Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Февраль 2017 года / Страница 2

“Кар кешесе” артыннан

“Кар кешесе”  артыннан Кушнаренкода ул табылмады. Караидел урманнарында юкмы икән?

Инде яңа гасырның да 17нче елын ваклап киләбез, ә менә табигатьтә гаять зур могҗиза булган бу җан иясе һаман да табышмак булып кала әле. Маймылсыман әлеге җанварны (әллә кешеме?) Җир шарының төрле төбәкләрендә очратмаган булсалар, бер тирәдәрәк кенә күрсәләр, фәкать дәлилләргә ышанучы галимнәр моны шул тирәдә яшәүчеләрнең “матчалары киткән” дип кенә аңлатыр иде, әлбәттә. Ләкин аларны планетаның әле бер, әле икенче кыйтгасында очрату фән әһелләрен көрчек алдына куя.

Сенсация артыннан куучы каләмдәшләребез дә бу шик-шөбһәләрне көчәйтүгә үз өлешен кертә. Исемдә, берничә ел элек үзәк басмаларның берсе республикабызда нәшер ителүче кушымтасында “кар кешесе”н хәтта безнең Кушнаренко районында “күрүләре” хакында язып чыкты. Без, әлбәттә, мондый “соры матбугат” алымнарыннан ерак торабыз һәм галимнәр фикеренә колак салырга тырышабыз.

25.02.2017 (№ 23 (25027)): Серле сериал

Бала кадере

Бала кадере Дәүләтнең хәзерге чор социаль
сәясәтендә ул гаять әһәмиятле урын тота.

Соңгы ун ел эчендә ил тормышында киң тамыр җәеп, яшь гаиләләрдә телдән төшмәгән “Ана капиталы” турында сүз чыкса, хәтергә Бүздәк районының элекке хакимият башлыгы, гомере шактый иртә өзелгән Ренат Шәрипов төшә (авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең). Үткән гасырның 90нчы елларында ук бу төбәктә нәкъ менә ул чактагы район җитәкчесе Ренат Әмир улы башлангычы белән балалар туымын арттыру максатында яшь гаиләләргә карата матди дәртләндерү чаралары кулланыла башлаган иде. Тәүге мәлләрдә район программасы рәвешендә тормышка ашырылган бу чараның асылы шул булды: һәр предприятие, оешмада аларда эшләүче һәм беренче баласы дөньяга килгән гаиләләргә 10 мең сум күләмендә акча бүлү тәртибе кертелде. Әйтергә кирәк, ул чор өчен бу яшь гаиләләргә, димәк, матди мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүдә үзенчә зур яңалык саналды, шуңа да аның республиканың башка кайбер төбәкләрендә дә кулланыла башлавы

23.02.2017 (№ 22 (25026)): Журналистның куен дәфтәреннән

“Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар

“Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар Латвиянең Ауце шәһәрендәге Елгавас урамының төньяк ягында, Бривибас урамы белән шәһәр чите арасында хәрбиләрнең туганнар каберлеге бар. Анда 1941-1945 елларда һәлак булган 3923 совет солдаты җирләнгән. Гранит ташка Бөек Җиңү өчен башларын салган шушы яугирләрнең фамилияләре, инициаллары язылган. Шушы истәлек плитәләрендә полковник “Шәфыйков Вахит Шәфыйк улы” дигән сүзләр дә бар.

Аның бөтен язмышы сер белән чолганган. Вахит Шәфыйков хакында сакланган мәгълүмат унлаган архивка бик вак, еш кына бер-берсе белән бәйләнмәгән фрагментлар һәм фактлар булып таралган. Әлегә чаклы бу кешенең туганнары һәм якыннары аны “Карпат-Ужгород” һөҗүм операциясе барышында Дунай елгасы аша салынган күпер шартлаганда һәлак булган дип уйлыйлар. Бары 65 елдан соң гына аның тормыш юлыннан бөтенләй башка төрле фактлар ачыклана. Моңа аптырарлык та түгел, чөнки Вахит Шәфыйк улы иң катлаулы һәм хәвефле һөнәр иясе – разведчик була.

23.02.2017 (№ 22 (25026)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Курчак кебек йортлар уйнап кына җыела

Курчак кебек йортлар уйнап кына җыела Караиделнең яшь малтабары җитештергән төзелеш блоклары төбәктә киң таралу ала бара.

Менә, ниһаять, көннәр дә язга карый башлады, кояш та җылы нурларын көннән-көн мулрак өләшә. Хатын-кызлар инде болгар борычын, башка яшелчәләрне, кайбер чәчәкләрен шыттыра башласа, ир-егетләр алда торган яз-көз айларына төзелеш объектларын хәстәрли, материаллар туплый, аларның проектыннан алып, стена күтәрү, хәтта түбә ябуга кадәр планлаштыра. Менә шундый чакларда, әгәр ул төзелешнең әлегә диварлары күтәрелмәгән булса, ирләр бер дилемма алдында кала: стенаны нинди материалдан күтәрергә? Ниндие арзанрак, җылырак, чыдамрак, уңайлырак? Мондый сорау алдында да калмас иде, чөнки хәзер ул материалларның төре елдан-ел дип әйтерлек арта, кайсысында тукталырга белмәссең.

21.02.2017 (№ 21 (25025)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»