Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Ноябрь 2016 года

“Эх, быел да яшен сукмады!”

“Эх, быел да яшен сукмады!” Бүген-иртәгә җимерелергә торучы “мәдәният учагы”нда сәнгать утын сүндермәскә тырышып яшәүче Түбән Кыйгы авылы халкыннан без бу юлы да шундый сүзләр ишетеп кайттык.

“Бу юлы да” диюнең сәбәбе шунда: “Кызыл таң”ның 2012 елгы 23 июнь санында хезмәттәшем Айдар Зәкиевның Кыйгы районыннан язылган “Дәваханә ябылды. Мәктәпне яшен сукты. Клубны да суксын иде!” дигән күләмле мәкаләсе дөнья күргән иде инде. Ул чакта каләмдәшемне юлга чыгарга республикабызда һәм илдә киң билгеле педагог, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган, Башкортстанның халык укытучысы (шушы көннәрдә генә Президент Владимир Путин аңа “Русиянең халык укытучысы” дигән исем бирелү турындагы указга кул куйды! Башкортстанда мондый исемгә лаек булган бердәнбер педагог ул хәзер!) Лиза Әһәдуллинаның редакциябезгә юллаган хаты мәҗбүр итте. Октябрьдә бу районда махсус командировкада булганда без, гәзитебез традициясенә тугры калып, әлеге проблемага кире әйләнеп кайтырга булдык һәм... “йөкнең” урыныннан кузгалмаганлыгына

29.11.2016 (№ 137 (24991)): Җәмгыять

Диңгез пехотасы сынатмый

Диңгез пехотасы сынатмый 1995 елдан алып һәр елның 27 ноябрендә Русия диңгез пехотасы көне билгеләнә. “Диңгез бүреләре”нең һөнәри бәйрәмен уздыру Петр I карары белән 1705 елның 27 ноябрендә диңгез солдатлары полкын оештыру вакыйгасына бәйле. Ә пехота исә беренче тапкыр 1668 елда “Орел” корабында файдаланыла. Кораб экипажы һәм артиллеристлардан тыш, дошман корабын абордаж сугышында кулга төшерү өчен укчылар төркеме җәлеп ителә. Соңрак 1700-03 елларда Балтыйк ярлары өчен барган сугышта шведларны бәреп чыгару өчен Петр полклары катнаша. Алар үз бурычын аклый, нәтиҗәдә, Петр Беренче диңгез солдатлары полкын оештыра. Беренче полк бишәр ротадан торган ике батальонны берләштерә. Аларга 45 офицер, 70 унтер-офицер һәм 1250 укчы керә. Диңгез пехотасы штыклы мылтыклар һәм кылычлар белән кораллана.
26.11.2016 (№ 136 (24990)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»