Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Октябрь 2015 года / Страница 5

Кайдадыр һәйкәл ачыла, кайдадыр юл салына

Кайдадыр һәйкәл ачыла, кайдадыр юл салына “Бердәм Русия” партиясе проектын тормышка ашыру кысаларында дүрт айда гына 500гә якын мәсьәлә уңай чишелешен тапкан.

Башкортстан халкының социаль яшәешен яхшыртуга, бу өлкәдәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә агымдагы елның июнь аенда республикада старт алган “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты да зур өлеш кертә. Күптән түгел “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең республика төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре Константин Толкачев билгеләвенчә, бары тик шушы вакыт эчендә генә дә әлеге проект кысаларында 900дән артык гражданнар җыены үтеп, аларда хәл итү соралган 1600 чамасы өстенлекле мәсьәлә билгеләнгән. Иң мөһиме шул: халык наказларының 500гә якыны шушы дүрт ай эчендә үк анык эшләр, күркәм төзелешләр рәвешендә тормышка ашкан. Шул рәвешле кайсыдыр торак пунктта мәктәп, балалар бакчасы, суүткәргечләр, чишмәләр, юл-ихаталар төзекләндерелгән, икенчесендә сабыйлар өчен уен мәйданчыгы

10.10.2015 (№ 195-196 (24800)): Сәясәт

Берьюлы ике объект!

Берьюлы ике объект! Илеш районы үзәгендә балалар бакчасы һәм яңартып корылган үзәк казанлык сафка кертелде.

Илеш районы Республика көнен зур хезмәт казанышлары белән каршы ала. Районда, игенчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү белән беррәттән, төзелеш эшләренә дә зур игътибар бирелә. 7 октярбьдә биредә ике зур объект сафка кертелде: Югары Яркәйдә 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ишекләрен ачты, үзәк казанлык, тулысынча яңартып корылганнан соң, үз эшен башлап җибәрде. Яңа объектларны ачу уңаеннан һәм Республика көненә багышланган тантаналарда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Рәсүл Госманов, Валерий Мансуров, республиканың капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Владимир Селищев, шул ук оешмадан Хәлим Шәйбәков, Башкортстан Социаль максатлы программалар фонды директоры Әскар Ногманов, “Башнефть” компаниясенең власть органнары белән бәйләнеш бүлеге начальнигы Юлай Ильясов, “Чакмагышнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең “Башнефть-Добыча” җәмгыяте филиалы начальнигы Фаат Хәсәнов һәм башкалар

10.10.2015 (№ 195-196 (24800)): Җәмгыять

Карашлар Көнчыгышка төбәлгән

Карашлар Көнчыгышка төбәлгән Бүген Уфада шәркыять мәсьәләләре буенча Х Бөтенрусия съезды ачыла.

7-10 октябрьдә Уфада Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты базасында “Русия һәм Көнчыгыш: илләр һәм халыклар хезмәттәшлеге” Х Бөтенрусия Көнчыгышны өйрәнүчеләр съезды үтә. Шушы уңайдан “Башинформ” агентлыгында күренекле галимнәр белән матбугат конференциясе оештырылды. Сөйләшүдә Баку Славян университеты профессоры Рәхилә Кулиева, Истанбул университеты профессоры Исмәт Бинер, Үзбәкстан Милли университеты профессоры Мөхәммәтҗан Абдрахманов, Казахстандагы Халыкара Төрки академия профессоры Дархан Кыдырали, Мәскәүдән Гуманитар фәннәр идарәсе башлыгы, филология фәннәре докторы Василий Гребенюк катнашты. Кунакларны Башкортстан Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкаручы Әлфис Гаязов сәламләде. Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, профессор Фирдәвес Хисаметдинова Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыятенең тарихы белән

08.10.2015 (№ 194 (24798)): Җәмгыять

Тезләнмәдек. Аякка басабыз

Тезләнмәдек. Аякка басабыз Эмбарго җитештерү күләмен арттыруның яңа юлларын табарга этәргеч бирде.

2014 елның августында Русия Президенты указы нигезендә Хөкүмәтебез чит ил санкцияләренә җавап рәвешендә АКШ, Евросоюз илләре, Канада, Норвегия һәм Австралиядә җитештерелгән кайбер продуктларны импортлауны тыю турында карар кабул иткән иде. Быел июнь аенда Евросоюз Русиягә карата санкцияне озайтканнан соң, ил башлыгы азык-төлек эмбаргосының тагын бер ел дәвам итәчәген белдерде. Әйтергә кирәк, Русия белән элекке бәйләнешләрне өзүдән, югарыда телгә алынган илләрнең безгә экспорты ел дәвамында 8 миллиард чамасы доллар күләмендә кимеде.

Билгеле, соңгы уньеллыкларда кыргый базар мөнәсәбәтләре белән көрәшеп, икътисад-сәүдә мәйданында чыныгу алып өлгергән аграр тармакны көнбатыш санкцияләре АКШ сәясәтчеләре көткәнчә тезләндерә алмады. Дөрес, ел ахырында ук үзебезнең кайбер икътисадчылар да азык-төлеккә ихтыяҗ артачак, бәяләр бәйдән ычкыначак дип фаразлаган иде. Бәхеткә, бу “өметләр” акланмады. Рәсми

08.10.2015 (№ 194 (24798)): Икътисад

Күрсәткечләр югары, максат тагы да югарырак

Күрсәткечләр югары, максат тагы да югарырак 2025 елга Русиядә ашлыкның тулай җыемын — 130 миллион, Башкортстанда 4-4,2 миллион тоннага җиткерү бурычы куела.

Республикада басу эшләре тәмамлануга бара. Төбәк аграрийлары өчен ул элекке еллардагыдан шактый катлаулырак булды. Ил күләмендәге гомум икътисади хәл-шартлар һәм иртә яздан башланган табигать көйсезлеге авыл эшчәннәреннән тырышлык белән бергә сабырлык та таләп итә. Быел басу эшләре узган елдагы чыгымнар белән чагыштырганда 30-40 процентка кыйммәтрәк булды. Ул кредит, минераль ашлама, үсемлекләрне химик эшкәртү чаралары, запас часть, техника һәм башкаларга бәяләр күтәрелү белән бәйле. Әмма аграр тармак эшчәннәре сынатмады. Узган атна ахырына 3 миллион 148 мең тонна ашлык җыеп алынды. Калган 10 мең гектардагы үстерелгәнне җыеп алгач, быел Башкортстанда ашлыкның тулай җыемы 3,2 миллион тоннага якынлашачак. Уртача гектар куәте 18,1 центнер тәшкил итә.

07.10.2015 (№ 193 (24797)): Авыл хуҗалыгы

Гуд бай, Буш боты!

Гуд бай, Буш боты! Чит ил продукциясен Башкортстанда җитештерелгәненә алыштыру эше ничек бара?

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Башкортстанда чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру процессында законнар чыгару буенча тәкъдимнәр” темасына “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үтте. Аны парламент Рәисе урынбасары Франис Сәйфуллин белән Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Рәшит Хәйруллин алып бардылар. Шулай ук утырышта комитетлар җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, эшкуарлар катнашты. Украинадагы хәл-вакыйгалар, санкцияләр һәм икътисади кризис нәтиҗәсендә бу мәсьәлә көнүзәккә әверелде. Аны нәтиҗәле хәл итү юллары бармы? Чит илдән кертү чикләнгән продукцияне үзебездә җитештерә башларга теләүче эшкуарлар нинди киртәләргә юлыга? Аларга законнар ярдәм итә алачакмы? Сөйләшүдә бу сораулар да җавапсыз калмады.

07.10.2015 (№ 193 (24797)): Икътисад

Нәзировларны онытмыйк!

Нәзировларны онытмыйк! Курган өлкәсендәге ярлы татар гаиләсеннән чыккан олы шәхесләргщ багышлана.

Уфаның Шакша бистәсендә гомер кичерүче Гайнетдин Тувалев беркөнне редакциягә мине эзләп килде. “Сезнең гәзит исемнәре тарихта калган күренекле милләттәшләрегез, хезмәттәшләрегез турында язгалап торуы миңа бик ошый, — дип башлады ул сүзен. — “Кызыл таң” энциклопедиясен һәм фотоальбомын чыгарып бик изге эш башкардыгыз, миндә алар бар, вакыт-вакыт андагы сәхифәләрдә актарынганда таныш йөзләргә һәм исемнәргә юлыгам. Мәсәлән, хатыным Флорида Таһир кызының якын кардәше Хөршидә Нәзирова сезнең редакциядә эшләгән. Хөршидә апаның бертуганы Гаффан Нәзиров Башкортстанның, хәзергечә әйткәндә, мәдәният министры булган. Ромэн Гаффан улы БДУда 38 ел укыткан данлыклы профессор иде. Аның улы Станислав Нәзиров — әлеге вакытта Мәскәүдә билгеле кинорежиссер. Менә шул шәхесләргә кагылышлы мәгълүмат-истәлекләребез күп. Алар турында гәзиттә язсагыз иде!”
Хәйбулла районында 1945 елның августында туган, Башкортстан

07.10.2015 (№ 193 (24797)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»