Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Сентябрь 2015 года

Чит илдә дә танытабыз, үзебездә дә җыябыз

Чит илдә дә танытабыз,  үзебездә дә җыябыз ШОС һәм БРИКС илләре белән хезмәттәшлек яңа үсеш этабына чыга.

Башкортстан Шанхай хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләренең власть органнары, бизнес вәкилләре белән көннән-көн тирәнрәк бәйләнешләр урнаштырып, алар арасында киңрәк танылу ала бара. Шушы көннәрдә Башкортстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре кысаларында ШОС илләренең андагы зур презентацияләү мәйданында безнең республиканың икътисади потенциалы тәкъдим ителде. Евразия икътисади форумы кысаларында Кытайның Шэньси провинциясендәге Сиань шәһәрендә оештырылган күргәзмә эшендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы, диалог буенча партнер һәм күзәтүче булган 15 дәүләт вәкилләре катнашты. Чарада сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең һәм аны финанслауның, шул исәптән Ефәк юлы банкы, Азиянең инфраструктура инвестицияләре банкы төзү аша, өстенлекле юнәлешләре тикшерелде. Күргәзмәдә Русия предприятиеләренең заманча технологияләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә казанышлары күрсәтелде.

30.09.2015 (№ 188 (24792)): Сәясәт

Дөге — провинцияләрдән, Чәй — штатлардан...

Дөге — провинцияләрдән, Чәй — штатлардан... 21-23 октябрьдә Уфада “ШОС һәм
БРИКС илләре төбәкләренең кече бизнесы” форумы узачак.

Мәгълүм булуынча, быел Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үтте. Башкалабызга Евразия, Көньяк Америка, Африка континентларыннан 15 дәүләт җитәкчесе килде. Саммитларда күпкырлы хезмәттәшлекне, оешмаларның географиясен киңәйтү турында да сүз булды. Икътисади үсеш, саммитларда катнашучы илләр арасында товар әйләнешен арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бүленде. Җитәкчеләрдән, корпорацияләрдән тыш, илләрнең төбәкләре, кече бизнес вәкилләре дә актив хезмәттәшлек иткәндә, мондый максатка тизрәк ирешеләчәк. Шушы уңайдан 21-23 октябрьдә Уфада “ШОС һәм БРИКС илләренең кече бизнесы” беренче форумы үтүе игътибарга лаек. Форумда Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700дән артык делегат катнашачагы күп нәрсә турында сөйли.

23.09.2015 (№ 184 (24788)): Икътисад









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»