Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Март 2016 года / Страница 8

Юл бирегез “эшлим” дигәнгә!

Юл бирегез “эшлим” дигәнгә! Республика фермерларын нинди мәсьәләләр борчый?

“Җиргә салган буразналар – халыкны икмәкле, бәрәкәтле тормышка илтүче юллар ул”, ди халык. Тагын бер кыйсса да бар. Имеш, бихисап тырышлык салып та, үзе теләгән уңыш алалмаган бер фермер Ходайга ялвара икән: “Йә, Аллам, син җирне яраткансың, әмма анда уңыш үстереп алырга я туктаусыз яңгырың, я салкыннарың, я корылыгың комачаулый. Бер генә елга барысы да үзем теләгәнчә булсын, вакытлыча гына бир миңа шундый кодрәт!” Ходай аны ишеткән һәм биргән аңа бу кодрәтне. Фермер исә үзе теләгәндә яңгыр яудыртып, үзе теләгәндә кояш чыгартып, моңа кадәр беркем дә күрмәгән иген үстергән. Шатлана-шатлана уракка төшсә, ни күрсен – иген башаклары буш икән. Шунда күктән илаһи тавыш иңгән: “И, син Адәм баласы, иген башаклары тулсын өчен, кара җиргә орлык салынган көннән башлап, ул каршылыкларны җиңеп чыгарга, авырлыкларда чыныгырга, сынауларда сынмаска тиеш, алай булмаса, башак та буш була!” Әгәр бу кыйссага ышансаң, Русия фермерлары иң зур

03.03.2016 (№ 25 (24879)): Авыл хуҗалыгы

“Телсез шаһитлар”

“Телсез шаһитлар” Алар хокук сакчыларына җинаятьчеләрне тотарга кешеләрдән дә ныграк ярдәм итә.

Былтыр сентябрьдә Уфада 11 яшьлек Виолетта Токарчукның җансыз гәүдәсе табылды. Бер бәндә аны иртән мәктәпкә барганда гаражлар артына алып кереп җәфалаган, аннары буып үтергән. Вәхшине күрүче булмаган. Бу фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде: баланы кызганудан йөрәк бер өзгәләнсә, җинаятьчене тота алырлар микән, әллә ул хөкем җәзасыннан котылырмы, дигән сораулар җанны телгәләде. Атна да үтмәде, җаһил полиция бүлегендә күрсәтмә бирә иде инде. Кайберәүләр, хокук сакчыларының болай тиз эш итүенә ышанмыйча, гаепсез кешене тотканнар, яла ягалар, дигән имеш-мимеш таратты. Ләкин эчке эшләр органнарында кулланылган бүгенге технологияләр теләсә кемгә гаеп тагу ихтималлыгын юкка чыгара. Токарчукны үтерүче ничек тотылган соң? БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге җитәкчесе, полиция полковнигы Радик ГӘРӘЕВ белән әңгәмәне шушы сораудан башладык.

01.03.2016 (№ 24 (24878)): Календарьда бу көн

“Яңа гаиләле ирем ресторанга чакырды”

“Яңа гаиләле ирем ресторанга чакырды” Күптәнге танышым Гөлгенә белән чәчтарашның капка алдында очраштык. Танырлык та түгел үзен: чәчләрен яшь чагындагыдай күпертеп өскә өйгән, маникюр ясал­ган озын тырнакларына чагу кызыл төстәге лак буяган, иннек-кершән ягыл­ган күзләре дә көлеп тора. Элек үзен бер дә болай карап йөргәне юк иде, шуңа: “Кая киттең болай төзәнеп-ясанып?” дип сорамый булдыра алмадым. Ул, як-ягына тиз генә каранып алды да: “Яңа гаиләле ирем ресторанга чакырды. Күршедәге район үзәгенә. Үзең аңлап торасыңдыр, монда барысы да безнең “мәхәббәт тарихы”ннан хәбәрдар булганга күрә, икәүдән-икәү генә калып утырып булмый. Шуңа кача-поса гына очрашырга туры килә. Ярар, яңадан барысын да әйбәтләп сөйләрмен әле. Гафу ит, соңга калам”, — дип, биек үкчәле туфлиләре белән шакы-шокы атлап, машинасына таба ашыкты.
01.03.2016 (№ 24 (24878)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»