Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Август 2015 года / Страница 3

“Сынау көчлеләргә бирелә”

“Сынау  көчлеләргә бирелә” “Ана йөрәге” төбәкара иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлшат Ибраһимова шулай ди.

Яшьлек – дәртле, сөеп-сөелер, кеше гомеренең кабатланмас иң матур чагы. Гаилә корып, сабыйлар тудырып, тәрбияләү, үстерү, күңелле мәшәкатьләргә төренеп яши торган вакыт та яшьлеккә туры килә. Соңгы елларда, кызганычка каршы, сәламәтлекләре, мөмкинлекләре чикле балалар санының артуы күзәтелә. Чирле балаларга вакытында дөрес, тиешле ярдәм күрсәтелмәү нәтиҗәсендә, алар инвалид булып кала. Күпчелек очракта мондый хәлләр яшь гаиләләр таркалуга сәбәпче. Мондый балалы ата-аналарга нишләргә соң? Кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Кем хәленә керер андый язмышлыларның?

Моннан алты ел элек Уфаның сәламәтлек, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитацияләү үзәге каршында барлыкка килгән “Ана йөрәге” төбәкара иҗтимагый оешмасында авыр хәлдә калган гаиләләр юаныч, таяныч, ярдәм таба. Мөмкинлекләре чикле балаларның тормышы, яшь ата-аналарга киңәшләре, оешманың күркәм гамәлләре,

18.08.2015 (№ 158 (24762)): Җәмгыять

Велосипед дуласа, машинадан яман!

Велосипед дуласа, машинадан яман! Юл-транспорт фаҗигаләре статистикасын карагач, мәгълүм мәкальне шулай дип үзгәртәсе килә.

27 июльдә төшке аш вакытында урамга чыктым. Карасам, редакциябез урнашкан “Матбугат йорты” янындагы Пархоменко һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары чатына халык өелешкән. Аптырап, яннарына бардым. Светофор төбендә – карарлыгы да калмыйча җимерелгән велосипед, юл уртасында япма белән капланган мәет ята. Шунда ук авария сигналлары кабынган бер фура тора. Водителен бер төркем ЮХХДИ хезмәткәрләре уратып алган. Өлкән яшьтәге ир шок хәлендә – сүз дә әйтә алмый. Баксаң, велосипедчы егет җәяүлеләргә тәгаенләнгән “зебра” аша үтеп барганда, аны уң якка борылыш ясаучы фура таптаткан икән. Гаеп кемдә? Светофорда икесенә дә яшел ут яна. Беренче карашка, җавап гади кебек. Борылыш ясаучы машина юл аша чыгучы җәяүлеләрне, шул исәптән велосипедчыларны да, үткәрергә бурычлы. Ләкин шунысы бар: юл кагыйдәләре буенча, велосипедчы “тимер атыннан” төшеп, урам аша җәяү үтәргә тиеш. Ә 28 яшьлек каза күрүче

15.08.2015 (№ 156-157 (24761)): Җәмгыять

“Мин җирдән аерылып яшәмәдем...”

“Мин җирдән аерылып яшәмәдем...” Күренекле галим Үзбәк Госманов белән әңгәмә.

Русия Фәннәр акаде­миясенең мөхбир әгъ­засы, Башкортстан Фәннәр академиясе ака­демигы Үзбәк Госман улы Госмановның исеме, күренекле галим буларак, илдә генә түгел, дөнь­яның гыйльми даирә­сендә дә киң билгеле. Ул агросәнәгать җи­теш­терүе икътисадында фундаменталь тикше­ренүләре белән танылган шәхес. Галим авыл хуҗалыгында планлы һәм базар икътисады шартларында ахыргы нәтиҗәгә ирешүдә яңа мөмкинлекләр ачты һәм, шул рәвешле, республикада гына түгел, ә Русия күләмендә аграр реформаларны тормышка ашыруга зур өлеш кертте. Үзбәк Госман улы товар җитештерүдә коллектив (кооператив) формаларның кече җитеш­терүчеләр белән бертигез шартларда үсүен фәнни хезмәт­ләрендә ачты. Билгеле акаде­микның җир ресурсларын нәтиҗәле фай­далану, хезмәт мотивациясе һәм керемнәрне фор­малаштыру юнә­лешендәге тәкъдимнәре аграр сәясәтне тормышка ашыруда җитди этәргеч бирә. Үзбәк Госман улы җир, милек, фермерлык, икътисадны тотрыкландыру, аграр җитештерүдә

13.08.2015 (№ 155 (24759)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта



Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»