Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Сентябрь 2015 года / Страница 4

“Сиңа бозым салганнар, дәвасы – алтын алкаң!”

“Сиңа бозым  салганнар, дәвасы – алтын алкаң!” Студентлар, тәҗрибәсез яшьләрне “сихерчеләр” йогынтысыннан саклау аеруча мөһим.

Җәйнең эссе бер көнендә сеңлем белән Уфадагы зур сәүдә үзәгенә таба юлландык. Кинәт алдыбызда төсле озын итәкләр кигән ике хатын пәйда булды. Берсе: “Сылулар, почта кай тирәдә икән, белмисезме?” – дип сорагач, аңлатып бирдек. Җавабыбызны алгач, боларның берсе “мондый әйбәт кызларга” бушлай кулдан багарга тәкъдим ясады. Акчам – сеңелемнең сумкасында, кулдан “укыту” да кызык, озак уйлап тормыйча, ризалаштым. Нәрсәсеннән куркасың аның: күрәзәче сары чәчле, яшькелт күзле. “Мин – серб кызы”, – дип, үзе әйтте. Аннары, көпә-көндез алданырга мин бит юләр түгел.
...Сеңлемнең: “Ул минем бөтен акчамны алды!” – дип кычкырганына гына исемә килдем. Мин Сарычәчнең әкиятен тыңлап торганда (хәтта ниләр сөйләгәнен дә әйтә алмыйм) моның артындагы кара чәчле иптәше ничектер сеңлемнең сумкасын ачтырып, кибеткә алып барган да берничә йөз сум акчабызны талап алган икән! “Бир кире!” – дип ябышу ярдәм итәме соң!

10.09.2015 (№ 175 (24779)): Дөнья бу...

Власть нәтиҗәлелеге безнең активлыктан башлана

Власть нәтиҗәлелеге безнең активлыктан башлана Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов иҗтимагый-сәяси процессларда, җәмгыять тормышында катнашу һәркемнең мөһим гражданлык бурычы булуын сызык өстенә алды.

Мәгълүм булуынча, 13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көнендә республикада төп сайлаулар урындагы үзидарә органнарына үтәчәк. Әлеге дәрәҗә вәкиллекле власть органнарына бу көнне 7300 депутат сайланачак.
Ә инде урындагы үзидарәнең җәмгыять үсешендә никадәр мөһим роль уйнавы һәркемгә яхшы мәгълүм. Юллар төзеклеге дә, су мәсьәләсе дә, авыллардагы тәртип тә, эш урыннары булу да, социаль институтларның саклануы да — кыскасы, урындагы мәсьәләләрнең барысы да әлеге дәрәҗә власть органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Шуңа да республика гражданнарының тавыш бирүдә актив катнашуы, җаваплы вазыйфага эшлекле гамәлләре белән халык арасында хөрмәт казанган иң лаеклыларны сайлавы көн таләбе булып тора. Моны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та сызык өстенә алды.

09.09.2015 (№ 174 (24778)): Сәясәт

Ихтыяҗ зур. География чикле

Ихтыяҗ зур. География чикле Башкортстан балына дөньякүләм брендка әверелү өчен нинди киртәләр комачаулый?

Республика бал җитештерү буенча илдә, дөньяда алдынгы урыннарны били. Моңа статистика мәгълүматлары китерү мотлак түгел. Авыл саен йөзәр баш умарта тотучылар бар. Ярминкәләрдә, трассалар буенда бал мичкәләп сатыла. Әйе, күпләп умарта тоту, тонналап бал җитештерү – үсеш билгесе. Шул ук вакытта, җитештергән продукцияне отышлы хакка сату да мөһим. Башкортстан умартачыларын бу мәсьәлә борчый. Эчке базарда көндәшлек зур. Продукцияне чит төбәкләргә һәм чит илләргә сату җайга салынып кына килә. Дөрес, Башкортстан балына дөнья базарына юллар ачыла башлады. Күптән түгел Уфада эш сәфәре белән “Апимондия” Халыкара умартачылар ассоциациясе президенты Жиль Ратианың булуы шул хакта сөйли.

09.09.2015 (№ 174 (24778)): Икътисад

Доллар үзләренә булсын!

Доллар  үзләренә булсын! Президент Владимир Путин Русия һәм БДБ илләре арасында бердәм финанс базары төзү тәкъдиме белән чыкты.

Русия Президенты Владимир Путин Русия, Әрмән­стан, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан һәм башка БДБ илләрендә исәп-хисап ясауда доллардан тулысынча баш тарту тәкъдиме белән чыкты. Ил башлыгы тәкъдим иткән “Бәйсез Дәүләтләр Берләш­мәсенең интеграцияләнгән валюта базарын оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү” әлеге дәүләтләр арасында финанс-икътисади хезмәттәшлектә доллар һәм евродан тулысынча баш тартуны күз уңында тота. Шушы рәвешле Владимир Путин БДБ илләре милли валюта­ларының бәһасен күтәрү, доллар һәм еврога бәйлелектән котылу максатын алга куя. Әлеге башлангычны тормышка ашыру, ягъни исәп-хисапны милли валюталарда башкару өчен илнең эчке базарларында резидент банклар кертеләчәк. Алар милли банкларга каралган шартларда эш итәчәк.

08.09.2015 (№ 173 (24777)): Икътисад









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»