Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Февраль 2017 года / Страница 4

“Барыгызга да рәхмәтлемен!”

“Барыгызга да рәхмәтлемен!” Ирек Ризванов “Башкортостанстат”та 40 елдан артык хезмәт сала.

Бүгенге көндә дөньяда кыйммәтләр кискен үзгәрүчән. Берәүләр имин тормышны — нефтькә бәяләр, икенчеләр азык-төлек хаклары белән бәйли. Шул ук вакытта, кеше капиталы үзенең кыйммәтен беркайчан да югалтмый. Иосиф Сталинның 1935 елда әйткән “Кадрлар барын да хәл итә”, “Төп капитал ул — кешеләр” дигән фикерләре бүгенге көнгә дә туры килә. Үз эшен белеп, яратып, җиренә җиткереп башкаручылар тормышта да максатына ирешә, җәмгыятькә файда китерә. “Башкортостанстат”та 40 елдан артык хезмәт салучы, СССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы иясе, статистика алдынгысы, Башкортстан Рес­публикасының атказанган икътисадчысы, иң мөһиме, мәрхә­мәтле кеше Ирек Ризванов та шундыйларның берсе. Дөнья­га сәламәтлеге йомшак булып туса да, үз алдына куйган барлык максатларга да ирешкән. Ул яшәү көче каян ала? Аның тормыш девизы нинди? Юбилярга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

14.02.2017 (№ 18 (25022)): Төрлесеннән

Тылсымлы көн

Тылсымлы көн Һәр елны 14 февральдә илдә Гашыйклар көне билгеләнә. Бу көнне символик рәвештә йөрәк төшерелгән открытка-валентинкалар белән алмашу да күркәм гадәткә кергән. Ә кулга-кул тотынышып, яратышып йөргән күпчелек гашыйклар өчен ул гомерлек бәйрәм булып сакланып кала. Чөнки нәкъ шушы көнне ап-ак туй күлмәге кияргә хыялланган кызлар сөйгәненең: “Мәңгелеккә бергә булыйк!” дип, кулын сорау тәкъдименә уңай җавап ишеттерә.

“Бу көн чыннан да шундый тылсымлы, сихри микән ни?” дигән сорау туа. Язмыш кушуы буенча күпме яшь парлар нәкъ шушы көнне очраклы таныша, парлаша, кавыша!

Бүгенге көн могҗизага ия. Моны түбәндәге язмыш тарихлары дәлилли. Әйткәндәй, без оештырган сораштыруда Дүртөйле районы бик актив булып чыкты. Гашыйклар төбәге микән әллә дигән уй да килде хәтта. Чөнки “Вконтакте” социаль челтәрендә бихисап җавап бирүчеләр арасында 14 февральдә танышкан, өйләнешкән, бәхетле гомер кичергән гаиләләр күп булуы ачыкланды. Шулар арасыннан түбәндә өч матур язмыш, күркәм пар,

14.02.2017 (№ 18 (25022)): Дөнья бу...

Киногамы? Әйе! “Смена”га!

Киногамы? Әйе! “Смена”га! Балачакта әти-әни, дәү әти, дәү әни яки сыйныфташлар белән циркка, дельфинарийга бару, балалар кинотеатрында, курчак театрларында булу гомерлеккә хәтердә сакланып кала. Чәчләренә чал төшкән өлкәннәр бу турыда һаман яратып сөйлидер. Ә үсеп килүче буын тәрбияви әһәмияткә ия мондый ял итү урыннарын беләме икән? Балалар, мәктәп укучыларының вакытын күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан ял итү учреждениеләре дә заман белән бергә атлый: үсә, тамашачы теләкләренә җавап бирә. Сүзебез бүген балалар өчен тәгаенләнгән ял итү учреждениеләренең берсе — “Смена” кинотеатры турында булачак. Ул күптән түгел яңа форматта үз ишекләрен ачты. “Смена” шәһәрдә бердәнбер муниципаль һәм республикада бердәнбер балалар кинотеатры икәнен дә искә төшерик. Моннан дистә еллар элек ул балалар тавышыннан шаулап торса, зәңгәр экраннарда мульттапшыруларның ишәеп китүе, Интернет барлыкка килүе кечкенә тамашачыга әти-әнисен беразга булса да борчымаска, вакытын алмаска, өйдән чыкмый гына “үз дөньяңа бикләнергә” уңай
11.02.2017 (№ 17 (25021)): Җәмгыять

Кабердә терелгәннәр

Кабердә терелгәннәр Алар мәет ярганда да сикереп тора, табут эчендә дә бәргәләнә.

Англия язучысы һәм биологы Лайелл Уотсонның “Ромео хатасы” дип аталган китабы үлемнең никадәр могҗизалы һәм серле булуын тәгаен мисалларда бик ышандырырлык итеп дәлилли. Аның фикеренчә, табигатьтәге бу гади дә, катлаулы да күренешкә киләчәктә дә берничә буын табиб һәм философлар үзләренең тикшеренү эшләрен багышлар әле. Ләкин, үлемнең табигате турында романтик һәм фәлсәфи фикерләрдән тыш, медицинаны тәгаен гамәли проблема – үлемне төгәл билгеләү мәсьәләсе борчый. Бу үткән гасырларда, үлем фактын раслау өчен иң “җитди аппаратура” булып пациентның авыз-борынына көзге куеп карау булган чорларда да, бүген – йөрәк һәм баш мие эшчәнлегенең аз гына билгеләрен дә тоярга сәләтле катлаулы электрон җиһазлар уйлап табылгач та актуальлеген югалтмый.

11.02.2017 (№ 17 (25021)): Серле сериал









Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»