Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Сентябрь 2015 года / Страница 3

Туган якның һавасы да җанга шифа

Туган якның һавасы да җанга шифа Борай районының басу уңганнары хезмәттән ямь һәм тәм табып эшли, шуңа күрсәткечләре дә югары.

— Быел без, борайлылар, 39,3 мең гектарда иген үстердек. Бүгенге көнгә бөртекле культуралар 70 проценттан артык мәйданда урып-җыелды. Уракта 54 комбайн катнаша.
Мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Әлеге вакытка 13 мең тонна печән (100 процент), 49,6 мең тонна сенаж (99 процент), 6,1 мең тонна силос, җыеп әйткәндә, һәр баш малга исәпләгәндә, 26 центнер азык берәмлеге хәзерләнде.
Уҗым культуралары 10050 гектарда чәчелде, туңга сөрү 10600 гектарда башкарылды. Барлык хуҗалыклар да ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, эшче кадрларга кытлык кичермибез, — диде Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Хәлил Минһаҗев районның иң эре хуҗалыкларының берсе булган Ленин исемендәге җәмгыятькә барышлый. — Яңгырлар бераз комачаулык тудырса да, игенчеләребез яхшы кәеф белән аяз көннең һәр сәгатен файдаланып эшли.

16.09.2015 (№ 179 (24783)): Авыл хуҗалыгы

Даруханәләр – адым саен, банклар – урам тулы...

Даруханәләр – адым саен,  банклар – урам тулы... Җәмгыятьтә мондый күренешнең сере нидә?

Кайчан гына Уфада почмак саен сәгать һәм аяк киеме төзәтүчеләрне очратырга мөмкин иде. Бүген исә, аларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табу читен. Чөнки заман үзгәрде. Механикалаштырылган сәгатьләрне электрон сәгатьләр алыштырды. Аяк киемнәре, башлыча, күннән тегелми. Алар бер сезонга чак түзә. Димәк, тектерүдән, яматудан фәтва юк. Янә бер мисал. Мич чыгаручы – моннан егерме ел чамасы элек кенә иң абруйлы һөнәрләрнең берсе саналды. Аларны, Коръән ашына чакырылган хәзрәтләр кебек, килеп алып, китереп куялар иде. Мич хакы да ару иде. Кирпеч мичләргә алмашка тимер мичләр килгәч, мич чыгаручылар­ның кирәге калмады. Күренүенчә, җәмгыятьтәге күпчелек күренешләр ихтыяҗга бәйле. Аларның бер-берсенә бәйле булуы да күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

15.09.2015 (№ 178 (24782)): Дөнья бу...

Туган төбәгенә үлемсезлек, зур дан булып кайтты генерал!

Туган төбәгенә үлемсезлек, зур дан булып кайтты генерал! Кырмыскалы районында Миңнегали Шәйморатов истәлегенә мемориал ачылды.

1941 елның көзендә республикада 112нче Башкорт дивизиясе оештырыла. Аның сафларын тулыландыруга Башкортстан халкы иң яхшы вәкилләрен җибәрә. Дивизиягә тәҗрибәле командир, полковник, киләчәктә генерал-майор Миңнегали Шәйморатов командир итеп билгеләнә.

1942-45 елларда яугирләр батырлыкларга бай хәрби юл үтә, күп мактаулы исемнәргә лаек була. Дивизиянең авыр сәфәре 1945 елда Берлинда тәмамлана. Ә дивизия составында көрәшкән батыр яугирләрнең исемнәре легендага әверелә.

“Легендага әверелгән исемнәр”. Кичә Кырмыскалы районында нәкъ шундый исем астында республика фестивале узды. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Мәскәүдән югары кунак — Русиянең мәдәният
министры Владимир Мединский катнаштылар.

12.09.2015 (№ 176-177 (24781)): Җәмгыять

Безне уртак рухи кыйммәтләр берләштерә

Безне уртак рухи кыйммәтләр берләштерә Республика язучыларының Казанга чираттагы сәфәре моны янә бер тапкыр раслады.

Бишенче класста укыганда Учалы районының Казаккол сигезьеллык мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан Сәйфи Кудашның “Хәтердә калган минутлар” дигән китабы белән бүләкләнгәнем әле булса хәтеремдә. Аны миңа уку елының беренче яртысын яхшы билгеләренә тәмам­лаган өчен бирделәр. Китапта язылган хәтирәләрнең күп урыннарын ул чакта аңлап җиткермәсәм дә, аны әллә ни күреп кадерләп, куана-куана укыганым бүген дә күз алдымда. Сәйфи Кудаш бу публицистик язмаларында үзе ишеткән һәм күргән мәгълүматларга таянып башкорт һәм татар язучылары арасындагы рухи бәйләнешләр хакында бәян итә, хәтта гомум төрки мәдәни дөньясын байкап чыга. Һәрхәлдә, олуг шагыйрьнең әлеге истәлекләреннән Тукайның Уфага килүен, Мәҗит Гафури белән очрашуын, ике күренекле әдипнең күңел кичерешләрен сурәтләгән юллар хәтергә уелып калган.

12.09.2015 (№ 176-177 (24781)): Рухият

Адреслы ярдәм сыер бәясеннән ким түгел

Адреслы ярдәм сыер бәясеннән ким түгел Нәрсә ул социаль контракт һәм аңа кемнәр дәгъва итә ала?

Аграр җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның роле елдан-ел үсә. Узган елда, мәсәлән, Башкортстанда тулай авыл хуҗалыгы җитештерүендә аларның өлеше 60 процентка җитте. Әлбәттә, илнең төрле төбәкләрендә хәл төрлечә. Бу, республика икътисадының күптармаклы булуы белән беррәттән, халыкның 40 проценты авылда яшәвен һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә Хөкүмәт ярдәменең дә тоемлы булуын күрсәтә.

Шәхси ихаталар республиканың азык-төлек базарын тулыландыруга зур өлеш кертә. Билгеле, ул башкала яисә район үзәкләрендә даими үткәрелүче ярминкәләр белән генә чикләнми. Уфа шәһәр хакимияте әзерләгән мәгълү­матларга караганда, башкала кибетләрендә генә түгел, зур сәүдә челтәрләрендә дә авыл продукциясенең гомум күрсәткечтәге урыны үсә. Шул ук вакытта, соңгы елларда авылда яшәүче һәм социаль яклауга мохтаҗ категориягә керүчеләргә Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән адреслы ярдәм дистәләрчә мең кешене эшле итәргә мөмкинлек бирде. Дәүләт

10.09.2015 (№ 175 (24779)): Социаль өлкә









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»