Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Июль 2015 года

Кыргыз-Миякә калачлары

Кыргыз-Миякә калачлары Аларны Рафаэль Бикбаев җитәкләгән
икмәк комбинатында пешерәләр.

Элекке авыл мичләрендә оста куллы нәнәйләребез, әниләребез пешергән кебек, ашап туйгысыз хуш исле күмәчләрне миякәлеләр моннан ике еллап элек кенә күрде. Моңарчы алар Раевкадан яисә Стәрлетамак, Стәрлебаш якларыннан китерелүче икмәккә өстенлек биреп килде. Мондый зур көндәшлек чорында район кулланучылар җәмгыятенә караган бәләкәй генә пекарняда җитештерелгән уңар-уңмас икмәк белән бик ерак китәрлек түгел иде. Ябылу хәленә килгән пекарняны кулланучылар җәмгыяте моннан ике ел ярым элек “Миякә икмәк комбинаты” җитештерү берләшмәсе составына кертте. Үз эченә, пекарнядан тыш, туклану комбинатын, “Гранд” кафесын, үзәк базарны, аерым сәүдә нокталарын алып торучы “Миякә икмәк комбинаты” җәмгыятен заманча фикерләүче, җегәрле яшь белгеч Рафаэль Бикбаев җитәкли.


30.07.2015 (№ 145 (24749)): Авыл хуҗалыгы

Балаларым белән бәхетлемен

Балаларым белән бәхетлемен “Алар – терәгем, иремнең бүләге”, – ди тугызынчы дистәне ваклаучы хезмәт ветераны.

Рәсемдә сез Мәчетле районының Дуван-Мәчетле авылында яшәүче хезмәт ветераны Мөршидә Гыймалованы күрәсез. Мөршидә апа матур тормыш юлы үткән. Раян Гыймалов белән 1951 елда гаилә корганнар. Бер елдан уллары туган. Таң атканда туган балага Танир дигән бик сирәк исем кушканнар. Алгарак китеп шунысын әйтергә кирәк, Танир бәләкәйдән үк бик тырыш була. Гаиләдәге өлкән балага әти-әнисенә сеңелләрен һәм энесен тәрбияләргә ярдәмләшергә туры килә. Шулай булса да яхшы укый. Урта мәктәптән соң медицина институтына укырга керә. Дипломлы белгечне Чиләбе өлкәсенең Бакал шәһәре дәваханәсенә эшкә җибәрәләр. Гомере буе шунда хирург була. Катлаулы операцияләр ясап, бик күпләрне үлем тырнагыннан йолып ала. Шуңа лаеклы ялда булуына карамастан, ул бүген дә халык сәламәтлеге сагында.

29.07.2015 (№ 144 (24748)): Төрлесеннән

Моңлы йөрәк нурлар чәчте

Моңлы йөрәк нурлар чәчте Аскын район мәдәният йортында шигърияткә бай күңелле иҗади шәхесләр белән очрашу кичәсе үтте.

Әдәбият елы чикләрендә оештырылган бу чара районыбызның нәфис сүзе белән халкыбыз күңеленә җылылык, рухи ныклык өләшүче шагыйрәбез Зәвия Шәрифҗанованың Аскын мәгълүмат үзәгендә яңа гына басылып чыккан “Ал таңнарда ак уйлар” дигән шигъри җыентыгының исем туена багышланды. Зәвия апаның бу — икенче китабы. “Күңелем сәйләннәре” дигәне 2008 елда дөнья күргән иде. Андагы йөрәккә үтеп керердәй, тирән уйларга салырдай шигырьләрен райондашларыбыз яратып кабул итте. Гомумән, Зәвия Галишан кызы нинди генә чараларда чыгыш ясаса да, шигъри сүзе белән күңелләрдә очкын кабыза, тамашачыларны нәфис сүзгә осталыгы белән сокландыра. Ул хәтта әңгәмә барышында да сорауларга шигырь юллары белән җавап бирә. Ачык йөзле, изге күңелле, туры сүзле булганы өчен үзен яше дә, карты да хөрмәт итә. Шуңадыр да аскынлылар аны “Үзебезнең Зәвия апа” дип каршы ала. Аның иҗатына зур бәя биреп, китабының исем туена

28.07.2015 (№ 143 (24747)): Яңалыклар

Елата торган көйләр бар, Үтерә торган җырлар...

Елата торган көйләр бар, Үтерә торган җырлар... Хисләргә музыкадан да көчлерәк тәэсир итүче бернәрсә дә юктыр, күрәсең.

Кайбер җырларның тарихы сәер генә түгел, үзәк өзгеч тә, ә үзләре хәтта үтергеч тә. Шундыйлардан “Болытлы якшәмбе” дигәненең яманаты еллар үтсә дә җуелмый. Аны 1932 елның декабрендәге яңгырлы бер якшәмбесендә венгр композиторы Ресо Шереж язган. Бер көн элек кенә аны ярәшкән кәләше ташлап китә. Бик нык кайгырган һәм күңел төшенкелегенә бирелгән Шереж шушы болытлы көннең бөтен өметсезлеген, караңгылыгын һәм авырлыгын тоеп, моңаеп утырганда аның колагында моңарчы ишетелмәгән, таныш булмаган көй чыңлый башлый. Ресо, бөтен кайгысын онытып, шул көйне нотага төшерергә тотына һәм аны “Болытлы якшәмбе” дип атый. Соңрак ул әлеге көенә сүзләр дә яза, анда ул сөйгәне әле генә вафат булган һәм үзе дә аның җаны белән кавышыр өчен үз-үзенә кул салырга җыенучы егет сагышын бәян итә.

28.07.2015 (№ 143 (24747)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»