Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Август 2015 года / Страница 2

Нефтьче, шагыйрь, милләтпәрвәр шәхес

Нефтьче, шагыйрь, милләтпәрвәр шәхес Фәнис Рәхмәтуллинны “физик” та, “лирик” та булырга тормыш үзе өйрәткән.

Гомер агымсудай, ничек яшәсәң дә үтә дә китә. Кемдер аны ал-ял белми матди байлык җыюга сарыф итсә, икенче берәүләр матурлыкка хезмәт итүе белән җуелмас эз калдыра. Бүген сүзем шундый шәхесләрнең берсе —Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин хакында.
Мин аның белән район гәзитендә эшләгән чагымнан ук танышмын. “Менә табадан гына төшкән шигыремне тыңлап карагыз әле”, — дип еш кына килеп керә иде ул редакциягә. Ә иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмый, чөнки аларда ихласлык та, тормыш фәлсәфәсе хакында тирән уйлану да, әче сатира да бар. Райондашлары аны “безнең шагыйрь Рәхмәтуллин” дип йөртсә дә, Фәнис Салих улы үзен шагыйрь дими, бөтен гомерен “кара алтын” табу эшенә багышлаган кеше ул. Бүгенге көндә аның иҗат сандыгында 1300ләп (!) шигырь бар, ул 8 китап авторы.

25.08.2015 (№ 163 (24767)): Дөнья бу...

Урындагы үзидарәнең киләчәген билгеләүче чара бу!

Урындагы үзидарәнең киләчәген билгеләүче чара бу! Федоровка районы Советы секретаре Винир Халитов белән әңгәмә.

13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көненә өч атна вакыт калды. Мәгълүм булуынча, бу көнне республиканың 53 районында авыл Советларына депутатлар сайланачак. Моннан тыш, бермандатлы 15нче Күмертау һәм 50нче Туймазы сайлау округлары буенча – Дәүләт җыелышы-Корылтайга, 2нче Уфа (Калинин районы) сайлау округы буенча – шәһәр Советына, шулай ук Әбҗәлил, Мишкә, Стәрлетамак районы һәм Учалы шәһәр биләмәсе Советларына өстәмә сайлаулар – җәмгысы 784 сайлау кампаниясе үтәчәк.
Бу җәһәттән Федоровка районында урындагы үзидарә үсешендә мөһим әһәмияткә ия әлеге сайлауларны нинди әзерлек белән каршы алалар? Шушы һәм башка сораулар белән Федоровка районы Советы секретаре Винир Мөнир улы Халитовка мөрәҗәгать иттек.

22.08.2015 (№ 161-162 (24766)): Сәясәт

Чикләү түгел, ярдәм кирәк!

Чикләү түгел, ярдәм кирәк! Шәхси хуҗалыклар үсешенә бәйле мәсьәләдә ил Хөкүмәте дөрес карар кабул итәр дип ышаныйк.

Соңгы елларда аграр тармакка ил күләмендә игътибар һәм ярдәм бермәбер артса да, әлегәчә шәхси хуҗалыклар ничектер икенче планда калып килде. Эре аграр предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары өчен дәүләттән күпсанлы субсидияләү программалары, һәртөрле ташламалар, өстенлекләр каралса, ихатасында мал тотып, продукция җитештерүче күпчелек фәкать үз көченә таяна. Мал абзарын зурайтып салса да, авыл хуҗалыгы техникасы юнәтсә дә, үз җир биләмәләрендә чәчү – уңыш җыю вакытында да аңа ярдәм кулы сузучы юк дәрәҗәсендә – барысы да үз кесәсеннән. Шул ук вакытта сәер парадокс килеп чыга: илдә җитештерелүче авыл хуҗалыгы продукциясенең зур өлеше нәкъ шәхси хуҗалыкларга туры килә.

20.08.2015 (№ 160 (24764)): Авыл хуҗалыгы

Элбәк җыены — рухи күпер

Элбәк җыены — рухи күпер Краснокама районының Бачкыйтау авылында 23 елдан соң әлеге бәйрәм тергезелде.

Авылларда бәйрәм һәрчак тормышның мөһим өлеше булып санал­ган. Тырышып эшләгән авыл халкы рәхәтләнеп ял итә дә белгән. Хәзерге чор яңа бәйрәмнәрен алып килсә дә, авылның рухын саклаучы, үткән белән бүгенгене берләштерүче искеләре дә исән, алар онытылмый. Ә онытылганнары тергезелә. Краснокама районының Бачкыйтау авылы моның ачык мисалы булып тора. Биредә элек-электән Элбәк җыены уздырылган, бу чара тирә-яктагы барлык авыллар халкын, ерактагы туганнарны һәм якыннарны җыйган. Монда халык күңел ачып кына калмаган, ә борчыган мәсьәләләрне дә уртага салып тикшергән, аларны хәл итү юлларын эзләгән. Җыенның исеме авыл янындагы күлгә бәйле, су буенда үткәрелгәнгә аны шулай дип атаганнар. Элбәк күле әле дә тирә-якның бизәге булып тора, ул балыкка бай, авыл халкының иң яраткан ял урыны да.

20.08.2015 (№ 160 (24764)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»