Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Июнь 2016 года

Шәһәр уртасында – сабантуй!

Шәһәр уртасында – сабантуй! Ямьле җәй табигатьтә патшалык итә. Җәйне башлап җи­бәрүче күңелле милли бәйрәм­нәребез – сабантуйлар үтте инде, дисезме? Юк ла, шушы көннәрдә генә Уфада бик матур сабантуй булды әле. Шәһәр уртасында нинди сабантуй ул диеп аптырыйсызмы? Аптырамагыз, 84нче татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары булдыра ул! Шәһәр уртасында бар шартын китереп, искиткеч күңелле һәм матур бәйрәм – милли балалар сабантуе оештырды алар. Мәктәп каршындагы “Дуслык” көндезге савыктыру үзәгенә йөрүче малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп чүлмәк ватты, аркан тартты, капчык киеп, йомыркалы кашык кабып, су тулы чиләкләр тотып, йөгереп ярышты. Һәр ярыштан соң яуланган бүләкләр, татлы күчтәнәчләр балалар күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Оештыручылар укучыларны сабан­туйның тарихы, йолалары белән таныштырды. Калфаклы кызларны, түбәтәйле малайларны Уфаның Октябрь районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алена Одинцова, гимназия директоры Равил Идрисов җылы тәбрикләде.

30.06.2016 (№ 75 (24929)): Очкын









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»