Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Январь 2017 года / Страница 5

Мин ничек тәмәкене ташладым?

Мин ничек тәмәкене ташладым? Бу вакыйгалардан инде кырык еллап вакыт узса да, алар әлегедәй күз алдымда тора. Берчак, күлмәк итәгемә йомырка тутырып, тавык кетәклегеннән чыгуыма, кулына кычыткан тотып, мине зурәни каршы алды. Аның нәрсә эшләргә теләгәнен чамалап, читәндәге тишек аша тиз генә бакча ягына тәгәрәп төштем. Зурәни ул тишек хакында белми иде, шуңа аптырабрак калды, шулай да минем ярылып беткән ялан аякларыма кычыткан белән сыдырып алырга өлгерде. Артык усал затлардан булмаса да (моңа чаклы кылган “гөнаһ”ларым турында белсә дә, кычыткан белән чактырганы юк иде әле), мине тота алмагач, ачуы килде, ахрысы. Ярый әле бер йомырка да ватылмады. Аларны мин, ике өй аша яшәгән апага илтеп, махоркага алыштырам да шуны икенче яктагы күршем Заһитка бирәм. Ул үземнән биш-алты яшькә өлкәнрәк булып, безне, 9-10 яшьлек малайларны, махорканы гәзит кәгазенә төреп, тәмәке тартырга өйрәтә иде.
14.01.2017 (№ 5 (25009)): Дөнья бу...

Алтмыштанмы, әллә алтмыш өчтәнме?..

Алтмыштанмы, әллә алтмыш өчтәнме?.. Хаклы ялга чыгу яшен арттыру аның акчасы “хак”ында да чагылырмы?

Премьер-министр Дмитрий Медведев, 2016 елның маенда Кырымга баргач, пенсияне арттыруны сораган пенсионерларга “Акча юк, әмма сез бирешмәгез...”дигән иде. Ел ахырында исә Дмитрий Анатольевич: “2017 елда барлык төр социаль түләүләргә һәм пенсияләрне индексацияләүгә акча җитәрлек”, — диде. Ягъни, агымдагы ел бюджетында социаль чыгымнар кыскартылса да, дәүләт мохтаҗ гражданнар алдындагы бурычларын үтәячәк, дип ышандыра. Моңа, әлбәттә, икътисади хәлнең тотрыклана төшүе, казна керемнәренең артуы нәтиҗәсендә ирешеп булачак. Әмма икътисади хәл мактанырлык түгел. Эш чит илләр игълан иткән санкцияләрдә генә дә түгел. Икътисадны төрләндерү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, импортны алмаштыру проблемалары әлеге вакытта көнүзәк исәпләнә. Ләкин шушы проблемалардан да кискенрәк зур социаль мәсьәлә бар, ул да булса — пенсия белән тәэмин итү.

12.01.2017 (№ 4 (25008)): Көнүзәк

Алтын өстендә утыручы хәерче булмасак иде

Алтын өстендә утыручы хәерче булмасак иде Башкортстанда җир асты байлыкларын нәтиҗәлерәк файдалануга нәрсә комачаулый?

Дөнья күләмендәге рәсми чыганакларга караганда, минераль ресурсларны куллану күләме ел саен 3-5 процентка арта. Русиядә табигый җир асты байлыклары аеруча күп. Әмма аларны нәтиҗәле файдаланабызмы? Ил икътисадында алар нинди роль уйный? Соңгы ике дистә ел дәвамында әлеге сорауларның ешрак кабатлануы очраклы түгел. Минераль чималга бәяләрнең дөнья күләмендә тотрыклы булмавы ил икътисадында чагылыш тапты. Шуның өчен дә федераль дәрәҗәдәге сәясәт җир асты байлыкларын табу һәм куллану балансын оптимальләштерүгә юнәлтелә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда илебездә Ерак Көнчыгыш, Көнчыгыш Себер киңлекләрен, Арктика, Антарктидада җир асты байлыкларын үзләштерүгә игътибар көчәйде.

Башкортстан — илдә минераль чимал байлыклары мул төбәкләрнең берсе. Соңгы елларга кадәр, мәсәлән, республика ил күләмендә нефть табу буенча Төмән өлкәсе һәм Татарстаннан кала өченче, ә аны эшкәртү күләме буенча беренче

12.01.2017 (№ 4 (25008)): Җәмгыять

Күз нурын түгеп, йөрәк җылысын биреп...

Күз нурын түгеп,  йөрәк җылысын биреп... “Кызыл таң” гәзитен калыпка салучылар һәм бизәүчеләр иңнәренә гаять җаваплы бурыч йөкләтелгән.

...Матбугат йортының алтынчы каты. Тиздән йөз яшен билгеләячәк “Кызыл таң” гәзите редакциясе. Ике яклап бүлмәләр тезелеп киткән. Әдәбият, хатлар бүлеге, җаваплы сәркәтип... Бара торгач, уң якта бер тимер ишек күзгә чалына. Бу ишекнең бер үзенчәлеге бар: төшке аш сәгатеннән башка вакытта ул һич ябылып тормый. Эчкә керсәң, бүлмәнең башкаларыннан зуррак һәм анда эшләүчеләрнең күмәгрәк булуын күрәсең. Биредә гәзитне калыпка салучы инженерлар, рәссам, бизәлеш мөхәррире эшли. Журналистлар җыйган, мөхәррирләр кат-кат күздән үткәргән татлы “бал”ны алар тәртип белән, матурлап “кәрәзләргә” – гәзит битләренә тутыра – макетка утырта. “Ворд” документта кыяфәтләре бер-берсенә бик охшаш булган язмаларга мондагы осталар нәкъ шул мәкаләгә генә килешкән “күлмәк кидерә”: кегль сайлый, исеменә килешле шрифт эзли, хаталарын төзәтә. Рәссам фотосурәтләр белән мәш килә: сиксән яшьлек карчыкны да

12.01.2017 (№ 4 (25008)): Көнүзәк

Раштуа белән, керәшен милләттәшләр!

Раштуа белән, керәшен милләттәшләр! Бакалы районының Киләй авылында төзелгән храмда мәхәллә халкы барлык дини бәйрәмнәрне җиренә җиткереп башкара.

Туган ягым Илешкә Уфадан Туймазы аша кайтырга туры килгән чакларда миңа алты район территориясен кисеп үтәргә туры килә, шуларның иң соңгысы, ямьле Сөн буйларындагысы – Бакалы районы. Биредә, билгеле язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла әйтмешли, “күпмилләтле татар халкы”ның тагын бер лаеклы вәкилләре, чагу бизәкләргә, матур гореф-гадәтләргә ия, гаҗәеп үзенчәлекләргә бай газиз милләттәшләребез – керәшеннәрнең күпләп яшәвен белгәнлектән, мин машина тәрәзәсе аша авылларда әле мәчет, әле чиркәү күренеп калуына аптырамыйм да. Ул авылларның барысында да дип әйтерлек үзебезнең татарлар яши, диннәре һәм кайбер гореф-гадәтләре буенча гына аерылалар. Ә инде Киләй авылындагы храмга мин, ни өчендер, үткән саен һәрвакыт ныграк игътибар итәм.

07.01.2017 (№ 2 (25006)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»