Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Материалы за Апрель 2017 года / Страница 17

Фән гамәли эштән аерылмаска тиеш

Фән гамәли эштән аерылмаска тиеш Педагогия фәннәре докторы, профессор Әминә Әпсәләмова белән әңгәмә.

Без Әминә Әпсәләмова белән күптән таныш. Мин аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар педагогикасы турында сөйләгәнен сәгатьләр буе тыңлый алам. Кешене минут эчендә үзенә карата һәм бервакытта да оныттырмый торган әүлияләргә хас сыйфат бар аңарда. Инде ничәнче тапкыр шушыңа инанам. Педагогия фәннәре докторы, профессор, йөздән артык фәнни хезмәт авторы, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” дигән исемнәргә мин барган көнне тагын да мәр­тәбәлерәге өстәлде. Мәскәүдән килгән пакетны бергәләп ачтык. Анда Русиянең Табигый фәннәр академиясе Президиумы карары белән Әминә Габделәхәт кызы Әпсәләмовага “Атказанган фән һәм мәгариф хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелү турында язылган иде.

Бу көнне Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академия преподавателе (ВЭГУ. Ректоры — тарих фәннәре докторы Евгений Минебаев) Әминә Әпсәләмованың читтән торып укучыларга биргән практик дәресендә дә утырырга туры килде.

01.04.2017 (№ 38 (25042)): Көнүзәк

Капсула төзелә башлаган. Пассажирлар өчен

Капсула төзелә башлаган. Пассажирлар өчен Кайберәүләр фантастик киноларга көлеп карый. Ә бит, уйлап карасың, анда күрсәтел­гәннәрнең күбесе гамәлгә аша. Кино герой­ларының без күнеккән транспорт чараларында түгел, ялтырап торган тартмаларда хәрәкәт итүе гадәти күренеш. Якын киләчәктә үзебезнең дә мондый транспорт чарасыннан файдалануыбыз ихтимал. АКШның Hyperloop Transportation Tehnologies (HTT) фәнни-тикшеренү үзәге пассажир капсуласы төзи башлаган. Аның озынлыгы – 30, киңлеге – 2,7 метр һәм авырлыгы 20 тонна. Капсулага 28-40 кеше сыячак. Транспорт чарасы сәгатенә 1223 чакрым үтәчәк. Чагыштырып караганда, капсула самолеттан – ике тапкыр, тиз йөрүче поезддан ике-дүрт тапкыр тизрәк хәрәкәт итәчәк. Нәкъ фантастик кинолардагы сыман. Мондый транспорт чарасы җәмгыятьтә файдаланыла башласа, тиешле урынга яшен тизлегендә барып җитәчәкбез һәм эшкә беркайчан да соңламаячакбыз.
01.04.2017 (№ 38 (25042)): Кызыклы яңалыклар

Иң кыйммәтле футболчы кайда уйный?

Иң кыйммәтле футболчы кайда уйный? Күптән түгел Франциянең “France Football” басмасы дөнья­да иң күп эш хакы алучы фут­бол­чыларның һәм тренерларның рейтингын төзегән. Футболчылар арасында Португалия җыелма командасы һәм “Реал” (Мадрид) футбол клубы уенчысы Криштиану Роналдуга тиң­нәр юк. Ул былтыр 87,5 миллион евро акча эшләгән. Аргентина җыелма командасы һәм “Барселона” (Испания) клубы данын яклаучы Лионель Месси кесәсенә 76,5 миллион евро кергән. Аның клубташы, бразилияле Неймар 55,5 миллион евро алган.

Дөньяда иң күп хезмәт хакы алучы тренер – Жозе Моуринью. Ул Бөек Британиядә “Манчестер Юнайтед” клубын җитәкләп, 28 миллион евро хезмәт хакы алган. Кытай җыелма команадсы тренеры Марчелло Липпи – 23,5 миллион, “ПСЖ” (Париж) клубы тренеры Лоран Блан 20 миллион еврога баеганнар.

01.04.2017 (№ 38 (25042)): Кызыклы яңалыклар

Хакерлар Суворов алымын файдалана

Хакерлар Суворов алымын файдалана Яңалыкларда еш кына хакерлар һө­җүме турында сөйлиләр. Югары тех­нологияләр белән оста эш итүчеләр банкларның, эре корпо­рацияләрнең яшерен мәгъ­лүмат­ларын урлый. Киң мәгълүмат чаралары язуынча, бер хакер һөҗүме ясау өчен 10-15 мең доллар таләп ителә. Киберҗинаятьчеләргә хыялын гамәлгә ашыру өчен җитди әзерлек, тиешле шартларда күнек­мәләр үтү таләп ителә икән. Алар, гадәттә, башта “корбан”ын сайлый. Арытаба, ярты ел дәвамында аның кимчелекле якларын ачыклый. Шуннан соң, өч елда шундый ук объект, яки система оештыра. Мондый алым бөек урыс гаскәр башлыгы Александр Суворов тәҗрибәсен хәтерләтә. Ул да башта төрекләрнең Измаил крепостенең күчермәсен төзеп, солдатларны шуны яулап алырга өйрәтә. Чарлангач, чын ныгытманы ала. Чыгымнар зур булганга, хакерлар күп акчага өметләндергән объектларны гына сайлый. Соңгы вакытларда барлык нечкәлекләре белән һөҗүм итү серләрен сату очраклары да ешайган.
01.04.2017 (№ 38 (25042)): Кызыклы яңалыклар

Спорт белән спирт янәшә тормасын!

Спорт белән спирт янәшә тормасын! Эчкечелек — бернинди дарулар, им-томнар, югары технологияләр белән дә дәваланмый торган катлаулы авыру. Ул бик күп гомерләрне кыя, язмышларны челпәрәмә китерә, балаларны ятим итә һәм гаиләләрне тарката. Көлке көне уңаеннан бу үлемсез чиргә юмор күзлеге аша карарга булдык. “Исереккә диңгез тубыктан” дигән мәкаль юктан гына тумаган. Чама белмәүчеләр төрле маҗараларга тарый, ни кыланганын аңламый. Эчкечеләр турында бик күп мәзәкләр сөйләнә. Яңа ел алдыннан бездә һәр елны эчеп, төрле хәлләргә юлыгучылар турында үзәк телевидение­дән кинолар күрсәтелә. Аларны һәркем белгәнгә, кабатлап тормыйбыз. Спирт бездә спорт белән янәшә тора. Әйтик, футбол, хоккей матчларында бертуктаусыз аракы, сыра рекламалана. Шулай да, бервакытта да эчкечелекнең коточкыч бәла икәнлеген онытырга ярамый. Без тәкъдим иткән сурәтләрдән дә гыйбрәт алырсыз дип ышанабыз.

“Кызыл таң”ның көлке лабораториясе.

01.04.2017 (№ 38 (25042)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»