Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Октябрь 2015 года

Обама да “Кызыл таң” укый!

Обама да  “Кызыл таң” укый! Ә сез АКШ Конгрессы китапханәсе элек-электән алдырган абруйлы басмабызга язылдыгызмы әле?

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Кызыл таң” гәзите редакциясе Башкортстанның журналистика ветераннары, республика журналистларының төньяк һәм төньяк-көнбатыш районара иҗади берләшмәләре белән берлектә “Корал һәм каләм белән” дип аталган марафон оештырган иде. Аның соңгы этабында катнашучылар барлык ил җитәкчеләре, халык­ара оешмалар, журналистлар, фәнни берләшмәләр, дөнья мәдәнияте эшлеклеләренә, Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын, фашизмны берлектә җиңүебезне, безнең тыныч һәм имин киләчәк өчен үзләренең гомерен аямаган өлкән буын турындагы хәтерне сакларга чакырып, Мөрәҗәгать кабул итте. Ул Америка һәм Европа илләренең Мәскәүдәге Илчелекләренә дә җибәрелде.

31.10.2015 (№ 210-211 (24815)): Төрлесеннән

Ноябрь. Ел фасылы

Ноябрь. Ел фасылы Безнең эрага кадәр IV гасырда борынгы Мисырның төп халкы бу айны “эпифи” дип атаган. Хәзерге кебек үк, алар өчен дә ул унберенче ай булып исәпләнгән.

Ә борынгы римлылар аны “ноуесетбер”, ягъни тугызынчы ай дип атаганнар. “Ноябрь” атамасы латинча “новем” (тугыз) дигән сүздән алынган, элек ул “кыш ае” исемен йөрткән. Борынгы Русьта да ул тәүдә тугызынчы ай булган. Ә XV гасырдан 1700 елга кадәр өченче ай булып торган һәм “грудень”, ягъни “кантар” исеме белән йөргән. “Кантар” — димәк, туфрак кәсләнүе, боз кантары. Аны “боз ае” дип тә йөрткәннәр.
Халкыбызның борынгы календаренда “келәү” ае 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә, ә 22 ноябрьдән “буш” ай башлана. Чыннан да, бу ай башына кыр эшләре генә түгел, мал-туар белән бәйле мәшәкатьләр дә шактый кими.
Борынгы төрки календаре буенча ноябрь аеның төп өлеше Кояшның Чаян йолдызлыгында чагына туры килә. Ул 21енә кадәр дәвам итә. Аннары Укчы йолдызлыгына керәбез.

31.10.2015 (№ 210-211 (24815)): Төрлесеннән

Мин дә карар иттем әле шул шахтердан калмаска!

Мин дә карар иттем әле шул шахтердан калмаска! Моннан ярты гасыр элек Донбассны дер селкетеп күмер кискән ир-узаманның йөрәге бүген шул төбәк өчен әрни.

Донбасста ул артык озак булмый, әмма әлеге шахталар төбәге, үзенең шунда эшкә баруы язмышында хәлиткеч роль уйнады дип исәпли.
Марат абый һәм аның хатыны Миңнесабира апа белән мин яңарак район Мәдәният сараенда узган тантаналы чарада таныштым. Аларны, бөтен халык алдына чакырып чыгарып, законлы никахларының алтын юбилее белән котладылар, республика җитәкчесенең Котлау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырдылар. Быел 75 яшьләрен тутырган юбилярлар, туй табынында утыргандай, шатлыктанмы, дулкынлануданмы, бераз кыенсына иде. Халык аларны ихлас алкышларга күмде. Ә инде сәхнәгә бер кочак чәчәкләр бәйләме кысып тоткан җитез һәм сөйкемле малай йөгереп менгәч, зал кул чабулардан шартлагандай булды. Яраткан оныкларының берсе Рушанны күргәч, юбилярларның да йөзе ачылып, кояштай балкып китте.

29.10.2015 (№ 209 (24813)): Дөнья бу...

Кырмыскалы – икмәкле төбәк

Кырмыскалы – икмәкле төбәк Кырмыскалы — республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче районнарның берсе. Соңгы елларда биредә авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе артуы дәвам итә. Кече һәм урта малтабарлыкны үстерүдә, төзелеш тармагында зур эшләр башкарылды. Узган елда, мәсәлән, тулай аграр җитештерү күләме 2,5 миллиард сумга якынлашты. Сәнәгатьтә җитештерү һәм төрле хезмәтләр күрсәтү күләме, шулай ук, 2 миллиард сумга җитте. Кырмыскалылылар быел, һәр гектардан уртача 22,4 центнер уңыш алып, ашлыкның тулай җыемын 84 мең тоннага җиткерде.
Башкортстанда районның үз бренды булган продукцияләре дә аз түгел. Республика сәүдә нокталарында “Бозаяз алмалары” байтак еллар дәвамында сатып алучылар тарафыннан зур бәя алды. Ә инде “Кырмыскалы икмәге”нең һәр көнне тирә-як шәһәрләргә һәм районнарга дистәләрчә тонналап озатылуы гаҗәп тоелмый. Икмәк комбинаты продукциясен башкалабыз Уфада да һәрвакыт көтеп алалар.
Кырмыскалылылар ирешкән уңышларның сере нәрсәдә? Соңгы елларда биредә нинди матур

29.10.2015 (№ 209 (24813)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»