Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Май 2016 года / Страница 6

Берне киссәң, бишне — утырт!

Берне киссәң,  бишне — утырт! Җирнең “яшел калканын” тергезүне күздә тотучы бу әйтем кайчан кагыйдәгә әверелер?

Белгечләр исәпләп чыгаруынча, кешелекнең соңгы 10 мең еллык тарихында планетабыздагы урманнарның яртысы юкка чыккан. Бу гадәттән тыш хәлләргә дә, табигатьтәге үзгәрешләргә, атап әйткәндә, кабатланып торучы корылыкка, хәтта койма яңгырларга да бәйле икән. Тарихның аерым чорларында кыргый урманнарны күпләп кисү дә гомум төс ала. Нәтиҗәдә, Җирнең “яшел калканы” кечерәя бара. Моңа каршы тору омтылышы ХVIII гасырда ук барлыкка килә. Американың Небраска штатыннан Джон Мортон атлы табигать сөюче, агач утыртып, урманнарны тергезү башлангычы белән чыга. Дөнья күләмендә менә шулай итеп “Агач көне” барлыкка килә, аннары ул “Халыкара Җир көне” дип атала. Аяусыз рәвештә киселгән, табигать көйсезлеге нәтиҗәсендә һәлак булган урманнар һәр төбәктә тергезелә башлый.

12.05.2016 (№ 54 (24908)): Җәмгыять

Онытылмас сезнең батырлык!

Онытылмас сезнең батырлык! Уфа

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы ил төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да киң билге­ләнде. Республикада чаралар Уфада Җиңү паркында чәчәк­ләр салу тантанасыннан башланды. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, башка җитәкчеләр, сугыш һәм тыл ветераннары, уфалылар катнашты.

Республика Башлыгы Мәң­гелек ут янында Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яң­гырагач, Бөек Ватан сугышында башын салганнар истәле­генә бер минут тынлык игълан ителде. Шулай ук, Рөстәм Хәмитов ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Геройлар аллеясендә генераллар Миңнегали Шәйморатов белән Таһир Кусимов бюстларына, тыл батыр­лары һәйкәленә чәчәкләр салуда да катнашты. Республика Башлыгы ветераннар, уфа­лылар белән аралашты.

10.05.2016 (№ 53 (24907)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»