Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Февраль 2016 года / Страница 4

Татар меценатлары бүген дә бармы?

Татар  меценатлары бүген дә бармы? Меценатлар, багымчылар, иганәчеләр, хәйриячеләр... Төп эш-вазыйфаларыннан тыш, әдәбиятны, сәнгатьне, фәнне үстерүгә матди ярдәм күрсәтүчеләрне, туган ягына, халкына изге гамәлләр кылучыларны шулай дип атап йөрткәннәр. Ырынбур төбәгеннән бертуган сәүдәгәрләр Әхмәт, Мәхмүт, Габделгани Хөсәеновлар, алтын приисклары хуҗалары Садыйк, Шакир, Закир Рәмиевлар, Уфадан алпавыт һәм сәясмән, беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Сәлимгәрәй Җантурин һәм башка күп кенә милләттәшләребезнең исемнәре тарих сәхифәләрендә теркәлеп калган. Бу асыл затларыбыз мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр, ятим балалар өчен приютлар салдырган, аларны үз акчаларына тоткан, китап, журнал, гәзит чыгарган, мөгаллимнәр, дин әһелләре, халык хуҗалыгы өчен белгечләр укыткан. Өметле егет һәм кызларыбызны алга киткән чит илләргә белем алырга җибәргән очраклар да күп булган
16.02.2016 (№ 18 (24872)): Календарьда бу көн

“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигыремдәге изге антыма”

“Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигыремдәге изге антыма” 15 февральдә татар халкының каһарман улы, Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула.

Ырынбур губернасының Мостафа авылында дөньяга килгән ул. Шагыйрьнең сеңлесе Зәйнәп Җәлилова истәлекләреннән: “Муса алты яшь тулмастан мәдрәсәгә йөри башлаган. Ибраһим абыебызга ияреп килеп, бик елагач, Габдулла хәлфә: “Йөреп торсын, бизгәч, ташлар әле”, – дип, укырга йөрергә рөхсәт биргән. Муса мәдрәсәне ташламаган. Тырыш, зиһенле малай хәлфәгә бик ошаган. Шул ук кышның уртасында ниндидер бер бәйрәмдә Габдулла хәлфәнең соравы һәм мулланың рөхсәте белән Муса шыгрым тулы мәчеттә “Тәбарәк” сүрәсен яттан сөйләгән. Хәзер безнең өчен бу кызык тоелса да, ул вакытта “үзе һәфтияктәй бәләкәй” баланың халык алдында чыгышы безнең гаилә өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен сенсация булган”.

13.02.2016 (№ 17 (24871)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта



Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»