Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Декабрь 2015 года / Страница 3

Илдә иң яхшыларның берсе

Илдә иң яхшыларның берсе Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең 20 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте.

17 декабрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең 20 еллыгына багышланган “Русиядә хәзерге заман сайлау системасы: үсеш перспективалары” дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев, Башкортстан буенча баш федераль инспектор Андрей Чечеватов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, Кырым Республикасының Белогорск районы сайлау комиссиясе рәисе Елизавета Чудная, галимнәр, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, видеоконференция режимында – район һәм авыл биләмәләре хакимияте башлыклары, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары катнашты.

19.12.2015 (№ 241-242 (24846)): Сәясәт

“Күпкатлы йорт ул — ачык акционерлар җәмгыяте”

“Күпкатлы йорт ул — ачык акционерлар җәмгыяте” Уфада узган Бөтенрусия форумында торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре каралды.

Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау буенча күпкырлы эш башкарылды. Күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау, гомумйорт ихтыяҗы (ОДН) бәяләре, тарифлар арту күпләрне борчыган көнүзәк темага әверелде. Уфада үткән ил күләмендәге форумда да бу мәсьәләләргә аерым игътибар бүленде. Мәртәбәле чарада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче иҗтимагый оешмалар, компанияләр, ил төбәкләре вәкилләре, Дәүләт торак инспекциясе җитәкчеләре, эшкуарлар катнашты. Русиянең 80 төбәгеннән килгән 500гә якын делегат түгәрәк өстәлләрдә фикер алышты, тармак үсешенә комачаулаган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләде. Форум Конгресс-холлда башланып китте. Аның эшен якташыбыз, Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев алып барды.

19.12.2015 (№ 241-242 (24846)): Җәмгыять

Туган нигездә уйный җил генә...

Туган нигездә уйный җил генә... Барлык байлыклардан да кадерле кардәшлекне кайтарып алып булмый шул.

Кеше тормышта мең төргә керә – кемгәдер ул тормыш юлдашы, әти яки әни, хезмәткәр, түрә... Әмма бар шундый бер мизгел – шушы мең итәкле күлмәген салып, кеше үзенең асылына кайта. Бу – туган йорт капкасын ачып кергән мизгел. Ах, ул келәнең җыр булып челтерәве, ишек ачылгач та борынга бәрелгән дөньядагы иң тәмле ис, идәннең таныш шыгырдавы... Әнә ул кайчандыр синең бишек эленеп торган ыргак урыны, менә әткәй бүрегенә дип махсус кагылган йөзле кадак, арырак әнкәйнең кул җылысын саклаган түгәрәк өстәл. Түрдә алар үзләре – шундый яшьләр, матурлар. Бу – район үзәгендәге бердәнбер фотоательеда зурайтып алынган фотосурәт. Син, нәүмизләнеп, аларның күзләренә багасың. “Кайттыңмы балам?!” дип, бер генә дәшсәгезче, кытыршы кулларыгыз белән бер генә тапкыр баштан сыйпасагызчы... Шунда үзеңнең тома ятим булуыңны искә төшереп, йөрәк кысып куя. Әмма бу уйны тиз генә куып җибәрәсең, әткәй-әнкәй үзләре булмаса да, алар

17.12.2015 (№ 240 (24844)): Дөнья бу...

Малтабарлыкка микроскоп аша караш

Малтабарлыкка микроскоп аша караш Башкортстанда кече бизнес эшчәнлегенә гомум күзәтчелек нинди максат белән оештырыла?

Соңгы елларда кече һәм урта бизнесны борчыган мәсьәләләргә ил күләмендә игътибар артты. Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында кече бизнесны үстерү мөһимлеген сызык өстенә алды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Юлламасында да бу җәһәттән җитди бурычлар куелды. Тармактагы гомум хәлне белмичә, үсешкә комачаулаучы мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итеп булмый. Бу сүзләр кече бизнеска да кагыла. Шушы уңайдан агымдагы ел йомгаклары буенча Башкортстанда кече бизнес эшчәнлегенә гомум күзәтчелек үткәреләчәк. Аның асылы нидә? Нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак? Федераль дәүләт статистикасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Әкрам Ганиевтан шул хакта да сораштык.

16.12.2015 (№ 239 (24843)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»