Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Декабрь 2015 года / Страница 5

Вазыйфалар бүлеп бирелде

Вазыйфалар бүлеп бирелде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәттә бурыч-йөкләмәләрне билгеләү турында боерыкка кул куйды.

Документка ярашлы, республика Башлыгы Хөкүмәт эшчәнлеге белән җитәкчелек итә, Русия һәм аның субъектларының башкарма власть органнары белән мөнәсәбәтләрдә, шулай ук, тышкы икътисади бәйлә­нешләрдә Хөкүмәт мәнфәгатьләрен яклый, хөкүмәтара килешүләр төзи. Республика Хөкүмәте вәкаләтләре чикләрендә Рөстәм Хәмитов Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Русия Оборона министрлыгы оешмалары, Русия Юстиция, Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министрлыклар, Федераль иминлек хезмәтенең, Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең, Федераль миграция хезмәтенең, Русия Тикшерү комитетының, Суд департаментының Башкортстан буенча идарәләре, Федераль таможня хезмәтенең Идел буе таможня идарәсенең Башкортстан таможнясы, Русия Чит ил эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиллеге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне

09.12.2015 (№ 234 (24838)): Сәясәт

ОДН дип яна йөрәк, хак арттыру кемгә кирәк?

ОДН дип яна йөрәк, хак арттыру кемгә кирәк? Бердәм кабул итү көне мәсьәләгә җитди игътибар бирү мөһимлеген ачык күрсәтте.

1 декабрьдә ил күләмендә гражданнарны бердәм кабул итү көне үтте. Бу көнне Башкортстан халкы 1 меңнән артык урында үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр белән җитәкчеләргә, депутатларга турыдан-туры мөрәҗәгать итә алды. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Башкортстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык иртәдән кичкә кадәр өзелмәде. Мәгълүм булуынча, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауда аңлашылмаучанлыклар кала бирә. Шуларның берсе — гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН). Бу хакта бәхәсләр Башкортстанда да тукталмый. Коммуналь түләүләр квитанциясендә ОДН өчен билгеләнгән хакның гаделлегендә шикләнүчеләр юк түгел. Бердәм кабул итү көнендә бу мәсьәлә белән килүчеләр күп булды. Гражданнарны Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитеты рәисе Елена Родина, республиканың Төзелеш һәм торак күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының

09.12.2015 (№ 234 (24838)): Җәмгыять

Дәү әнием, алтыным — минем ул иң якыным

Дәү әнием, алтыным —  минем ул иң якыным Илеш районының Балалар модельле үзәк китапханәсендә “Кызыл таң” башлангычы белән зур чара оештырылды.

Район балалар китапханәсендә 1997 елдан башлап хатын-кызлар һәм кыз балалар өчен “Резеда” клубы уңышлы эшләп килә. Анда төрле һөнәр һәм талант ияләре белән очрашулар, китап укучылар конференцияләре, яңа чыккан китапларның исем туйлары, әхлак темасына багышланган кичәләр, язучы-шагыйрьләрнең юбилейлары үткәрелә. Шушы көннәрдә Ана көне уңаеннан “Резеда” клубында “Кызыл таң” гәзите башлангычы белән “Дәү әнием алтыным — минем иң якыным” дигән чара оештырылды. Анда Уфадан Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия Әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина, Башкортстан Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Розалия Халикова, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Венера Мәҗитова катнашты һәм чыгыш ясадылар.

08.12.2015 (№ 233 (24837)): Төрлесеннән

“Русия – көчле һәм үзаллы дәүләт”

“Русия – көчле һәм үзаллы дәүләт” Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясады.

Президент чыгышы Кремльнең Георгий залында үтте. Юллама “Россия” һәм “Беренче” телевидение каналларында туры эфирда күрсәтелде. Владимир Путин өчен 12нче Юлламада илнең киләчәккә үсеш стратегиясе, бүгенге хәле һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Тантаналы чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органы рәисләре, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, төбәкләрнең иҗтимагый палаталары һәм киң мәгълүмат чаралары җитәкчеләре дә катнашты. Шулай ук, дәрәҗәле чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та булды.

05.12.2015 (№ 231-232 (24836)): Сәясәт









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»