнекмәгән егет эшен Кәлтәү авылына “күчерә” һәм эшкә чума. Бүгенге көндә 17 сутый җирдә үскән уңышны җыеп сатуга чыгара ул. Сезонына 20 тоннадан артык кыяр җитештереп, Тәтешлене генә түгел, Балтач районын, Пермь краеның Куяды бистәсен сусыл, тәмле яшелчәләр белән тәэмин итә. Эльмирның кыярларын яратып ала халык.

03.06.2015 (№ 107 (24711)): Төрлесеннән

Сорап алган ялгызлык

Сорап алган ялгызлык Гаилә җылысын алмаштырган байлык кирәкме?

Кырык сигез яшьлек ирен фаҗигале хәлдә югалткан Таңчулпан турында халык төрлесен сөйләде. Берәүләрнең күзе хатынга ире калдырган байлыкка кызыкты. Ике катлы иркен таш йорт, аңа терәлеп торган зур гараж, берсеннән-берсе затлы ике машина. Икенче берәүләр, киресенчә, Зәвир кебек уңган, тырыш, булдыклы ирне югалтып, кырык дүрт яшендә тол калган хатынны кызганды. Өченчеләрне ире белән егерме елдан артык бергә гомер иткән Таңчулпанның каты бәгырьлелеге гаҗәпләндерде. Ире үлү хәбәрен ишеткәч тә, аны җир куенына иңдергәндә дә, җирләп кайткач та ник бер тамчы күз яшен күрсәтсен! Әтисе кайгысыннан кызы Әлфинурның озын керфекләре кипмәде бу арада. Хәтта улы Фаилнең дә күзләре кызарган иде. Зиратта Зәвирне озатырга килгән күпләр аның хакында бик җылы сүзләр әйтте. Ә Таңчулпан, тирә-яктагы таш сыннар кебек, өнсез-сүзсез катып тора бирде. Кара күзлеге аша хатынның ни кичергәнен беркем дә белмәде. Зәвирне җирләп кайткач, халыкны ашханәгә җыеп,

03.06.2015 (№ 107 (24711)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»