Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Август 2015 года

Кытай якты тәэссоратлар калдырды

Кытай якты тәэссоратлар калдырды Башкортстан укучылары “Русия балалары — Кытай кунаклары”дигән халыкара программа кысаларында оештырылган сәфәрдән кайтты. Әлеге программа Русия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында социаль-гуманитар һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча “Бердәм Русия” партиясенең социаль платформасы һәм Пекинның “Чжункэ Хойзце” хәйрия корпорациясе тарафыннан оештырылды. Сәяхәткә хокук саклау органнары һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар гаиләләреннән барлыгы 40 үсмер юлланган булса, шуларның 20се — Башкортстаннан иде. Әлеге төркем Дәүләт думасы депутаты, “Милләт яшьлеге” иҗтимагый фонды рәисе Римма Баталованың тәкъдиме буенча җыелды. 11-15 яшьлек үсмерләргә җиде көн буена Кытай халкының тормышы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырылды.
27.08.2015 (№ 165 (24769)): Очкын

Төп чыгымнар – социаль өлкәгә

Төп чыгымнар – социаль өлкәгә Республиканың Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча 1 августка керемнәр буенча берләштерелгән бюджет үтәлеше 103,9 миллиард сум тәшкил иткән. Ягъни, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 10,2 процентка артыграк акча җыелган. Шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр былтыргы күрсәткечтән 6,5 процентка артып, 82 миллиард сум тәшкил иткән. Казнага иң күп акчаны физик берәмлекләр керткән, алар кеременә салым — 24,6 миллиард сумга җиткән. Оешмалар табышына салым —21,8 миллиард, милеккә салым 10,3 миллиард сум тәшкил иткән. Оешмалар табышына салым кереме, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда — 7,1, милеккә салым —13,6, физик берәмлекләр кеременә салым — 4,1, берләштерелгән керемгә салым 4,3 процентка арткан, акцизлар кереме 8,7 процентка кимегән. Дәүләт һәм муниципаль милектә булган мөлкәтне файдаланудан керем 27 процентка арткан.
26.08.2015 (№ 164 (24768)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»