Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Июнь 2016 года / Страница 4

Иртәгә соң булмасмы?

Иртәгә соң булмасмы? Җирләрнең чүллеккә әйләнүенә табигать түгел, кешеләр гаепле.

1995 елның 30 гыйнварында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генеральный ассамблеясе 17 июньне Бөтендөнья чүллеккә һәм корылыкка каршы көрәш көне дип игълан итте. Аңа нәкъ бер ел элек әлеге оешма тарафыннан 17 июньдә шушы проблема буенча кабул ителгән Конвенция сәбәпче булды. Җирләрнең төрле сәбәпләр аркасында яраксызга, җан ияләре һәм үсемлекләр ташлап киткән чүллеккә әйләнүе – дөнья әһәмиятендәге глобаль проблемаларның берсе. Ул планета масштабында экологиягә зыян китерә, ачлыкка каршы көрәшү мөмкинлеген киметә һәм илләрнең социаль-икътисади тотрыклылыгын какшата. Галимнәр фикеренчә, планетаның төрле кыйтгаларындагы ике миллиардтан артык кеше корылык өстенлек иткән климатик шартларда яши. Мәгълүматларга караганда, дөньядагы барлык җир мәйданының 30 проценттан артыграгы корылыклы җирләр категориясенә керә. Әлеге мәйданның 30 процентына якыны бозылган. Җирләрнең чүллеккә әйләнүенә һәм корылыкка каршы

16.06.2016 (№ 69 (24923)): Календарьда бу көн

Коммуналь түләүләр кими. Хезмәтләндерү яхшыра...

Коммуналь түләүләр кими. Хезмәтләндерү яхшыра... Уфаның Дим районындагы идарәче компаниянең уңыш сере нидә?

Мәгълүм булуынча, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау күпкатлы йортларда яшәүчеләрдә бик күп сораулар тудырды. Коммуналь түләүләр дә, хезмәтләндерү һәм башка шартлар да үзгәрде. Хәзер фатир хуҗаларының иминлеге, яшәү шартлары идарәче компанияләр эшчәнлегенә бәйле. Әйе, бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр юк түгел. Чөнки кайбер идарәче компанияләр фатир хуҗаларының акчаларын максатсыз һәм нәтиҗәсез файдаланды. Нәтиҗәдә, халык яңа хуҗаларга ышанычын югалтты. Шул ук вакытта, мәсьәләгә беренче көннән үк җитди карап, күпләргә үрнәк булырдай идарәче компанияләр дә бар. Тармакта 30 елдан артык хезмәт стажы булган, күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләгән Ринат Гарипов җитәкләгән Уфаның Дим районындагы Торак-коммуналь хуҗалык идарәcе компаниясе шундыйларның берсе.

16.06.2016 (№ 69 (24923)): Икътисад

Соңгы төяк

Соңгы төяк Бүген — милли каһарман һәм шагыйрь-импровизатор Салават Юлаев­ның туган көне.

Ул моннан 262 ел элек Уфа провинциясе Шайтан-Күзәй волосте Тәкәй авылында (хәзер Салават районына керә) дөньяга килгән. Бәләкәйдән үк зирәклеге һәм физик көче белән яшьтәшләреннән аерыла, үзендә кыюлык, тәвәккәллек кебек сыйфатлар тәрбияли. Волость старшинасы булган әтисе Юлай Азналин 1772 елда Польша походына киткәндә аның вазыйфасын башкарып тора. Крестьяннар сугышы кузгалгач, 1773 елның ноябрендә Емельян Пугачевка кушыла, баш күтәрүчеләрнең иң мөһим алышларына җитәкчелек итә. Аның хыялы башкортларга үзаллылык яулау, башкорт җирләрен талауны туктату, халыкны феодаль изүдән коткару була. Ихтилал барышында көрәшне оста оештырганы, шәхси каһарманлыклары өчен Пугачев Салаватка бригадир дигән югары хәрби дәрәҗә бирә. Ихтилал бастырылып, Пугачев кулга алынганнан соң да хөкүмәт гаскәрләренә каршы көрәшен дәвам итә ул.

16.06.2016 (№ 69 (24923)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»