Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Май 2016 года / Страница 7

Күз яшьләренә манчылган бәйрәм

Күз яшьләренә манчылган  бәйрәм Башкортстанлылар фронтта да, тылда да тиңсез каһарманлык күрсәтте.

1945 елның 1 маенда СССРның Югары Башкомандующие Иосиф Сталинның 20нче приказы чыга, ул матбугатта басыла. Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар һәм старшиналар, армия һәм флот офицерлары, генераллар һәм адмираллар! Советлар Союзы хезмәт ияләре! Бүген безнең илебез хезмәт ияләренең бөек бәйрәмен – Беренче майны бәйрәм итә. Безнең илебез халыклары Беренче май бәйрәмен Бөек Ватан сугышының җиңүле рәвештә тәмамлану алдыннан каршылый. Германия империалистлары тарафыннан башланган бөтендөнья сугышы азагына якынлашып килә, Гитлер Германиясе тиз арада җиңеләчәк. Үзләрен бөтен дөньяда хакимлек итүчеләр дип хыялланган гитлерчы идарә итүчеләр ярык тагарак янында калды. Үлемечле яраланган фашист ерткыч соңгы сулышларын сулый. Хәзер бурыч бер генә нәрсәгә – фашист ерткычын тәмам тукмап бетерүгә кайтып кала... Гитлерчылар оясына соңгы штурм бара. Тәмамлау сугышларында гаскәри

07.05.2016 (№ 52 (24906)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Кемдер сөттән май ала, кемдер майга... сөт куша

Кемдер сөттән май ала, кемдер майга... сөт куша Республика җитештерүчеләре пальма маен кулланамы, ул сәламәтлеккә зыянлымы?

Азык сәнәгатендә пальма маеның күпләп кулланыла башлавы яңалык түгел. Бигрәк тә сөт продукцияләре җитештерүчеләр файда күрә аңардан. Әмма составында пальма мае булган сөт, сыр ризыкларының сәүдә нокталарында күпләп арта баруы халыкта ризасызлык тудырды. Әйткәндәй, совет чорында пальмадан сыгып алынган майны, нигездә, сабын җитештерүдә генә кулланган булганнар. Узган гасырның туксанынчы елларыннан соң русиялеләр өчен аңа кадәр бөтенләй ят ингредиентны азык сәнәгате файдалана башлады. Эш шунда: тропик агач мае бик арзан һәм ул яңа Русиянең бары тик капитал туплау белән шөгыльләнүче байларына җитештерелгән продукцияләренең үзкыйм­мәтен киметүгә юл ачты.

05.05.2016 (№ 51 (24905)): Җәмгыять

Без дөрес юлда!

Без дөрес юлда! Республикада билгеләнгән дәүләт стратегиясе илкүләм мәсьәләләрдә дә, халыкара аренада да үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Бәйрәм алды атнасы республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында вакыйгаларга бай булды. Аерым алганда, 25 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров рәислегендә үткән ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе Комиссиясенең гомум утырышында катнашты. Утырышта халыкара мөнәсәбәтләрне сәламәтләндерү, цивилизацияара һәм конфессияара үзенчәлекләр буенча каршылыкларны булдырмау өчен гуманитар хезмәттәшлекне үстерү эшчәнлектә төп өстенлек булырга тиешлеге билгеләнде. Бу җәһәттән Башкортстанның халыкара оешма программаларын тормышка ашыруда, Русия белән ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлекне ныгытуда актив эшчәнлек алып баруы ассызыкланды.

05.05.2016 (№ 51 (24905)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»