Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Январь 2017 года

Хезмәт монда хөрмәттә!

Хезмәт монда хөрмәттә! Фрунзе исемендәге хуҗалык алдынгылары Ринат Сәйфуллин, Минзәлә Әһлиуллина, Иван Никифоров һәм Илшат Әдеһәмов җитәкчеләре, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев (уртада) белән.Федоровка районында үткән бәйрәмдә йөзгә якын фидакарь тәбрикләнде.

Иң яхшы терлекче, савучы, комбайнчы, тракторчы, водитель, укытучы, почтальон, спортчы, фельдшер, табиб, полиция хезмәткәре, мәдәният эшлеклесе — җәмгысы йөзләгән һөнәр остасы! Күп кенә районнарда хезмәт алдынгылары тантанасы көз айларында үткәрелсә, һәм нигездә, уңыш бәйрәменә, аграр тармак хезмәткәрләрен данлауга кайтып калса, Федоровка районында исә мондый чараны ел башында уздыру һәм анда гомум халык хуҗалыгы эшчәнлегенә йомгак ясау, шушы рәвешле барлык тармаклар алдынгыларын да хөрмәтләү күркәм традициягә әверелгән. Бу җәһәттән узган җомгадагы бәйрәм дә хезмәт ияләрен данлауга, бүләкләргә һәм истәлекле мизгелләргә гаять бай булды.

31.01.2017 (№ 12 (25016)): Җәмгыять

Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне...

Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне... Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшиннның тууына — 130 ел.

Халкыбыз элек-электән чәчәннәр үстергән. Алар халыкның тормышын, гореф-гадәтләрен яхшы белү өстенә, телгә үткер, сүзгә тапкыр, әйтемнәргә бай булган. Чәчәннәр халыкның күңелен ачучы да, киңәшче дә, кирәк вакытта яклаучы хезмәтен дә үтәгән.

Фәррах Дәүләтшин – Башкортстан чәчәннәре арасында яратып тыңлана һәм укыла торган җырчы-бәетчеләрнең берсе. Белгечләр аны хаклы рәвештә казак җырчысы Жамбул Жамбаев, урыс сказительницасы Анна Барышникова белән янәшә куя.

Халык чәчәненең юбилее уңаеннан әлеге мәкаләне әзерләгәндә Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең фәнни архивында булып, Фәррах Дәүләтшинның әсәрләре белән таныштым. Халык чәчәненең архивы (татар, башкорт, урыс телләрендә латин, кириллица белән кулдан язылган һәм машинкада басылган шигырьләре, бәетләре, әкиятләре, башваткычлары, автобиографиясе, “шәхси листогы”, Гайнан Әмиригә хаты) фәнни архивка 1988 елда тапшырылган һәм 2010

28.01.2017 (№ 11 (25015)): Шәхес

“Йөрәгеңне кешеләргә бир, ә намусыңны үзеңә калдыр...”

“Йөрәгеңне кешеләргә бир,  ә намусыңны үзеңә калдыр...” Журналист Гөлнара Гыйлемханованың тормыш девизы шундый.

“Кызыл таң”ның Краснокама, Тәтешле, Яңавыл районнары, Нефтекама шәһәре буенча үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова ихлас күңелле булуы белән аерылып тора. Аның мәкаләләрен башка беркемнеке белән дә бутап булмый. Гөлнара — аңлаешлы һәм җиңел тел белән яза, башлыча тормышчан темаларга мөрәҗәгать итә.

Гөлнара, талантлы журналист булудан тыш, тагын бик күп күркәм сыйфатларга ия: буш вакытларында повесть-хикәяләр, шигырьләр яза, туган як чишмәләре турындагы китабына материаллар туплый, җәмәгать эшләренең уртасында кайный, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау максатында төрле чаралар үткәрә, гаиләсенә дә тиешле вакыт бүлә. Барысына да ничек өлгерә? Каян үзенә шулкадәр көч-куәт ала? Сезне Гөлнара Гыйлемханованың күңел дөньясы белән тагын да якыннанрак таныштырабыз.

28.01.2017 (№ 11 (25015)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»