Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Декабрь 2015 года / Страница 2

Янәшәдә – күренмәгән дөнья

Янәшәдә  –  күренмәгән  дөнья Биоэнергетик кыр, аны тоемлау нәтиҗәсендә кешеләрне дәвалау турында нәрсәләр беләбез?

Табигатьнең гадәттән тыш күренешләре кемнәрне генә кызыксындырмый икән! “Кызыл таң”да шушы рубрика астында даими басылып килүче язмаларны мин үзем дә зур кызыксыну белән укып барам. Ә бит тирәнрәк уйлап караганда, кеше үзе дә тулысынча ачылып бетмәгән зат, икенче төрле итеп әйткәндә, әле ахырынача танылмаган ”аяклы объект”. Телепатия, телекинез, гипноз, биорадиология, традицион булмаган медицина... Тәүге карашка, болар барысы да гадәттән тыш күренешләр сыман. Шулай да кеше, үз өстендә күнегүләр ясап, табигать тарафыннан бирелгән сәләтен даими үстерә барып камилләшә. Мәсәлән, экстрасенс билгеле бер халәттә галәмнең биомәгълүмати үзәге белән элемтәгә керә, параллель дөньяга үтеп чыга ала. Шундый чакларда аның “өченче күзе” (ягъни күрәзәлек сәләте) ачыла…

26.12.2015 (№ 246-247 (24851)): Төрлесеннән

Инвестиция кеше капиталыннан башлана

Инвестиция кеше капиталыннан башлана Башкортстан агросәнәгатьчеләре читтән ит һәм сөт кертүне киметергә сәләтлеме?

Соңгы унъеллыкларда илнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерү максаты белән үткәрелгән реформалар әллә ни нәтиҗәле булмады. Дәүләт программалары, инвестицион проектлар, максатлы субсидия һәм башка төрле дәүләт ярдәме күпмедер дәрәҗәдә мөһим роль уйный. Әмма соңгы вакытта дөнья икътисады, илләр арасындагы сәүдә бәйләнешләре Русиянең, ниһаять, аграр җитештерүдә зур мөмкинлекләре булуын күрсәтте. Импорт продукцияләрен сатып алу чикләнгәч, үзебезнең аграрийларга уңайлы шартлар барлыкка килде. “Башкортстанның аграр тармагына илдә импорт продукциясен алыштыру курсы биргән мөмкинлекләрне ныграк файдаланырга кирәк. Без бүген старт алмыйбыз икән, ул чагында кайчан? Без әлеге “мөмкинлек тәрәзәсен” файдаланырга бурычлы. Дәүләт уңайлы шартлар тудыра, сәүдә базарында урындагы продуктлар күләме артуны хуплый. Әлбәттә, без бу шансны кулдан ычкындырмаячакбыз”, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөтенрусия “Сөт

24.12.2015 (№ 245 (24849)): Икътисад

Герефордлар Федоровка төбәген үз итте!

Герефордлар Федоровка төбәген үз итте! Үзәк МТСы Миякә филиалының биредәге бүлекчәсе фермасында симертүгә куелган бозаулар ел эчендә 500 килограмм авырлык җыя.

Үзәк МТСының Миякә филиалы Федоровка бүлекчәсенең Коры Изәк фермасына герефорд токымлы 82 баш мал 2009 елның 12 октябрендә кайтарылды. Аңлашыла, тәүге чорда океан артыннан кайткан һәм җылыга күнеккән маллар безнең шартларда тернәкләнеп китә алырмы, көтелгән артым белән сөендерерме дигән борчылулар, шик-шөбһәләр дә булмады түгел. Һәм, чыннан да, республикадагы кайбер районнарда бу юнәлеш нәтиҗәле үсеш алалмады, башланды да ташланды. Ә менә Федоровка районында урындагы җитәкчелекнең әлеге юнәлешкә җитди игътибары, белгечләрнең алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, гыйльми нигездә эш итүе һәм, әлбәттә, Коры Изәк фермасы коллективының фидакарьлеге нәтиҗәсендә биредә чын-чынлап герефорд токымлы малларны симертү комплексы үсеп чыкты.

23.12.2015 (№ 244 (24848)): Авыл хуҗалыгы

Без – сәламәт яшәү яклы!

Без – сәламәт яшәү яклы! Республикада киң тарала баручы волонтерлык хәрәкәте яшьләргә яңа мөмкинлекләр ача.

Соңгы елларда яшьләр волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша. Волонтер французчадан тәрҗемә иткәндә “ирекле” дигәнне аңлата. Үз файдасына табыш эзләми, чын күңелдән җәмгыятькә, яки тәгаен бер кешегә ярдәм итәргә теләүче була ул волонтер. Яшьләр эшләре буенча ведомстволар һәм учреждениеләр ярдәме һәм яклавы белән республикадагы бихисап яшьләр, студентлар, җәмгыятькә файда китереп, шундый актив тормыш рәвеше алып бара. Бүген волонтер – һәрьяклап сәләтле, үсешкән, максатка омтылучы яшь кеше. Яхшы холыклы, энергиясе ташып торган энтузиастларның сәләтен ачыклау, аларны яклау һәм волонтерлар сафына бастыру – яшьләр учреждениеләре, Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының да бурычы булып тора.

23.12.2015 (№ 244 (24848)): Яшьлек

“Җан эрозиясе туфрак эрозиясен тудыра”

“Җан эрозиясе туфрак эрозиясен тудыра” Башкортстанда уңдырышлы җирләр кимүнең сәбәпләре нәрсәдә?

2015 ел Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе тарафыннан “Халыкара туфрак елы” дип игълан ителде. Аның максаты — азык-төлек белән тәэмин итүдә һәм мөһим экологик функцияләрдә җәмәгатьчелекнең игътибарын туфракның ни дәрәҗәдә мөһим булуына юнәлтү. Соңгы унъеллыкларда күпчелек илләрдә, шул исәптән, Русиядә, туфракның деградацияләнүе арту күзәтелә. Әлбәттә, алар күп очракта кеше эшчәнлеге һәм табигать факторлары белән бәйле. Галимнәр фикеренчә, кызганычка каршы, туфрак җәмгыятебездә онытылып баручы кыйммәтле ресурска әйләнде. Планетадагы җирләрнең 33 проценттан артыгы деградацияләнгән. Русиядә, мәсәлән, 1990 елдагы белән чагыштырганда, чәчүлекләр 46 процентка, ягъни 42 миллион гектарга кимегән. Шул ук вакытта, бүген дөньяда 800 миллионнан күбрәк кеше ачлыктан җәфалана.

Башкортстанда туфракны саклау буенча нинди чаралар күрелә? Республика төбәкләрендә әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын

22.12.2015 (№ 243 (24847)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»