Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Июль 2015 года / Страница 2

Әлшәйнең данлы кызы һәм кияве

Әлшәйнең данлы кызы һәм кияве Павел Воля татарча-башкортчаны да матур гына өйрәнеп килә.

Танылган Русия шоумены Павел Воля белән якташыбыз Ләйсән Үтәшеваның туе хакындагы хәбәр Интернет челтәрендә 1 апрель көнне пәйда булган иде. Ышаныргамы, юкмы? “Камеди клаб” резиденты Павел Воля чынлап та Әлшәй киявеме?!
Журналист кызыксынуым бу икеләнүгә нокта куярга өндәде һәм бүген мин нәфис гимнастика буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Ләйсән Үтәшеваның картәтисе белән картәнисендә кунакта. Зөбәрҗәт Сәгарьяр кызы белән Солтангәрәй Әделгәрәй улы Кирәевлар Әлшәй район үзәге Раевкада гомер кичерәләр. Икесе дә 1936 елгылар. Зөбәрҗәт әби инде күптәннән хуҗабикә, ә Солтангәрәй бабай әле дә район хакимиятендә эшләп йөри. Ул 15 елдан артык Ветераннар советын җитәкли. Ишектән керү белән якты йөзләрен, кайнар чәйләрен кызганмадылар. Матур гаиләне
районда бар да ихтирам итә. Беренчедән — искитмәле пар, икенчедән — аларның талантлы оныклары Башкортстанның һәр кешесендә горурлану хисе тудыра.

25.07.2015 (№ 141-142 (24746)): Төрлесеннән

Авыл яши һәм эшли!

Авыл яши һәм эшли! Соңгы унъеллыкларда крестьян хуҗалыклары нинди үзгәреш кичерде?

“Тормыш ул ерактан караганда — комедия, якынрак килсәң — трагедия”, дигән узган гасырларда бер философ. Бу сүзләр бүгенге Русия авылларына карата әйтелгән диярсең. Яшел хәтфә болын-тугайлыклар. Ишле мал көтүләре. Бакча тулы җиләк-җимеш. Уңганнар кош-корт исәбен санамый хәтта. “Якынрак” килсәң — шушы авыл матурлыгын тудыручыларның чын фидакарьлегенә сокланмый мөмкин түгел! Ә бит 15-20 ел элек кенә ил реформаторлары, Русия авылларына, күмәк хуҗалыклар язмышына кул селтәп, Көнбатыш базарына йөз тотарга уйлаган иде. Имеш тә, хөкүмәтнең аграр тармакка биргән акчасы комга сеңгән судай югала. Эчкечелек, эшсезлек үсә. Авыл тәмам язмыш хөкеменә ташланган иде. Ә тормыш башкача юнәлеш алды. Хәзер барыбыз да аңлый: авылсыз яшәп булмый, ул — дәүләтнең куәте, көче.
Аграр журналист буларак, мине авылның соңгы еллардагы хәле, дәүләт сәясәтенең тормышка ашырылуы, урындагы үзидарә, крестьян һәм фермер хуҗалыкларын

23.07.2015 (№ 140 (24744)): Җәмгыять

Бердәмлек һәм татулык тантанасы

Бердәмлек һәм татулык тантанасы Мәскәү сабантуенда 150 меңгә якын кеше катнашты.

Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында илнең иң зур сабантуе үтте. Якынча мәгълүматлар буенча, анда 150 меңгә якын мәскәүле һәм башкала кунаклары катнашты. Бу тарихи һәм күркәм паркта милли бәйрәмне Мәскәү Хөкүмәте, Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе, “Башкортстан якташлыгы” төбәк җәмәгать оешмасы быел бишенче тапкыр оештырды. Анда Баймак һәм Хәйбулла районнары делегацияләре, шулай ук, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре ансамбле, Башкортстан дәүләт филармониясе вәкилләре, “Ак тирмә” башкорт мәдәни үзәгенең һәвәскәр артистлары катнашты. Габдулла Тукай һәм Шәехзадә Бабич исемнәре сабантуйның төп символы булды.

22.07.2015 (№ 139 (24743)): Җәмгыять

“Авыл дискотекасында өздереп биедем”

“Авыл дискотекасында өздереп биедем” Башкортстан дәүләт медицина университетында белем алучы Бангладеш гүзәле Мансура Үодхури һәр көнгә сөенеп яши.

Мансураны беренче күрүдә татар кызына охшаттым. Кыйгач каш, озын керфекләр, тыйнаклык... Аның үз-үзен тотышы, ягымлы тавышы, карашы да күңелгә якын тоелды. Азия үзәгеннән килүенә ышанып та бетә алмадым. Ә бит Бангладеш ул Башкортстаннан меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан, Һиндстан һәм Мьянма белән чиктәш дәүләт. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр аерылса да, Мансура белән иркен аралаштык. Мөгаен, аның алтынчы ел Башкортстанда белем алуы да эзсез үтмәгәндер. Шушы чорда Азия гүзәле тел үзләштергән, салкын кышка күнегеп өлгергән. Әлбәттә, аны бездәге бик күп күренешләр гаҗәпләндергән. Шул ук вакытта үзе дә Башкортстан халкын шаккатырган.

22.07.2015 (№ 139 (24743)): Дөнья бу...

Төзелеш – кыйммәтрәк, яшәү – арзанрак

Төзелеш – кыйммәтрәк, яшәү – арзанрак “Яшел” стандартлар яңа мөмкинлекләр ача.

Соңгы елларда “яшел икътисад”, “яшел сәясәт”, “яшел энергия” дигән төшенчәләрне без дә еш ишетә башладык. Моның сәбәпләре бик күп. Иң мөһимнәренә генә тукталып китик. Беренчедән, табигый байлыкларның мәңгелек түгеллеген аңладык. Икенчедән, аларны чама белмичә файдалану экологиягә зыян салудан тыш, кесәгә дә суга. Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коргач, шәһәрдә яшәүчеләрнең айлык түләүләре артуы шул хакта сөйли. Шәхси йортларда яшәүчеләр дә утка, суга, электр энергиясенә хаклар “тешләшүен” сизде. Баксаң, мондый катлаулы чорда безгә ярдәмгә “яшел” стандартлар килә ала икән. Йортны махсус таләпләр белән төзегәндә, айлык түләүләрне туксан процентка киметергә мөмкин икән. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Рәшит Исмәгыйлевның “Яшел” стандартлар. “Яңа тормыш сыйфаты” китабының исем туена багышланган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

22.07.2015 (№ 139 (24743)): Көнүзәк

Җырның канаты бар

Җырның канаты бар Остаз укучылары белән бергә үсеш ала.

Шундый кешеләр була, үзләре белән очрашканчы, алар турында бик күп яхшы сүзләр ишетергә туры килә, шунлыктан күптәнге танышың кебек күрешәсең. Якташым Алия Закирова да шундыйлардан. “Ике аккош” республика фестивалендә җиңүчеләрнең берсе, “Роза ветров” дип аталган Бөтенрусия фестивале, “Озын көй” республика бәйгесе дипломанты, моңлы тавышлы җырчы – Туймазы районының Серафимовка авылы кызы ул. Музыкаль белем алуда әнисе Миңнеруза Зәки кызы белән әтисе Фәрит Миңлегәрәй улы Әюповларның роле зур булган. Үзләре дә концертлар оештырып, җырлап йөргән кешеләр булганга, күз нурлары Алиянең дә сәләтен ачыклап, дөрес юнәлеш бирә. Скрипка классы буенча музыка мәктәбен, аннары Октябрьский музыка колледжын уңышлы тәмамлый кыз.

21.07.2015 (№ 138 (24742)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»